Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүен дәвам итә.
Быел «РОСТКИ: Россия — Кытай» халыкара форумы тагын да югарырак дәрәҗәгә чыга: программада — дистәләгән эшлекле сессия, зур күргәзмә, эшмәкәрләр очрашулары, технологияләр, логистика, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган фикер алышулар. Форумның төп максаты — контактлар алмашу гына түгел, ә озак вакытлы хезмәттәшлек өчен конкрет юнәлешләр табу.
Бүген Кытай — Россиянең төп тышкы сәүдә партнеры. Татарстан да Кытай белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә киңәйтә: соңгы ун елда Татарстан һәм Кытайның сәүдә әйләнеше 12 тапкырга арткан. 2015 елда ул 264,3 млн доллар тәшкил иткән булса, 2025 елда 3,35 млрд долларга җиткән. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, быелгы форумга инде 5 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Россиянең 60 төбәгеннән һәм Кытайның 27 административ берәмлегеннән делегацияләр чарада катнашу теләген белдергән. 
Россия һәм Кытай арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен кадрлар әзерләү
Быелгы эшлекле программа 19 тематик трекка берләштерелгән 50дән артык сессия һәм конференцияне үз эченә алачак, дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина. Төп темаларның берсе — Россия һәм Кытай арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен кадрлар әзерләү. Уртак проектлар саны арту, төбәкара эшлекле элемтәләр киңәю шартларында бу мәсьәлә аеруча актуаль. Транспорт һәм логистикага да аерым игътибар биреләчәк. Кытай — дөньядагы иң зур логистика базары һәм глобаль транспорт чылбырларын булдыручыларның берсе. Шуңа күрә бу өлкәдә өйрәнерлек темалар бик күп
Программаның тагын бер зур блогы ясалма интеллект һәм мәгълүмати технологияләргә багышлана. Кытай бу өлкәдә дә алдынгы урыннарны били. Форумда Россия һәм Кытай белгечләре уртак проектлар һәм технологик хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак. Шулай ук пилотсыз очкычлар куллану, һавадагы хәрәкәт белән цифрлы идарә итү, дроннар өчен инфраструктура булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсе дә зур кызыксыну уята. 
Тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсе — сәламәтлек саклау. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, Татарстанның медицина учреждениеләрендә Кытайның 16 меңнән артык гражданы дәвалану алган. Тәҗрибә алмашу кысаларында Татарстан табиблары Кытайның әйдәп баручы медицина үзәкләрендә стажировкалар үтәләр. Татарстанда исә традицион Кытай медицинасы традицияләре 70 елдан артык үстерелә. Форумда цифрлы технологияләр, медицина җиһазлары, диагностика, хирургия, җитештерүне локальләштерү һәм медицинада ясалма интеллект куллану мәсьәләләре каралачак.
Программаның зур бер өлеше агросәнәгать комплексына багышлана. Татарстан Кытайны авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча стратегик базарларның берсе буларак кабул итә. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның җиде аенда Татарстанның Кытайга агросәнәгать продукциясе экспорты 33,5 миллион долларга җиткән. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күбрәк. 
Төп экспорт продукциясе булып көнбагыш мае, көнбагыш шроты, рапс мае, шикәр тора. Әмма Татарстан бары тик экспорт күләмен арттыру белән генә чикләнеп калмыйча, Кытай базарына чыгарыла торган продукция төрләрен дә киңәйтергә тели.
Кытайның Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы ЦАО Лунцюань билгеләп үткәнчә, Кытай ягы да Татарстанда узачак чарага зур әһәмият бирә. Казанга дәүләт структуралары, предприятиеләр, югары уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре киләчәк. 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар