16+

Роберт Миңнуллин шигырьләренең тәрбияви әһәмияте

Роберт Миңнуллинның әниләргә, гаиләгә багышлап язылган шигырьләре дә күп. Мәсәлән, “Әниемә булышам”, “Әти төсле!”, “Бер гаилә”, “Улы белән әнисе”, “Әни кирәк” шигырьләре. 

Роберт Миңнуллин шигырьләренең тәрбияви әһәмияте

Роберт Миңнуллинның әниләргә, гаиләгә багышлап язылган шигырьләре дә күп. Мәсәлән, “Әниемә булышам”, “Әти төсле!”, “Бер гаилә”, “Улы белән әнисе”, “Әни кирәк” шигырьләре. 

Яковлева Роза Анатольевна, Казан шәһәре 82 нче мәктәпнең югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Балалар әдәбияты – мең еллык тарихы булган татар әдәбиятының аерылмас бер  тармагы. Аның формалашу тарихы шактый озын һәм катлаулы. Чорлар  аша бүгенге  көнгә килеп җиткән балалар әдәбияты гомуми әдәбиятның иң гүзәл сәхифәсе булып тора. 
Роберт Миңнуллин иҗаты темаларга бай. Балалар дөньясына юл алу өчен  ул төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Нәниләрнең күңел битләре чиста, ул киптергеч кебек  барысын да үзенә сеңдерә бара. Бу турыда бөек әдип Г.Ибраһимов та үз хезмәтендә болай  билгеләп үтә: “Сабыйның рухы ни бирсәң, шуны алучан; ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хәзинәсе итеп урынлаштыручан...”
Роберт Миңнуллин шигырьләре арасында әхлак темасына багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. Алар балаларны әдәпле булырга, өлкәннәр сүзен тыңларга, аларга ярдәм итәргә, мактанмаска өйрәтә. Әхлак темасына багышланган шигырьләрдән “Сүз тыңлый торган малай”, “Мин мактанчык түгел!”, “Белә икән”, “Әйтмим”, “Почмакта торам” шигырьләрен атарга була. 
            Миннән дә шәп укучы юк,
           “Бишле” алдым бүген дә.
            Шуңа мактанып торырга
            Мин мактанчык түгел лә!
            Мактанырга була, ләкин
            Кирәк түгел ваклану. 
            Минем кебек шәп малайга
            Килешми ул мактану.     (“Мин мактанчык түгел!”) 
Роберт Миңнуллин мактануның начар гадәт икәнен күрсәтә. Егет кеше сүзе белән түгел, ә эше аша үзенең сәләтен күрсәтергә тиеш. Автор “үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын”, ди.
Роберт Миңнуллинның аң-белем, уку, белем алуга багышланган шигырьләре дә  күп. Алар аша автор китап укуга кызыксынучанлык тәрбияли, балаларның фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерә. Шигырьләрендәге юмор аша чынбарлыкны күрә белергә өйрәтә, телләр өйрәнүгә омтылыш тудыра. “Китап сөючеләр”, “Тел”, “Бер, ике, өч”, “Югалган хәрефләр” шигырьләре.
“Яра”  шигыре балаларны зирәклеккә өйрәтә. Сүзләр эченнән яңа сүзләр табу, сүзләрнең төрле мәгънәләр белдерергә мөмкин икәнлеге белән таныштыра, үзеңә дә яңа сүзләр уйлап әйтү күнекмәләре булдыра. 
Кара әле, кара:                          Кыям, бара-бара,
Каен яфрак яра.                        Гел көнбагыш яра.  
Каюм утын яра,                        Бабай, шаулап кара,
Кулларында – яра.                   Чыбык белән яра.          (“Яра”) 
Шагыйрьнең хайваннар,  кошлар тормышына багышланган шигырьләре дә күп. Алар аша Роберт Миңнуллин укучыларга мәгълүмат бирә, хайваннарның үзләренә генә хас  тискәре сыйфатлары аша балалардагы ялкаулык, кирелек кебек сыйфатлардан көлә. Ярдәмчеллек, кызыксынучанлык, тапкырлык, югалып калмаучанлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Моны “Песнәк белән сөйләшү”, “Акбайга”, “Сигез песи”, “Сандугач белән малай”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Ак ат” шигырьләрендә күрәбез.
Роберт Миңнуллинның әниләргә, гаиләгә багышлап язылган шигырьләре дә күп. Мәсәлән, “Әниемә булышам”, “Әти төсле!”, “Бер гаилә”, “Улы белән әнисе”, “Әни кирәк” шигырьләре. 
Көннәр якты булсын өчен                     Ашлар тәмле булсын өчен
Әни кирәк!                                              Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен                       Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!                                               Әни кирәк!
Шигырьләре  әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.
Шагыйрь шигырьләрендәге лирик герой әнә шулай дөньяны танып белергә тырыша, гадәти күренешләрдән могҗиза эзли. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading