КФУның татар бүлеге юбилее уңаеннан күңелне борчыган бер мәсьәләгә тукталасым килә.
2010 елда Казан дәүләт университетын һәм гуманитар-педагогика университетын берләштерүне барлык укытучы-профессорлар бик авыр кабул итте. Моның белән әлеге уку йортларындагы байтак традицияләр, билгеле бер бәйләнешләр, дәвамчанлык югалды. Билгеле, федераль университет шартларында аларның бер өлеше сакланып калып, яңа традицияләр дә барлыкка килде, киләчәктә матур нәтиҗәләргә ирешелер дигән теләктә калам.
Казанда педагогика университетының бетерелүе зур хата булып, киләчәктә аерым уку йорты булырга тиеш дип саныйм. Бу фикер яңа түгел. Быел август киңәшмәләре вакытында танылган педагог, Ш.Мәрҗани исемендәге гимназиянең элекке директоры Камәрия Хәмидуллина да бу турыда әйтте. Дөрес, КФУда педагогика юнәлешен үстерүгә зур игътибар бирелүен күрәбез. Һәр институтта дип әйтерлек төрле белгечлекләр буенча укытучылар әзерләнә. Татарстан Хөкүмәте дә яңадан-яңа проектлар аша абитуриентларны укытучылык профессиясенә җәлеп итә. Университет тәмамлаган укытучыларның мәктәпләрдә уңышлы эшләвен күреп-ишетеп һәм аралашып беләбез. Икенче яктан, яшьләрнең мәктәптә озак тоткарланмавы, бүгенге көндә Татарстан мәктәпләрендә төрле предметлардан укытучылар җитмәве дә күз алдында. Сәбәпләре төрле булып, арада икесе үзәктә тора.
Берсе – хезмәт хакының аз булуы. Бу турыда инде йөз тапкыр сөйләнелде, әмма хөкүмәт нигәдер бу мәсьәләне хәл итәргә теләми. Аның төп куркынычы шунда, мәктәптә бик яхшы укып, югары балл җыйган укучылар, укытучы булырга теләге булса да, башка һөнәрне сайларга мәҗбүр була. Бу исә чын укытучы булырга тиешле кешеләрнең читкә китүенә, ә очраклыларның (бер өлеше) мәктәпкә килүенә китерә. Андыйлар, әйткәнемчә, 2-3 елдан китеп бара.
Икенчесе – укытучы һөнәренең дәрәҗәсе түбән булу. Элекке чорлардагы кебек укытучы бүлмәгә килеп кергәндә өлкән кешеләрнең дә баш киемен салуы һәм аягүрә басуы төш кебек күзаллана. Билгеле, укытучы дәрәҗәсен, беренче чиратта, укытучы профессиональ осталыгы, кеше буларак матурлыгы белән үзе яулап алырга һәм сакларга тиеш. Әмма җәмгыятьтә укытучыга карашны үзгәртү барыбызның да бурычы. Бөтен нечкәлекләрен белмим, әмма законнар да укучыны һәм ата-ананы яклауга гына юнәлтелгән кебек. Укучы мәктәптә укытучыны тыңламаса, хәтта начар сүз әйтсә дә, аңа берни булмый, ә укытучы ялгыш кына ярамас сүз әйтсә, телефонын яисә уйнап утырган башка әйберен алса, икенче көнне прокуратурага чакыруларын көт тә тор инде. Ата-анага мөнәсәбәттә дә шул ук хәл саклана. Бүгенге шартларда укытучыны якларлык законнар кирәклеге бәхәс уятмый. Бу мәсьәләдә журналистлар да еш кына артыгын кылана. Укытучының хатасына бәйле бер хәбәр ишетсәләр, шуны сенсация итеп бөтен дөньяга таратырга гына торалар. Бу – аларның профессиональ булмавы чагылышы.
Бары тик укытучылар гына әзерли торган педагогика университеты кирәк. Студентны укытучы профессиясенә беренче көннән алып әзерләү сорала. Билгеле гыйбарә бар: театр кием элгеченнән башлана. Шуның кебек укытучылыкка әзерләү дә ишек төбеннән, кергәндә каршы ала торган шигарьдән, укытучының һәм студентның ничек киенеп йөрүеннән, үзара мөнәсәбәтләреннән, татар һәм рус телләрендә дөрес сөйләшүдән башлана. Ә инде студент елларында мәктәптә яисә төрле лагерьларда практика үтүнең кирәклеге, әһәмияте турында яисә һәр дәреснең укытучы эшенә әзерләүгә юнәлтелгән булуы әйтмичә дә аңлашыла.
Яңарак кына Казан мәктәпләре директорларының Ульяновск һәм Чебоксар шәһәрләрендәге педагогика университетларына кадрлар сорап мөрәҗәгать итүе турында ишеттем һәм... гаҗәпләнүдән бигрәк, оялып куйдым. Педагогик вузлары белән дан тоткан Татарстан шундый хәлгә төшкәнмени?! Минемчә, бүген үк инде метро станциясеннән якын булган бер урында (әйтик, “Имәнлек – Дубравная” тукталышында) “Укытучылар шәһәрчеге” – Педагогический городок” төзи башларга кирәк.
Әлфәт Закирҗанов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар