
Бакчада балалар мендәрсез йоклый.
Җитәкче исә, мартта гына эшкә тотыну сәбәпле, мендәрләр юклыгын моңарчы белмәдем, дип җавап кайтарган.
- Узган ел башка балалар бакчасына йөргән идек. Анда да акча җыйдылар. Ләкин Татарстан мәгариф һәм фән министрының ата-анадан акча җыймаска дигән карары чыккач, алган әйберләрне пакетларга салып, безгә кире кайтарган иделәр. Хәзер бу бакчада да шул ук хәл кабатлана, - дип белдерде Гөлназ.
Бу хакта балалар бакчасы җитәкчесе белән дә сөйләшеп, эшнең асылы нидә икәнен төшенергә булдык. Башта фамилиясен әйтергә теләмәгән ханым ата-аналар юкка зарлана дип белдерде.
- Дөрес, безнең койма юк, мин аны инкяр итмим. Киләсе елның март аенда бакчага капиталь ремонт ясаячаклар. Койма төзеләчәк, гаражлар сүтеләчәк. Хәзерге вакытта балалар тормышына бернинди куркыныч та янамый, чөнки алар бакчаның арткы ягында уйный, ә анда бернинди төзелеш материаллары да, исерекләр дә юк. Балалар уйный торган мәйданчык тимер койма белән уратып алынган, - дип җавап бирде бакча мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлнара Әүһәдиева.
Чүп-чарның ниндие генә юк.
Ата-аналар гына түгел, күрше-тирәдә яшәүчеләр дә зарлана җимерек гаражлардан. Кемнеңдер йорт тәрәзәләре нәкъ шунда карап тора, кемдер балаларын шул гаражлар тирәсендәге уен мәйданына алып бара.
- Бомжлар җәй буе шушы гаражларда куна. Хәзер салкын булганга гына каядыр күченделәр. Ә исерекләр әле дә шунда бөтерелә. Оныкларым гел шушы юлдан йөри. Үзләрен генә беркайчан да җибәргән юк, исерекләрдән куркабыз, -дип сөйли бу ишегалдында яшәүче Татьяна Николаева.
Яшь ана Гөлия Сафина да бу көзгә баласын шушы бакчага урнаштырмакчы булган, мондый хәлләрдән соң бераз уйга калган әле.
- Ирем шушында туып-үскән. Элек биредә моннан да начаррак булган, диләр. Хәзер әле бераз булса да җыештырып торалар. Исерекләр шүрләтә инде, урамда озак йөрмәскә тырышабыз, - ди Гөлия.
Балалар бакчасы каршына исерекләр җыелуның төп сәбәпчесе - тимер-томыр һәм пыяла җыю пункты. Аны шушы гараж хуҗаларының берсе ачкан. Махмырдан интегүчеләр баш төзәтергә бераз акча кермәсме дип, буш шешәләр тапшыра. Атааналар, бу «козгын оясын» ябыгыз дип, полиция хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать иткән. Эчке эшләр министрлыгы карарына караганда, ул гараж инде күптән ябылырга тиеш булган. Ләкин документларда «ябык» саналган бина әле дә, берни булмагандай, эшен дәвам итә. Мин килгәндә дә бер төркем сәрхуш, гараж хуҗасын көтеп, балалар бакчасы тирәсендә бөтерелә иде. Хуҗасыз этләр дә исерекләрдән нәрсә булса да артмасмы дип өмет итә иде булса кирәк.
...Җитәкчеләр үзара эшне бүлешкәнче, балалар белән бер-бер хәл булмасын дип телисе генә кала.
Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте:
- Балалар бакчасын рәшәткә белән уратып алу 2016 елның мартында булачак капиталь ремонт программасына кертелгән. Әлегә бинаның үзен ремонтлау каралмаган. Бу эш, акча бүленеп бирелгәч, гамәлгә кертеләчәк. Рәшәткәгә килгәндә, вакытлы чаралар күрербез. Балаларның куркынычсызлыгы өчен тәрбиячеләр һәм бакча җитәкчесе үзе җавап бирә. Бакча тирәсендә булган чүпне дә алар җыештырырга тиеш. Гаражларны җимерү мәсьәләсенә килгәндә, әлегә суд карарын көтәбез.
Гөлназ Бәдретдин фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
.jpg)
Комментарийлар