16+

Казанда биш катлы йортта өч бала һәм дүрт өлкән кеше сөрем газы белән агуланган

Казанда биш катлы йортта бер яшьтән алып 6 яшькә кадәрге өч бала сөрем газы белән агуланган.

Казанда биш катлы йортта бер яшьтән алып 6 яшькә кадәрге өч бала сөрем газы белән агуланган.

Моннан тыш тагын дүрт өлкән яшьтәге кешене  хастаханәгә салганнар. Барысының да хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл 27 гыйнварда кич белән Рихард Зорге урамындагы 21 нче йортның беренче катындагы фатирда килеп чыккан. Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вентиляциядә һәм төтен чыгаргычта тарту булуын теркәгәннәр, ләкин бинада угар газы концентрациясе югары булган. Шуннан соң белгечләр стоякның биш фатирында газны сүндергән.

Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәлнең якынча сәбәбе газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган. Газ приборларына соңгы тапкыр 17 гыйнварда техник хезмәт күрсәтелгән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading