16+

Яңа алымнарга вакыт калырмы?

Кичә татар теле укытучылары өчен йомгаклау семинары үтте. Телне өйрәнүдә яңа алымнар белән Казан шәһәренең «Унбер” лицее базасында таныштырдылар. Семинарда катнашучыларны Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе урынбасары Альберт Әхмәтов сәламләде.

Яңа алымнарга вакыт калырмы?

Кичә татар теле укытучылары өчен йомгаклау семинары үтте. Телне өйрәнүдә яңа алымнар белән Казан шәһәренең «Унбер” лицее базасында таныштырдылар. Семинарда катнашучыларны Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе урынбасары Альберт Әхмәтов сәламләде.

– Мин укытучы булып эшләгәндә бер очракны бик еш күзәтә идем. Укытучылар үзләре уйлап тапкан укыту алымнары белән уртаклашырга, тәҗрибә бүлешергә теләмиләр. Минемчә, татар теленә өйрәткәндә мондый ысулны без кулланырга тиеш түгел. Әйдәгез аралашып һәм берләшеп эшлик. Мондый чараларның максаты шунда: татар телен укытуда инновацион алымнар белән дә таныштыру. Республикабызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Спикерлар арасында татар теле укытучылары гына түгел, инглиз теле укытучылары да катнаша. Бу, беренче чиратта, тәҗрибә белән уртаклашу. Киләчәктә проект дәвам итәр, семинарлар республикакүләм дәрәҗәдә үтәр, дип ышанам, – диде Альберт Әхмәтов.

Йомгаклау семинарында укытучыларга 5 спикер татар телен өйрәтүнең серләрен ачты. Татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина БИМ-радиода “Айда учить татарча” тапшыруы авторы һәм алып баручысы. Ул “Татар телен кызыклы укытуның 10 алымы” темасына чыгыш ясады. Эльза Нәбиуллина атаган төп алымнарның берсе – ассоциатив истә калдыру. Мәсәлән, укучылар яңгырашы ягыннан башка сүзгә охшаш сүзләрне истә калдыра ала. Мәсәлән: ял сүзе я лежу сүзенең аббревиатурасы.

Казанның 2 лицей-интернатының инглиз теле укытучысы Денис Колесников “хәзерге буын” укучылары белән “идарә итү” темасын ачты. Ул чит илләрдә актив кулланыла торган алымнарны укытучылар игътибарына тәкъдим итте. Чит илләрдә дә татар теле белән кызыксынучылар булу аеруча шатландыра. Финляндиянең  Тампере шәһәреннән мәктәп укучысы, VI халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчесе Ильяс Каадер татар мәдәниятенә булган мәхәббәте белән уртаклашты. Балаларда татар теленә кызыксыну, беренче чиратта, гаиләдән башланганын ассызыклап үтте ул.

Татар теле укытучыларына һөнәрдән күңел кайтмаслык итеп ничек эшләргә, ничек сүрелмәскә дигән сорауга психолог-консультант Айнур Хөсәенов ачыклык кертте. “Күпчелек укытучылар перфекционист. Бу принциптан качырга кирәк. Укучылар җавапны нәкъ сез теләгәнчә бирмәскә дә мөмкин”, – дигән фикерен җиткерде спикер.

19 гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәбибуллина исә үз дәресләрендә яратып кулланган алымнары турында сөйләде. Ул әкиятләрдәге геройларны рәсемнәр белән алыштырып, балаларга татар телен өйрәнүгә кызыксындыру уята. Өлкән сыйныф укучыларына иҗади проектлар эшләргә булыша.
Әлбәттә, һәр спикерның алымнары үзенчәлекле. Болар барысы да татар телен өйрәнгәндә дәресне интерактив форматка күчерә. Укытучы белән балалар арасында  элемтәне ныгыта. Әлбәттә, бу алымнарны дәресләрдә уңышлы куллану өчен бик күп көч һәм вакыт кирәк. “Яшь булганда төрле алымнар кулланып эшлисең, вакыт узгач сүрелә ул”, – дигән сүзләрне Ләйлә Хәбибуллина еш ишетә. Чыннан да, һәр дәрескә яңа алымнар кертү, җиңел түгел. Ләкин укытучы үз эше белән янганда гына, укучылар күңелендә фәнгә мәхәббәт уяна ала.

Дәресне кызыксынып тыңлау укытучыга да бәйле, дип уйлыйм. Бүген балалар күп вакытны социаль челтәрләрдә уздыра. Әгәр укытучылар үзләренең аккаунтларында татар теле белән бәйле контент куйсалар, буыннар арасында бәйләнеш көчлерәк булыр иде. Әлбәттә, укытучыларга аккаунтлар ясау мәҗбүри түгел. Шулай да укучыларның нәрсә белән кызыксынганын аңлау мөһим. Балаларның китап укырга теләге тусын өчен, подкастлар ясау менә дигән ысул. Татар телен укытуда яңа алымнарны да иркен кулланып булмый кебек, укытучылар әле дәрес планын үтәргә дә бурычлы. Татар теле сәгатьләре кыскару сәбәпле, бик күп темалар берләштерелде. Мәсәлән, 9 сыйныфта татар әдәбиятының борынгы һәм урта гасырлар чорын өйрәнгәндә күп кенә әсәрләр бергә үтелә. Укытучыга план үтәргә, әсәр укытырга, аны анализларга кирәк.

Телне өйрәтүнең яңа алымнарын өйрәнү, башкаларның тәҗрибәсен тыңлау алга таба укытучыларга дәресләрен төрләндерергә булышмый калмас, билгеле. Һәрхәлдә әлеге аралашу, бигрәк тә татарча мондый семинарның файдасы күп булсын иде. Укытучыларга һәрнәрсәгә өлгерергә вакытыгыз гына булсын диясе килә!

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading