16+

Бәйрәмнән соң ничек «бушанырга»?

Белгечләр искәрткәнчә, бәйрәм табынында кеше үзенә кирәк булганнан да 3 тапкыр күбрәк туклана икән.

Бәйрәмнән соң ничек «бушанырга»?

Белгечләр искәрткәнчә, бәйрәм табынында кеше үзенә кирәк булганнан да 3 тапкыр күбрәк туклана икән.

Бәйрәмнәрдә авырлыгыгыз артып, кисәк кенә диетага утырырга уйласагыз, табиблар алай эшләргә ярамый, дип кисәтә.
Организмны "чистарту" өчен ач тора күрмәгез. Үзегезне ни кадәр каты чикләсәгез, артыгын ашау теләге дә шул кадәр зуррак булачак. Иртәме-соңмы сез контрольне югалтып, күп ашап ташлаячаксыз.

Бу очракта экспертлар балык, майсыз ит, тавык ите, күркә ите ашарга киңәш итә. Моннан тыш ризыкларны аз-азлап ашагыз. Тәлинкә зуррак булган саен, порция дә зур була. Шуңа да зур тәлинкә урынына кечкенәрәгенә өстенлек бирегез.
Азык тиз эшкәртелсен өчен күбрәк клетчатка кулланырга кирәк. Шуңа да рационда яшелчә һәм яшел тәмләткеч үләннәрне арттырыгыз. 

Еш ашамагыз. Ашаулар арасында интервалы булсын. Өстәл артына көнгә өч утыру җитә.
Тамагыгыз ачыкканны тойсагыз,  су эчегез. Әмма компот, сок яисә газлы су түгел, нәкъ менә чиста су кулланырга кирәк. Гадәттә, кешегә, 1,5 литрлап су эчәргә киңәш ителә. Су матдәләр алмашын һәм ашкайнату системасын яхшыртачак.

Организмны тәртипкә китерү өчен режимга физик күнегүләр дә өстәгез. Җәяү йөрергә, яхшы йокларга тырышыгыз.
Иң мөһиме барысын да кискен үзгәртмәгез,  акрынлап кына, әмма системалы эш итегез.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading