16+

Баланың баш мие нигә тиешенчә «эшләми»?

Хәзерге вакытта белем үзләштерүдә кыенлыклары булган, игътибарлылыгы аксаган балалар еш чорый. Вакытында эшкә алынган очракта мондый малайларга һәм кызларга авырлыкларны җиңәргә ярдәм итеп була, ди белгечләр.

Баланың баш мие нигә тиешенчә «эшләми»?

Хәзерге вакытта белем үзләштерүдә кыенлыклары булган, игътибарлылыгы аксаган балалар еш чорый. Вакытында эшкә алынган очракта мондый малайларга һәм кызларга авырлыкларны җиңәргә ярдәм итеп була, ди белгечләр.

Нейропсихология – баш мие эше турындагы фән, бу проблемаларның асылына төшенергә, баланың үсеш тайпылышларын төзәтергә мөмкинлек бирә. 
“Интеграция – уен һәм сөйләм студиясе”, “Мега Мозг үсеш үзәге”, Lancman school (Ланкман скул) шәхси мәктәбе нейропсихологы һәм дефектологы Эльмира Симашева белән бүгенге буын балаларында когнитив тайпылышларның ни өчен киң таралуы, аларны ни рәвешле ачыклап булуы һәм иртә ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләштек.
– Эльмира, сез ни өчен психолог һөнәрен сайладыгыз?
– Миңа һәрвакыт кеше психикасының ничек эшләве кызык иде. Ни өчен кеше нәкъ менә шулай җавап бирә, ни өчен елый, үз эченә йомыла, агрессия күрсәтә? Бу сораулар мәктәп елларында ук туа башлады. Мин үзем дә беркадәр «ак карга» идем: буйга кечкенә, тыныч, артык актив булмаган бала. Әнием мине соң тапты, шуңа миңа еш кына аңа булышырга, үз өстемә күбрәк җаваплылык алырга туры килде. Яшьтәшләрем моны аңламый, минем хәлгә керә алмый иде. Шулай итеп, мин «башкалар кебек» булмауның нәрсә икәнен бик иртә аңладым.

Институтта безгә: «Психологиягә юкка гына килмиләр – һәркемнең үз тарихы бар», – дип әйтәләр иде. Бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Кешене бу өлкәгә үз сораулары, үз эзләнүләре алып килә.

– Үз сорауларыгызга җавап таба алдыгызмы соң?
– Күпчелектә, әйе. Тупланган белем һәм практик эшчәнлегем бик күп нәрсәне ачыкларга һәм аңларга ярдәм итте.

– Сез бүген, нигездә, нейропсихологиядә махсуслашкансыз. Ни өчен нәкъ шушы тармакта эш итәргә булдыгыз?
– Чөнки нәкъ менә нейропсихология балаларга реаль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Укудагы күп кенә кыенлыклар – «ялкаулык» яисә «аңгыралык» билгесе түгел, ә баш мие эшенең үзенчәлекләре белән бәйле. Элек: «Начар укый икән, димәк, акыл ягыннан сай, уку аңа бирелмәгән», — дип әйтәләр иде. Хәзер без бу процессларны төзәтеп була икәнен беләбез.

– Балалар арасында нейропсихологик тайпылышлары булганнар бүген никадәр күп?
– Укуда авырлык кичергән балалар арасында 50–70 процентында – игътибарлылык бозылуы, үз-үзен контрольдә тотуда кыенлык, гнозис, импульсивлык кебек когнитив тайпылышлар бар. Хәтта бик акыллы, сәләтле балалар арасында да бүген гиперактив, тиз кызып китүчән, игътибарын җыя алмый торганнары күп. Болар барысы да –  коррекция таләп итә торган халәтләр.

– Когнитив проблемалары булган балалар элек тә шулай күп идеме, әллә инде бу замана проблемасымы?
– Үсешендә кимчелекләре булган балалар элек тә бар иде. Әмма хәзер гаджетларның тәэсире нәтиҗәсендә вазгыять кискенләште. Бүген сенсомотор үсешнең тиешенчә булмавын күрәбез.

Элек бала ишегалдында уеннар уйлап таба, фантазияли, хәрәкәтләнә иде. Гади таяк аның өчен кылычка әверелә ала иде. Хәзер бала таякка карый да, аның белән нишләргә кирәклеген аңламый. Чөнки баш мие тиешлечә эшкә җигелми, җитәрлек стимул алмый.

- Нейропсихолог белән ничә яшьтә шөгыльләнә башларга кирәк?
— Иң оптималь вакыт – өч яшьтән. Әмма мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итү тагын да яхшырак.

Агрессия, импульсивлык, кискен эмоциональ реакцияләр кебек үз-үзен тоту проблемалары нәкъ иртә коррекцияләгәндә нәтиҗәле төзәтелә. Дүрт яшьтән инде укудагы кыенлыклар – хәрефләрне бутау, материалны аңлый алмау юнәлешендә эшләп була. 7–8 яшьтә эш күпкә авыррак бара. Ә12 яшьтән соң мие пластиклыгы табигый рәвештә кими, шуңа коррекция шактый катлаулана.

– Бала белән эш башлар алдыннан нейропсихолог нинди диагностика алымнарын куллана?
– Тикшерү түбәндәге факторларны үз эченә ала:
• хәтер,
• игътибарның барлык төрләре,
• фикерләү,
• үз-үзен контрольдә тоту ,
• күрү һәм ишетү гнозисы,
• пространствоны кабул итү.

Максатыбыз – баш миенең кайсы өлешләре җитәрлек эшләмәвен ачыклау һәм аларны үстерү юлын билгеләү. Аннары балага махсус күнегүләр, уеннар, сенсор биремнәр, үсешне стимуллаштыручы снарядлар сайлана.
Асылда без мидә «йоклап яткан» функцияләрне эшкә җигәбез.

– Барлык тайпылышлар да төзәтелә аламы?
– Юк. Нейропсихология түбәндәге очракларда кулланылмый:
• авыр психозлар,
• шизофрения,
• ачык шизоид үзенчәлекләр,
• патологик агрессия.

Мондый халәтләрдә нерв процессларын активлаштыру хәлне начайтырга мөмкин. Ә менә норматиплы балаларга, шулай ук аутистик спектр тайпылышлары, психик үсеш тоткарлануы, җиңелчә формадагы акыл зәгыйфьлеге, үз-үзен тота белмәү һәм укудагы авырлыклары булган балаларга нейропсихология бик нәтиҗәле ярдәм итә.

–  Үсеш тайпылышларына нәрсә сәбәп була ала?

- Сәбәпләр берничә:
1.    Яралгы гипоксиясе – кислород җитмәү нейроннар үлеменә китерә.
2.    Баланы кысып чыгару, вакуум-экстракция – баш мие тукымаларына зыян килү куркынычы зур.
3.    Генетик факторлар – бик зур урын алып тора. Югары интеллектлы ата-аналарның генетикасы “кире як”ка уйнаган очраклар бар, аларның балалары кайчак аутистик спектр тайпылышлары белән туарга мөмкин.
4.    ЭКО – ЭКО ярдәмендә яралган балалар арасында неврологик үзенчәлекләр ешрак очрый. Чөнки хатын-кыз балага уза алмый икән, димәк, аның организмы проблемалар барлыгы турында сигнал бирә. Ясалма рәвештә балага узарга мәҗбүр иткән организм, күп очракта тулысынча сәламәт бала тудырырга сәләтле түгел.
5.    Экологик йогынты. Ата-ананың зарарлы производствода эшләве һ.б. балага зыян китерергә мөмкин.
6.    Прививкалар. Үзеннән-үзе прививкалар куркыныч тудырмый. Әмма бала авырып торганда, аллергия күзәтелгәндә, иммунитет бик какшаган булса, авыр реакция гипоксиягә китереп, үсеш тайпылышларына сәбәп булырга мөмкин.

- Коррекция өчен күпме вакыт таләп ителә?
–  Баладагы тайпылыш төренә һәм дәрәҗәсенә карый. Норматиплы балалар белән уртача 4–6 ай эшләргә кирәк. Әмма ата-ана алга таба да бала белән шөгыльләнергә тиеш. Әгәр дәресләрне туктатсаң, ирешелгән нәтиҗәләр әкренләп юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә коррекциянең системалы булуы шарт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading