Казанда 5 апрельдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казанда 5 апрельдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда 5 апрельдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Шәһәр халкы яшелчә, ит һәм сөт продуктлары, шулай ук ярдәмче хуҗалыклар өчен товарларны ваклап сатуга караганда 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак. Бу хакта мэриядә хәбәр иттеләр.
Сәүдә рәтләре күрсәтелгән мәйданчыкларда 6:00 дән 13:00 гә кадәр эшләячәк, нечкәлекләре — сылтама буенча.
Ярминкә Салават Күпере торак районында сәүдә үзәгенең: Осиново бистәсе, Садовая ур., 9. адресы буенча урнашкан парковкасында узачак
Төньяк бистәсе халкы өчен сәүдә Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырылачак.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария нормаларының үтәлешен тикшереп тору тәэмин ителәчәк. Өстәмә мәгълүматны +7(843)223-27-72 номеры буенча алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар