16+

Тәрбиячегә дә тәрбия кирәк

Азнакай балалар бакчасында килеп чыккан хәл җәмгыятебезнең тагын бер китек ягына берникадәр вакытка булса да игътибарны юнәлтте Тәрбияченең кечкенә балага кул күтәрүнең бу беренче очрагы гына түгел инде. Ә халыкка чыкмый калганнары күпмедер. Гомумән, кеше баласына кул күтәрергә кемнең хакы бар?

Тәрбиячегә дә тәрбия кирәк

Азнакай балалар бакчасында килеп чыккан хәл җәмгыятебезнең тагын бер китек ягына берникадәр вакытка булса да игътибарны юнәлтте Тәрбияченең кечкенә балага кул күтәрүнең бу беренче очрагы гына түгел инде. Ә халыкка чыкмый калганнары күпмедер. Гомумән, кеше баласына кул күтәрергә кемнең хакы бар?

“Почмакка бастырырга рөхсәт”
Улым йөри торган төркемдә күпчелек – малайлар. Малайларның нинди шук икәнен уллары булганнар яхшы аңлыйдыр инде. 22 баланың 17се егет булган төркемне тәрбияче ничек кулда тотадыр, әйтә алмыйм. Әмма ул балаларны бер ел эчендә күз карашы белән генә “җиңәргә” дә, тәртипкә дә өйрәтте. Биш яшьлек балалар үзләре киенеп урамга чыга, кергәч чишенеп, киемнәрен тиешле итеп элеп куя. Йоклар алдыннан урыннарын үзләре җәя, йокыдан торгач җыештыра.

Төркемдә һәрчак тәртип. Мәктәпкә керүче балаларны әзерли торган программа нигезендә укырга, санарга өйрәнәләр. Мондый тәрбияче хакында хыялланырга гына буладыр. Өйдә дә, бала көйсезләнә, тәртипсезләнә башласа, тәрбиячегә әйтәм дип кенә тора әти-әниләр. Юк, ул балаларны сукмый-какмый. Әмма тыңлата белә. Русча әйтсәк, балалар алдында аның авторитеты бар һәм тәрбиячебез моңа ярты ел эчендә иреште. 

Дөрес, балалар төрле. Төркемнең чәчәге булган биш кыз арасында малайларны да уздыра торганы бар. Әти-әниләр җыелышында аның әнисе үзе дә: “Почмакка бастырырга, артыгын кыланса, карабодайга тезләндерергә рөхсәт итәм. Әмма сукмагыз”, – диде. Бу сүзләргә бераз гаҗәпләнсәм дә, әлеге ананың тәрбияләү ысуллары шундыйдыр инде дип кысылмадым. 

Юридик “тишек”
Бу мәсьәлә буенча юристлар белән дә сөйләшмәкче идек. Ни кызганыч, хәзер гражданлык мөнәсәбәтләре ул кадәр үк актуаль түгел бугай. Без мөрәҗәгать иткән 6-7 юристның берсе дә әлеге мәсьәләгә карата юридик бәя бирә алмады. Ә хокукый яктан сораулар күп һәм җитди. Мондый очракларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Балалар бакчаларының тышына гына түгел, эчтәге бүлмәләргә дә видеокамералар куйдырыргамы? Аларны куйдырган очракта, моны ничек итеп эшләргә? 18 яше тулмаган балалар чишенә-киенә торган, йокы бүлмәләрендә бу сорауны ничек уңай хәл итәргә? Тәрбияче баласын кыерсытканны белгән әти-әнинең хокуклары нинди? Меңләгән сорау, җаваплары гына һавада эленеп калды. 

“Бала моны үткәреп җибәрергә тиеш”
Психолог Ләйсән Усачева фикеренчә, балалар бакчасында мондый мөнәсәбәт баланың үзен куркынычсыз мохиттә итеп хис итүенә тәэсир ясарга мөмкин. Бала әйләнә-тирәсендәге дөнья аның өчен куркыныч тудыра дип саный. Моның нәтиҗәсе берничә төрле булуы ихтимал.

 
1. Бала үзен агрессив тота. Ул үзен “алдан ук саклау” режимына керә. Дөнья куркыныч икән, димәк, үзеңне якларга кирәк, дип саный. 
2. Бала үз-үзенә бикләнә. Дөнья куркыныч икән, үзеңнең эчке дөньяңнан анда чыкмау хәерлерәк дип саный. Тыныч кына утыруны, үзен күрсәтмәүне уңай дип күрә. 

Болардан ничек котылырга соң?
Бала белән шундый очрак (сүз бакчада, мәктәптә кул күтәрү, кыйнау хакында бара – Авт.) килеп чыккан икән, аны терапия ярдәмендә үткәреп җибәрергә кирәк. Бала үзенең киеренкелеген, куркуын тышка чыгарырга тиеш. Боларның барысы да аның эчендә калмавы бик мөһим. Моны уен формасында, төрле персонажлар аша эшләргә була. 

Сценарий да берничә төрле булырга тиеш. Беренчесендә чынлыкта ничек булган – шундый итеп. Бу баланың эчке киеренкелеген уенда калдыру өчен эшләнелә. Инде аңа куркыныч янамаган мохиттә күп тапкырлар уйнап карарга һәм аңа куркыныч янамавын аңлатырга. 
Икенче сценарийда ул үз-үзен якларга тиеш. Шул рәвешле бала мондый очракларда үзен-үзе яклый алуын тоячак. 
Өченче сценарийда баланы кемдер якларга тиеш. Болай ул аңа кемдер ярдәм итә икән, дөнья куркыныч булмавын аңлый ала. 
Моннан тыш баланың көндәлек тормышта куркынычсызлык хисен арттыру да мөһим. 

Аның тормышын тотрыклы итәргә (көн тәртибе, бүлмәсе, әйберләре, көн дәвамында эшли торган эшләре, тормыш рәвеше һәм кагыйдәләре). Тормышта бар да тотрыклы булырга тиеш. Чөнки тотрыклы икән – димәк, алдан фаразлап була, алдан фаразлап булгач – куркыныч та янамый. 
Баланың хис-кичерешләрен максималь рәвештә кабул итәргә кирәк. Бала хисләрне күрсәтүнең аңа куркыныч тудырмавын белсен. 

“Педагог булу – ул сәләт!” 
Хатын-кызлар этикеты буенча эксперт, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Әти-әниләр советында Чирмешән районы вәкиле, Гаилә кору дин һәм мәгърифәт үзәге җитәкчесе Диләрә Ханова фикеренчә, балалар белән эшләү – ул сәләт. 


– Һәр педагог та, бу һөнәрне сайлар алдыннан үзенә үзе сорау бирергә тиеш: мин балаларны яратаммы? Эшләү дәверендә алар белән көне буе була аламмы? Әгәр дә җавап “юк” икән, яисә шикләнсәң, бу һөнәрне сайларга ярамый. Чөнки балаларны яратырга кирәк. Әйе, тәрбияче үзе караган балаларны “яратырга” мәҗбүр түгел. Әмма ул һәр балага җылылык бирергә, хөрмәт күрсәтергә, кайгыртучан булырга һәм кайвакыт сабыр була белергә тиеш. 
Шуңа да, минем фикеремчә, тәрбияченең яисә башка чит кешенең балага кул күтәрергә бернинди дә хакы юк. 

Әгәр бала тыңламый икән, аның белән сөйләшергә, аның нәрсә теләвен һәм ни сәбәпле тыңламавын аңларга тырышырга кирәк. Килеп чыкмаса, ул вакытта әти-әниләрне дә бу эшкә җәлеп итәргә, бергәләп эшләргә була. Аңлыйм, педагогларга һәм тәрбиячеләргә бер дә җиңел түгел. Балалар белән эшләү иң авыр хезмәтләрнең берсе. Шуңа да безгә, әти-әниләргә, беренче чиратта, аларның хезмәтен хөрмәт итәргә һәм авыр процессларда ярдәм итәргә тырышырга кирәк. 
Әгәр дә мәктәп укытучысы яисә бакчадагы тәрбияче балага кул күтәрә, психологик җәберләү чаралары күрә икән инде, ягъни сүз белән кимсетсә, ул “белгеч”не эштән азат итәргә кирәк. Чөнки алга таба бар да начарланачак, баланың эчке дөньясы да, физик яктан да травмалар гына алачак. Кабатлап әйтәм, педагог булу – ул сәләт! 

Әти-әниләргә килсәк, монысы – аерым мәсьәлә. Әгәр дә балаларга карата кечкенәдән физик яисә рухи җәберләүләр кулланыла икән, киләчәктә ул боларны үз балалары белән дә кабатларга мөмкин. Чөнки аның психикасы инде бозылган, ул үзенә карата да, якыннарына да шундый мөнәсәбәттә булырга мөмкин. 
Әти-әни, бик авыр тәрбияви мизгелләрдә дә, баланың шул ук “артына биреп алудан” да тыелып калу өчен, башта үз-үзен өйрәнергә, шәхси чикләрне ачыкларга кирәк. Әгәр дә ата яисә ана кеше үзенә карата мондый мөнәсәбәткә каршы икән, ул үзе дә баласына кагылмаячак, башкаларга да рөхсәт бирмәячәк. 
Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында безне әти-әни булырга, бала тәрбияләргә өйрәтмиләр бит. Без моны интуиция ярдәмендә генә эшлибез. Миңа калса, безгә компетенциябезне үстерергә кирәк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Әти-әниләр советы һәм башка иҗтимагый оешмалар шуның өчен оештырылган да. Анда төрле белгечләр, бушлай, ничек җиңел генә бәхетле әти-әни булырга өйрәтә, – диде Диләрә Ханова.
“Балалар сүзенә генә ышанмагыз...”

Зөлфәт Зиннуров (теле һәм радио тапшырулар алып баручы, 3 бала әтисе):
– Бу хәл турында ишеттем, әмма видеосын карамадым. Андый әйберләр карарга яратмыйм. Куркыныч. Андый эштә чын мәгънәсендә балаларны яраткан һәм балаларны аңлый белгән кеше генә эшли ала. Балаларны җәлеп итә белергә кирәк. Шул җәлеп итә белмәү аркасында шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыга да инде. Аларны үзеңә карата белергә, яратырга кирәк. Алар, нәрсә дисәң дә, бөтен әйберне сизә диләр. Кеше баласына синең кул күтәрергә хакың юк. 

Алсу Фазлыева (җырчы, 3 бала әнисе):

– Мондый очракта мин кемнедер тәнкыйтьли алмыйм. Үз күзем белән күрмәгәч, бәя дә биреп булмый. Әлбәттә, бу күңелсез күренеш. Үзем педагог буларак, балалар психологиясен бик яхшы аңлыйм. Кайчагында балаларның шундый вакытлары да була: миңа тәрбияче сукты, мине тегеләй эшләтте, болай итте дип, уйлап чыгару сәләтләре дә бар. Видеога төшергән очракта түгел, ә бала үзе шулай дип кайтып әйтә икән, баланың сүзенә генә ышанып калырга һич кенә дә ярамый. Психологик яктан карасак, балаларның шундый яшь аралыгы булып ала, алар уйдырмалар уйлап чыгарырга мөмкин. Бала сүзенә генә ышанып, тәрбиячегә барып “ябышу” дөрес түгел дип саныйм. 

Үзем дә балалар бакчасының “чатында” утырам һәм анда әти-әниләр безнең тәрбияче тегеләй икән, болай икән дип сөйләшкәли. Без түләүле бакчага йөрибез һәм безнең тәрбиячеләр искиткеч! Баламны рәнҗетүләренә гомумән дә ышанмыйм. Әгәр дә видеолар белән дәлилләүләр юк икән, тәрбиячене рәнҗетергә ярамый дип саныйм. Бала “чырт” итсә дә, әти-әниләр хәлнең асылына төшенмичә, килеп ябыша торган гадәтләре бар. Бу бик нечкә мәсьәлә. Балаларда да укытучыларга, тәрбиячеләргә карата хөрмәт тәрбияләргә иде. Ике яктан да хөрмәт булса, мондый хәлләр әзрәк булыр иде дип уйлыйм. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading