- Төрле кеше бар. Әйе, Европада бу курчаклар бик популяр. Бездә бик аңлап бетермиләр бугай бу юнәлешне. Зәвыгы булган кеше ала анысы.
- Әлеге бизнес үзен аклыймы? Сатудан кергән акчаны нишләтәсез?
- Курчакларны үз бәясеннән арттырып сатсалар да, хезмәт хакы түләрлек акча җыелмый инде, кергән акчага тукымалар, товар җитештерү өчен кирәк-яраклар алабыз.
Эзләнү
Быел бизнес-компаниягә 50ләп бала йөри. Әле төгәл генә нәрсә җитештерәчәкләрен хәл итмәгәннәр. Төрле эшләнмәләр ясап карыйлар, эзләнәләр, чагыштыралар. Әле менә күптән түгел генә бомбоньеркалар ясый башлаганнар. Бомбоньерка - французчадан «конфет» өчен коробка дигәнне аңлата икән. Хәер, бездә кәгазьдән эшләнгән ул савытларны конфет өчен генә түгел, төрле максатларда кулланалар. Аяк киеме, бала арбасы, йөрәк формасындагысы, тагын әллә нинди фасондагылары бар аның. Компаниядәгеләр бомбоньеркаларны бик яратып эшли. Аны ясау буенча мастер-класслар да уздыралар. Бизнес-компаниядә егетләр дә шөгыльләнә башлаган. Бер үк вакытта тильдалар тегүне дә дәвам иттерәләр.
Хәзер менә компаниянең җитәкчесе Айсылу ханым декупаж (әйбернең өслегенә кәгазь салфеткалар ярдәмендә сурәт төшереп, иске стильдә бизәү) буенча дәресләр алып йөри. Димәк, тиздән яшь бизнесменнар яңа төр товар җитештерә башларга мөмкин.
Бизнес-компаниядән тыш югары категорияле укытучы мәктәптә кул эшләре түгәрәкләре дә алып бара. Аның үзенең эшләнмәләрен күреп шаккаттым. Йомырка савытыннан зур гына алтын балык ясап куйган ул, тере розалардан топиарий булдырган. Бу укытучы турында җитмеш төрле һөнәр дә аз диярсең: ботаклардан читән кору, кәрҗин үрү, милли киемдәге курчаклар тегү дисеңме? Тукымадан ясалган күләмле аппликациясен әле яңа гына тәмамлаган. Аны ясауга 32 сәгатьләп вакыт китте, ди. Балаларны квиллинг эшенә дә өйрәтә. Монысы кәгазьне чорнап төрле эшләнмәләр, чәчәкләр, бизәкләр ясау. Түбәтәй, калфак чигү белән дә шөгыльләнә балалар. Ялтада узган «Сөембикә варислары» халыкара төрки-татар фестивалендә кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән катнашып, беренче урынны яулаган булганнар.
Гомумән, бәйгеләрдә җиңү яулап алынган дипломнары бихисап аларның. Айсылу ханым гел яңалыкка омтыла.
- Бертөрлелектән тиз туям. Кешедә булмаганны эшләп карыйсы, укучыларны да шуңа өйрәтәсе килә. Технология дәресләрендә бияләй бәйләп кенә хәзерге заман баласын җәлеп итеп булмый, - ди ул.
- Боларның барысына да кайдан өйрәнеп бетәсез? - дим.
- Заман таләпләренә туры килә торган яхшы укытучы буласың килсә, тырышасың инде, мастер-класслар алам, үзлектән өйрәнәм. Аннары, дәү әни кул эшләренә оста булган безнең, нәселебездә бүрекләр тегүчеләр дә булган. Бу мәктәп ошый миңа. Мохит үзгә, аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбе булса да, татарлыкны сизәм. Укучылар минем белән татар телендә исәнләшәләр, ниндидер җылылык бар. Директорыбыз да бик булган кеше. 1200ләп бала укый безнең мәктәптә. Белем йорты умарта оясын хәтерләтә. Һәркем ниндидер яңалык ачарга, үзен күрсәтергә тырыша. Чөнки һәр ел, гадәттәгечә, мәктәпнең туган көнендә - 31 май көнне иң яхшы укытучыларны, укучыларны, сыйныфларны билгелиләр. Акчалата бүләкләүләр дә була. Бу дәртләнеп эшләр өчен үзенә күрә бер стимул бит инде, - ди укытучы.
Татарстан Сингапуры
Ике партаның берләштерелеп, дүрт укучы утырырлык итеп куелуына гаҗәпләнгән идем башта. Баксаң, бу Сингапур методикасы буенча шулай тиеш икән. Мәктәп инде җиде еллап әлеге методиканы сыный. Шуңа да тәҗрибә уртаклашу өчен монда чит илләрдән еш киләләр. Франциядән килгән кунакларга мәктәп укучылары чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс та күрсәткән булган. Кыңгырау да башкача чыңлый мәктәптә. Дәрес беткәнне белдереп, классик көй уйный. Хәзерге вакытта укучылар мәктәп алдын яшелләндерү буенча проект төзү белән мәшгуль. Һәрбер сыйныфның үз мәйданчыгы бар. Максатлары - аны үзенчәлекле итеп, чәчәккә күмү.
Казанда мәктәп базасында оешкан мондый бизнес-компанияләр әллә ни күп түгел. Берсендә хуш исле шәмнәр җитештерү белән шөгыльләнәләр икән, тагын берсендә теләсә нинди предметның электр үткәрүчәнлеген үлчи торган прибор уйлап тапканнар, ди. Кыскасы, балаларның шундый товарлар җитештерә белүләре сокландыра. Мондый бизнес-компанияләр укучыларда һичшиксез лидерлык сыйфатларын үстерә, төркемдә бердәм булып эшләргә мөмкинлек бирә. Ә минем бик тә тильда куяннары тегәсем килә башлады, яшь бизнесвуменнардан мастер-класслар алмый булмас, ахры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар