16+

Чын йөрәкне үз күзләре белән күргән көнне әле дә хәтерли ул

Узган елда Татарстанда 26 кешегә йөрәк күчереп утыртылган.

Чын йөрәкне үз күзләре белән күргән көнне әле дә хәтерли ул

Узган елда Татарстанда 26 кешегә йөрәк күчереп утыртылган.

Кардиохирургия – медицинада иң катлаулы юнәлешләрнең берсе һәм ул шуның белән кызыклы да, ди йөрәк-кан тамырлары хирургы Марат Зәйнетдинов. Тәүге тапкыр операция ясау бүлмәсенә кереп, чын йөрәкне үз күзләре белән күргән көнне әле дә хәтерли ул. “Бу беренче күрүдә туган мәхәббәт кебек”, дип чагыштыра ул аны. Бүген табиб Казанның төбәгара клиник-диагностика үзәгендә иң катлаулы операцияләр ясый, хәтта йөрәк трансплантацияләрен дә үткәрә.

-    Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүген үлемгә китерүче авырулар арасында беренче урында тора. Ни өчен бу вазгыятьне үзгәртеп булмый?
-    Әйе, сез хаклы, йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда төп үлем сәбәбе булып тора. Һәм бу, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы факторлары белән бәйле. Аларның күбесе, кешеләрнең тормыш рәвеше белән бәйле – сәламәт булмаган туклану, физик активлыкның түбән булуы, тәмәке һәм алкоголь куллану кебек зарарлы гадәтләр, стресс һ.б. Шушы факторлар ахыр чиктә кан басымының күтәрелүенә, канда холестерин һәм шикәр дәрәҗәсенең артуына, артык тән авырлыгына һәм симерүгә китерә. Нәтиҗә буларак, бу турыдан-туры йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсешенә китерә.
Ни өчен мин нәкъ менә шушы куркыныч факторларны аерып күрсәтәм соң? Чөнки алар тулысынча кешенең үзенә бәйле. Сәламәтлек саклау министрлыгы йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә нинди генә көч куймасын, кеше үзе дөрес тормыш рәвешен алып барган очракта гына уңай нәтиҗә булачак. Әмма идеаль кешеләр юк.

-    Бүген йөрәк авыруларының иң киң таралганнары ниндиләр? Нинди очракта операцияләр таләп ителә?
-    Бүгенге көндә иң еш очрый торган йөрәк авырулары ишемия, аритмия, йөрәк җитешсезлеге, йөрәкнең тумыштан килгән һәм вакыт белән барлыкка килгән кимчелекләре. Сөенечкә, барлык очракларда да оператив дәвалау таләп ителми, бары тик йөрәк-кан тамырлары системасында кискен үзгәрешләр булганда гына мондый алымнарга барабыз. Бу очракта иң мөһиме вакытында медикаментоз яки хирургик дәвалау билгеләү. Моның өчен озакка сузмыйча участок терапевты, кардиолог, йөрәк-кан тамырлары хирургына эләгергә кирәк. 

-    Елына сез күпме операция ясыйсыз? Уңышсыз килеп чыккан очраклар бармы?
-    Кардиохирургиядә “Мин” дигән сүз юк. Кардиохирургия ул – хирурглар, перфузиологлар, анестезиологлар, кардиологлар һәм урта медицина персоналының бердәм командасы эшчәнлеге. Һәм пазлның берсе булмаса, операциянең нәтиҗәсен фаразлап булмый. Безнең бүлек елына 700гә якын операция ясый. Болар арасында:
-    ачык йөрәктә дә, зур булмаган тишекләр аша да йөрәк клапаннарын коррекцияләү (үз клапаннарын саклау яки клапаннарны механик һәм биологик протезлар белән алмаштыру); 
-    күкрәк өлеше аортасы хирургиясе, шул исәптән аорта катламнары таркалу кебек авыру хирургиясе (Казанда моны бер без генә башкарабыз); 
-    йөрәкнең ишемик авыруын хирургик коррекцияләү, аерым алганда, коронар шунтирование операцияләре; 
-    олыларда тумыштан килгән йөрәк кимчелекләре хирургиясе;
-    йөрәк ритмы бозылу хирургиясе – төрле антиаритмик җайланмалар имплантациясе (алар гомер өчен куркыныч булган аритмияләр белән авыручы пациентларның тормышын тәэмин итә); 
-    һәм әлбәттә, хирургия осталыгының иң югары ноктасы буларак – йөрәк трансплантациясе.
Уңышсыз нәтиҗәләр проценты турында сөйләсәк, ул 1,7 процент тәшкил итә, бу шактый түбән күрсәткеч булып тора.

-    Вакытында ясалган операция гомер озынлыгын күпмегә арттырырга ярдәм итә? Операциядән соң пациент хәленең катлауланып китүе белән еш очрашырга туры киләме? 
-    Вакытында операция ясап, билгеле бер киңәшләрне үтәгән очракта пациентның гомер озынлыгы сәламәт кешеләрнең гомер озынлыгыннан аерылмый. Иң мөһиме, табибка вакытында мөрәҗәгать итү һәм ахыр чиккә кадәр сузмау, үзе узар дип көтүнең файдасы юк – узмаячак! Операцияләрдән соң катлаулануларга килгәндә, мондый очраклар теләсә кайсы хирургта булырга мөмкин. Әмма тәҗрибә туплану һәм башкарыла торган операцияләр саны арту белән, катлауланулар проценты минималь санга якынлаша.

-    Йөрәк күчереп утырту кебек катлаулы операцияләр дә ясыйм дидегез. Мондый төр операцияләргә ихтыяҗ никадәр зур?
-    Республика халкында йөрәк трансплантациясенә ихтыяҗ шактый зур. Кызганычка, йөрәк күчереп утыртуны көткән барлык пациентлар да үз чираты җиткәнче яшәми. Йөрәк күчереп утыртуны көтүчеләр исемлегендә уртача 45-50 кеше тора. Узган елда Татарстанда 26 йөрәк күчереп утыртылды. Татарстан өчен бу күпме яки азмы? Органга ихтыяҗ ягыннан караганда, бу, әлбәттә, аз. Татарстан әлеге юнәлештә бүген үсеш баскычларының берсендә тора. Әмма, 26 йөрәк күчереп утыртуны башкарып та, без Россиядә Мәскәүдән (240 йөрәк трансплантациясе) һәм Санкт-Петербургтан (31 йөрәк трансплантациясе) соң өченче булдык. Димәк, горурланырлык сәбәп бар. Безнең өчен чираттагы адым – 30 йөрәк күчереп утырту.
Соңгы елларда Казанда йөрәк трансплантациясе үсеш кичерә. Бу Татарстанда донорлыкны уңышлы оештыру һәм трансплантология хезмәтен камилләштерү белән бәйле.

-    Сез Татарстанда кардиохирургия үсешен, хастаханәләрнең җиһазландырылуын, кадрлар потенциалын ничек бәяләр идегез? 
-    Татарстанда кардиохирургия геометрик прогрессиядә үсеш ала. Ел саен операцияләрнең саны һәм төрләре арта һәм шул ук вакытта медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатында да бу тискәре чагылыш тапмый. Татарстан һәрчак кардиохирургиянең төрле юнәлешләре буенча алдынгы позициядә тора. Безнең кардиохирурглар бөтен илгә танылган, аларны хөрмәт итәләр. Медицина учреждениеләренең җиһазландырылуы да югары дәрәҗәдә. Болар барысы да кардиохирургияне үстерүне игътибар үзәгенә алган сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 
Кадрлар потенциалына килгәндә, Казан дәүләт медицина университетында «йөрәк-кан тамырлары хирургиясе» белгечлеге буенча ординаторларыбызны мисал итеп китерегә мөмкин. Безгә елына бөтен илдән һәм күп кенә чит илләрдән 10-12 ординатор килә. Ординатураның хәзер 3 ел булуын исәпкә алсак, безнең клиник базаларда күзләре янып торган 30 га якын яшь белгеч белем ала, алар үзләрен кардиохирургиягә багышларга әзер.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading