Иннополиста узган яшь укытучыларның традицион август киңәшмәсе бу юлы үзенчәлекле узды. Укытучылар белән очрашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде, 200 яшь педагог укытучы һөнәренә багышланды, ике телдә ант итте, беренче тапкыр "Укытучылар гимны" яңгырады.
"Яшь укытучылар ассоциясе» җитәкчесе Рөстәм Кәримов әйтүенчә, укытучы җиңел һөнәр түгел. Теләсә кем балалар...
Иннополиста узган яшь укытучыларның традицион август киңәшмәсе бу юлы үзенчәлекле узды. Укытучылар белән очрашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде, 200 яшь педагог укытучы һөнәренә багышланды, ике телдә ант итте, беренче тапкыр "Укытучылар гимны" яңгырады.
"Яшь укытучылар ассоциясе» җитәкчесе Рөстәм Кәримов әйтүенчә, укытучы җиңел һөнәр түгел. Теләсә кем балалар акылында фәнгә, әйләнә-тирә дөньяга мавыгу һәм кызыксыну уята алмый. "Укытучы" һөнәрен сайлаган яшьләрне күреп сөенергә кирәк. Җәмгыять өчен файдалы хезмәт кешесе тәрбияләү һәм талантларны үстерү өчен шартлар булдыруга Татарстанда зур урын бирелә. Бу - 2030 елга Татарстанның үсеш стратегиясендә дә төп бурыч. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та яшь укытучыларны тәбрикләде.
- Укытучы - ул иң мөһиме. Без белем бирү сыйфатына, мәгариф системасының матди-техник базасын ныгытуга күп игътибар бирәбез. Иң заманча технологияләрне җәлеп итәбез. Әгәр укытучы булмаса, без башкарган эшләрнең берсе дә нәтиҗә бирмәячәк. Укытучы һөнәренең абруен саклау - республика һәм федераль дәрәҗәдә куелган бурычларның берсе. Стратегия 2030да төп өстенлегебез кеше капиталы дип билгеләнгән. Укытучылар безнең республика өчен иң әһәмиятле нәрсәне - кеше капиталын формалаштыра. Республика җитәкчелеге алга таба да мәгариф системасына ярдәм итәчәк. Бу тармак бездә иң чыгымлысы. Әмма әлеге программалардан башка без сыйфатны, дәрәҗәне үстерә алмас идек. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, ресурс үзәкләре дә, безнең югары мәктәп тә бергә үсеш алырга тиеш, - диде президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар