16+

“Тел кемгә кирәк ул” дигән сүзләр сылтау гына...

Татар мәктәпләренең биналары иске, туган тел дәресләренә игътибар юк, ата-аналар белән эшләү аксый – милли мәгарифкә нигә бармак аша карыйлар?

“Тел кемгә кирәк ул” дигән сүзләр сылтау гына...

Татар мәктәпләренең биналары иске, туган тел дәресләренә игътибар юк, ата-аналар белән эшләү аксый – милли мәгарифкә нигә бармак аша карыйлар?

Республика ел саен мәгариф тармагына зур күләмдә акчалар тота. Яңа төзелгән мәктәпләр зурлыгы буенча да, тудырылган шартлары буенча да патша сараеннан ким түгел. Элегрәк салынган уку йортларында да заманга яраклаштырып, капиталь төзекләндерүләр үткәрелә. Әмма сафка баскан мәктәпләр арасында ничә татар мәктәбе бар, туган телебездә белем биргән уку йортының ничәсендә ремонт үткәрелгән икән? Гомумән, милли мәгарифкә тиешлечә игътибар булмауда кемнәр гаепле? 

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов борчылып, шушы мәсьәләгә игътибар итәргә чакырды. Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белем бирү тармагындагы уңышларны санап киткән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгышыннан соң, ул сүз алып, барысы да докладтагыча ал да гөл генә булмавын ассызыклады.

-    Министрлык милли мәгарифкә битараф түгеллеген беләм. Туган телдә мәҗбүриләп укыту мөмкин булмавын да аңлыйм. Милли мәгарифкә ихтыяҗ тусын өчен милли мохит тә булырга тиеш. Әмма киңәшем шул: мәктәп директоры, уку-укыту буенча директор урынбасары, мәгариф бүлекләре, методик үзәкләр, мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдәге милли эчтәлеккә контрольне көчәйтсеннәр иде, - диде Марат Әхмәтов. 
Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә эчке контроль аксый дигән сүзләр килеп ирешә. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бөтенләй игътибар бирелми, дәресләр ничек узуы беркем тарафыннан тикшерелми, ачык дәресләр уздырылмый дип зар белдерә укытучылар.

-    Мәктәп директоры, аның урынбасары, районнарда мәгариф идарәсе җитәкчеләре, методик үзәктә эшләүче хезмәткәрләр дәресләрдә ни дәрәҗәдә актив катнашалар икән? Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты дәресләренә беркем керми, диләр. Шулай булгач, синең эшең кемнәргә кирәк, дигән сорау туа. Хезмәтем беркемгә дә кирәк түгел икән, мөнәсәбәтем дә шуңа тиңдәш булачак, дип уйлыйлар. Үзәктән эчке контрольне көчәйтсеннәр иде», - диде Марат Әхмәтов.

Татар мәктәпләренең заманча таләпләргә туры килмәве дә милли мәгариф үсешенә уңай йогынты ясамый. Милли белем йортларының күпчелеге, нигездә, 70-80 елда төзелгән. Алар 2000 еллардан соң торгызылган уку йортлары белән берничек тә көндәшлек итә алмый. 
-    Әти-әни баласын мәктәпкә биргән вакытта мәктәпнең эчтәлеге, коллективына, тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсенә, мәктәпнең зәвыклылыгы, эчке яктан ни дәрәҗәдә җиһазланган булуына карый. Әлегә кадәр мәктәпләрнең ремонт программасында милли мәктәпләр күләгәдә калып килгән кебек, - дип борчуын белдерде Марат Әхмәтов.

Яңа төзелгән “патша сарай”ларында исә бүген дистәләгән сыйныфлар оештырыла, әмма алар арасында татарча укыткан сыйныфлар ничәү икән? Мондый шелтәләр бигрәк тә иң зур шәһәрләребез – Казан һәм Чаллыга карый.

-    2019, 2020, 2021 елларда төзелеп файдаланылуга тапшырылган Казан һәм Чаллы Шәһәрләрендәге мәктәпләрдән. “Адымнар” мәктәбен санамасаң, бары тик бер татар классы оешкан. Мәктәпләр яңа сыйныфлар туплаганда әти-әниләр белән эшләсеннәр иде. Тел кемгә кирәк ул, дигән сәбәп белән генә бу мәсьәләдән качып йөрергә ярамый, - диде Марат Әхмәтов.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading