Укытучы булыр өчен укытучы булып туарга кирәк дип әйтәләр халыкта. Чөнки укытучы ул укытып кына калмый, ул дус, терәккә әйләнә, кирәк вакытта саклый, яклый, булыша. Ул психолог та, шәфкать туташы да, оештыручы да.
Мөгаллимнәр беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәч, мөгаен, үзләренә нинди җаваплылык алганнарын белми калалардыр. Ләкин ул холыкка салынга була.
Бүгенге көндә җәмгыятьтә укытучыларга карата мөнәсәбәт, аларның рольләре дә алыша бара.Таләпләр көннән-көн арта. Ә нинди хисләр кичерә икән беренче дәрес алып барганда яшь укытучы? Авырлыклар барлыкка килгәч, үкенү хисләре туа микән аларда? Укытучылар көне уңаеннан, шул сорауларга җавап табарга дип, олы тәҗрибәле укытучыларга мөрәҗәгать иттек.
Гафиятуллина Гүзәлия,Тәтеш районы Зур Әтрәч авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
- 1990 елда Зур Әтрәч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәтеш педагогия училищесына укырга кердем. Ике елдан соң, аны тәмамлап, туган мәктәбемә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайттым. Белем көнендә дулкынланып һәм шул ук вакытта зур җаваплылык һәм горурлык хисләре белән, мәктәп бусагасын атлап кергәнем бүгенгедәй күз алдымда тора. Чөнки кичәге укытучыларым – бүгенге хезмәттәшләрем. Алар мине бик җылы каршы алдылар. Бүгенгесе көндә татар теле, хезмәт һәм җыр фәннәрен укытам. Эшемне һәм балаларны бик яратам. Кечкенә генә уңышларын күреп шатланам һәм үсендереп җибәрергә тырышам. Укытучы хезмәте шул ягы белән үзенчәлекле: син һаман да балачак илендә яшисең. Укытучы һөнәрен сайлаганга бер генә дә үкенмим, балачак хыялым тормышка ашты.
Резедә Насыйрова, Яңа Чишмә районы Акбүре авылы мәктәбенең рус теле фәне укытучы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
- Иң беренче булып мин күрше рус авылында рус балаларына татар теле укыттым. Аннан соң мине Сөлчәбаш авылына күчерделәр. Анда 4 ел башлангыч сыйныфларны укыттым. Аннан кире үзебезнең мәктәпкә кайттым. Хәзер 6 еллап рус теле фәнен укытам. Гомуми алганда минем 24 ел тәҗрибәм бар. Мин кечкенә вакыттан ук, абый-апалар мәктәптә укыганда, аларга ияреп укырга бара торган булганмын. Үземә зур сумка ала идем дә, алардан калышмыйча бара идем. Алар белән бергә комсомол, пионерларга кереп, якынча биш яшьләремнән мәктәп тормышында кайный башладым. Һәрбер кешегә үз эше бик якын. Мин дә үз эшемне яратам. Әгәр дә мин балалар яратмаган булсам, укытучы һөнәрен сайламаган да булыр идем. Балалар белән эшләргә бик яратам. Бар эшнең дә авыр һәм җиңел яклары бар. Эшләсәң, бар да җиңел инде. Мин үз эшемне авыр димәс идем. Элеккеге системага караганда, кәгазь эше генә күбрәк. Эштән китү турында гомумән уйлаганым юк, чөнки яратып эшлим.
Борһанетдинова Алия, Апас районы, Табар-Черкен авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Мәктәптә эшли башлавыма 15 ел. Мәктәпкә куркып кына аяк бастым, чөнки рус мәктәбе. Балалар белән ничек уртак тел табармын, фәнемне яраттыра алырмынмы дигән сораулар белән килдем. Мәктәп бусагасын атлап кергәч, бу шик төтен кебек таралды, уңай мохит үз эченә бик тиз алды. Эшемнең уңай яклары бик күп. Мин – иҗади шәхес. Укучыларым белән кул эшләре дә эшлибез, җырлыйбыз, биибез, татар халык уеннары өйрәнәбез, хикәяләр язабыз, конкурсларда катнашабыз. Җиңүле урыннарыбыз күп. Күңел һәрчак нидер эзләүдә, яңалыкка омтылуда. Яман ягы бар димәс идем. Минем коллегаларым һәм укучыларым нинди хәл туса да ярдәм итә торган. Китәргә теләгәнем юк. Эшләгән кеше кайда да эшли, җиңел эш, күп акча теләүчеләр гел яңа хезмәт урыны эзли дип саныйм.
Заһидуллина Әлфия, Тәтеш районы, Алабирде авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Сайлаган һөнәремә хыянәт итмичә, 28 ел мәктәптә татар теле укытучысы булып эшлим. Мәктәпкә килгән беренче көнем - уку чорындагы практикага баруымны, андагы беренче дәресем күңелемдә якты хатирә булып саклана. Беренче эш урыным Казанның 28 нче мәктәбендә булды. Миңа 4 параллель 5 нче сыйныфларны тапшырдылар. Алар - рус балалары, әле дә күзалдымда елмаешып утыралар: матурлар, тәртиплеләр, күзләрендә татар теленә кызыксыну белән тулган очкыннар. Ул мәктәпне, укучыларны яратып эшкә йөргәнем хәтеремдә. Шул елны туганым белән Казан урамыннан барабыз, йорт чатыннан бер кыз бала чыгып, әти исемен дә кушып исәнләште. Туганымның исе киткән иде. Адәм баласының күңеле әздән дә була шул. Һөнәрем картаймый һәм картайтмый, чөнки балалар алышынып тора. Елдан-ел үсеп килә, алар белән эшләве кызык. Истә күбрәк шуграк, шаян укучылар кала. Тәртипле һәм тирән белемлеләрне хөрмәт белән искә алам. Тискәре ягы дип, кәгазь эшенең күп булуын әйтә алам. Эштән китәргә теләгем булмады дип әйтсәм, бик дөрес булып бетмәс. 28 ел эш дәверендә төрле чаклар булды. Укытучылык хезмәте авыр булса да, ашатты да, киендерде дә, кеше арасына да чыгарды, сәхнәгә дә менгерде - мактаулы да булды, юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрап торды. Соңгы 25 елым Алабирде мәктәбендә үтте.
Шәяхмәтова Айгөл, Казан шәһәре 167 мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы:
- Укытучы тәҗрибәм барлыгы 31 ел. 1993 елда училищадан соң Казан шәһәренең 11нче татар гимназиясенә эшкә урнаштым. Әле дә хәтерлим: зур дулкынлану белән, курку хисе дә бар иде. Балаларны тыңлата алырмынмы? Әти-әниләр яшь педагогны ничек кабул итәрләр? Дөрес итеп тема аңлата алырмынмы? Эшемнең уңай ягы – гел тонуста торырга кирәк, үзбелем өстендә эшләү, янәшәңдә гел балалар, бер көн белән икенче көн бервакытта кабатланмый. Тискәре ягы – зур җаваплылык таләп ителә( балалар өчен, дәрес өчен), эше өйгә кайта(план төзү, дәфтәр тикшерү, ата-аналар, администрация белән гел элемтәдә тору, башка өлкә профессияләреннән аермалы буларак, хезмәт хакының түбәнрәк булуы(чөнки укытучы эше мәктәптә генә бетми, бик күп шәхси вакытны ала).Тәҗрибәмдә төрле вакытлар булды, китәргә теләгән вакытлар да.
Әдилә Әхмәтшина
Комментарийлар