16+

Укытучыларны чит төбәкләрдән җәлеп итәргә ниятлиләр

Татарстанга чит төбәкләрдән педагогик кадрлар җәлеп итү мөмкинлеге каралачак. Тәрбиячеләрне, укытучыларны кызыксындыру өчен читтән килгәннәрнең торак проблемасын хәл итү күздә тотыла.

Укытучыларны чит төбәкләрдән җәлеп итәргә ниятлиләр

Татарстанга чит төбәкләрдән педагогик кадрлар җәлеп итү мөмкинлеге каралачак. Тәрбиячеләрне, укытучыларны кызыксындыру өчен читтән килгәннәрнең торак проблемасын хәл итү күздә тотыла.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Рима Мөхәммәдшина республикада укытучыларга кытлык проблемасын шул рәвешле хәл итәргә тәкъдим ясады.  

—  Бүген республикада кадрлар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда гына да ел саен укучылар саны 8-10 меңгә арта бара. Бу санны бер сыйныфтагы 30 балага бүлсәк тә, күпме яңа эш урыны булып чыга. Читтән кадрлар җәлеп итмичә булмый. Бәлки безгә укытучылар өчен тулай торак төзү идеясе белән чыгаргадыр? – дип мөрәҗәгать итте депутат. 

Исегезгә төшерәбез, республикада 2020 елдан «Авыл укытучысы» программасы гамәлдә. Аның нигезендә авыл җирлегенә күчеп эшләргә теләк белдергән мөгаллимгә 1 миллион сум акча бирелә. Ә шәһәрдәге кадрлар кытлыгын хәл итәргә ярдәм итә торган мондый башлангычлар юк. 

Чит төбәкләрдән килгән укытучыларга тулай торак идеясе өлешчә генә хупланды. Торак проблемасын хәл итү өчен өстәмә финанс ярдәм чараларын кертү җиңелрәк һәм кулайрак булуы әйтелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading