16+
#Язмыш 04 апреля 2025, 14:04 Уку өчен 4 минут
3762
0
5

Чегән хатыны: «Сезнең нәселдә каргыш бар. Алкаларыңны бир, каргыштан коткарам!»

04 апреля 2025, 14:04
3762
0
5
Уку өчен 4 минут

Бәйләнепме бәйләнде бер чегән Гөлзиягә. Артыннан калмый, “Әйдә, киләчәгеңне әйтеп бирәм”, ди.

Чегән хатыны: «Сезнең нәселдә каргыш бар. Алкаларыңны бир, каргыштан коткарам!»

Бәйләнепме бәйләнде бер чегән Гөлзиягә. Артыннан калмый, “Әйдә, киләчәгеңне әйтеп бирәм”, ди.

Андый вакытларда аларның күзләренә карамаска, гипнозларына бирелмәскә тырышырга кирәк, дигәнне ишеткәне бар, белгән догаларын эченнән генә кабатлады хатын.

Автовокзал тирәсендә күп булалар шул алар, көтүләре белән йөриләр. Гөлзиягә ияргәне урта яшьләрдәге кап-кара күзле, кара озын чәчләрен баш түбәсенә аннан-моннан өеп салган, шуның өстенә чөеп яулыгын бәйләп куйган... Тәк, күзенә карамаска, күзенә карамаска... “Алтын алкаларыңны бир, мин сиңа киләчәгеңне әйтеп бирәм”, ди. Биргән ди алтын алкаларны! Әнисе бүләк иткән кадерле ядкяр ич ул! Әнисе аларны үзенең беренче хезмәт хакына сатып алган лабаса. “Бу алкалар сиңа бәхет китерсен”, дия-дия кызының колакларына үзе кидергән иде.

Гөлзия автобуслар туктый торган урынга эскәмиягә чыгып утырды. Чегән хатыны да аңа иярде. “Ә бит синдә “Венец безбрачия”, ди кара чутыр. Анысы нәрсә була инде тагын. “Сезнең нәселдә каргыш бар, бишенче буын бабаңны бер кыз бик яратып йөргән. Инде өйләнешәбез дигәндә, бабаң синең әбиеңә өйләнгән. Теге кыз әбиеңә нык рәнҗегән, мәңге ир чырае күрмәсәң, ир җылысын тоярга тилмерсәң иде дип әйткән. Шушы каргыш җиде буынга бара, син шуны беләсеңме?! Алкаларыңны бир, каргыштан коткарам!”

Бишенче буын әбисен белми Гөлзия, белешергә башына да килмәгән. Хәзер әбиләре вафат инде, сорарга кешесе дә юк. Ә менә дүртенче буын әбисе хакында әбисеннән ишетеп аз гына белә. Суфия исемле бик уңган, булдыклы хатын булган, ире белән бергә көне-төне хезмәт итеп, үз тегермәннәрен булдырганнар, кечкенә генә кибет тотканнар, ал-ял белми эшләгәннәр, авылда затлы, укымышлы гаиләдән саналганнар. Бу әле революциягә кадәр елларда. Әмма илдә инкыйлаб җилләре исә башлагач, хәлле гаиләләргә көн бетә. Куркыныч җилләр исә башлавын сизеп алган бабасы, бик сизгер, тапкыр, зирәк кеше була, туган якта нәселебез калсын, дип, иң олы кызын – Гөлзиянең дәү әбисен – Галимәне ерак туган тиешле ярлырак кешегә күрше авылга кияүгә биргән. Зирәк бабасын исә бер төндә мылтыклы кешеләр килеп алып китә, шул китүдән суга төшкән кебек юкка чыга. Суфия әбине эреле-ваклы балалары белән сөргенгә җибәрәләр.

Галимә әбисе ире белән бик аз гына яшәп кала – Бөек Ватан сугышы башлана. Галимә әби ике баласын ике куенына кыскан килеш ярын сугышка озата. Әмма бу бабасына да яудан исән-имин әйләнеп кайтырга язмаган.

Галимә дәү әбисен хәтерли Гөлзия. Бик акыллы карчык иде, рус язуын гына түгел, гарәп, латин язуларын да белә иде. Ап-ак яулыкларын бәйләп, йомшак намазлыгына басып ипләп кенә кача-поса намаз укыганын хәтерли әбисенең. Дин рөхсәт ителгәч, хөрмәткә ия абыстай булды. Гөлзиягә дәү әбисенең намаз укыганын карап тору кызык: сәҗдәгә киткән әбисенә, шаярып, кәгазь кисәкләре, вак-төяк әйберләр очыра иде. Шул шуклыклары өчен оят булып китә хәзер. Вафат буласы елны башы авыртып җәфаланды Галимә әбисе. Гөлзиянең учларын үзенең маңгаена тидереп, “Башым авырта, кызым”, тотып кара әле”, дип маңгаена кулын тидерә дә күзләрен йомып тора.

Ялгызы бик авырдан үстерә ике баласын Галимә. Балалары өчен дип кесәсенә бер уч икмәк салып кайткан бик күп хатыннарның башына җитәләр ул вакытта. Берничә бөртек бодай аркасында төрмәдә утырып кайткан күрше хатыны турында әрнеп сөйли иде Галимә әбисе. Улының кара канга батып кайтканын да күз яшьләре белән искә ала иде: ач малайлар басуга борчак ашарга кергәннәр, качып-посып кына кузак ярып утырган биш-алты яшьлек сабыйларны аксак каравылчы күреп ала. Ат куалый торган чыбыркысы белән канга батырганчы кыйный шунда нарасыйларны.

Галимә дәү әбисенең кызы – Дания әбисе исә авылдашына тормышка чыга. Бу әбисенә дә ир ышыгында озак яшәргә насыйп булмый. Чит төбәккә урман кисәргә чыгып киткән бабасы шунда бер хатынга йортка кереп яшәп кала. Вафат булыр алдыннан гына кайтып, Дания әби тәрбиясендә бакыйлыкка күчә. Дания әби дә дүрт баласын ялгызы үстерә. Читкә китеп югалган бабайдан бернинди ярдәм күрми. “Балалар кул арасына керә башлагач, әзрәк күзем ачылды”, дия торган иде Гөлзиягә әбисе.

Әтисе белән әнисе бик яратышып өйләнешәләр Гөлзиянең. Әтисе алтын куллы кеше иде аның әйе, иде шул... иде... Булды бит әле бер заман, кеше хезмәте акча белән түгел, аракы белән үлчәнә торган бер вакыт килде. Әтисе берәүгә дә “юк” дия белмәде, кайда эшкә чакырсалар, шунда барды. Хезмәтенә исә шешә белән түләделәр. Менә шул харап итте аның әтисен...

Үземе? Үзе бүгенге көндә ут йотып яши Гөлзия. Сөйгәне – илне дошманнан сакларга китте. Ул хәбәргә чыккан көн – бәйрәм көненә тиң. Бик юксына Гөлзия ирен. Кызлар да әтиләрен сагына, бөтенләйгә алар янына кайтуларын түземсезлек белән көтәләр. Менә бүген дә Гөлзия хәләленә кирәк-яраклар җибәрер өчен үзәккә барган җиреннән шушы чегәнне очратты.

Уйлый китсәң, дөрес сукалый икән бит бу чегән хатыны. “Ирдән рәхәт күрми сезнең нәсел” диме? Хак әйтә ләбаса! Чем кара күзле хатынның “Кызларыңны да шул язмыш көтә” дигәненә дертләп китте Гөлзия! Йөрәгеннән өзелеп төшкән кызларының бик-бик бәхетле булуын тели ана. Алар гына кыен күрмәсен! Әй, чегән хатыны! Коткар, коткар гына каргыштан! Башкасы табылыр.

Гөлзия тиз-тиз, ашыгып алкаларын сала башлады...

Шунда бер гаҗәеп хәл булды. Гөлзия утырып кайтасы автобус килеп туктады да кычкыртып җибәрде. Гөлзия йокыдан айнып киткән төсле булды. Алкаларын учына тоткан килеш, автобуска кереп утырды. Ул арада чегән хатыны да суга төшкәндәй юк булды.  

Ландыш Тимерова

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading