Гомер буе ит ашап үскән кешегә иттән баш тарту кыенмы? Аның файдасы бармы?
Бу сорауларга җавап эзләп, кызыклы гына тәҗрибәгә алындым. 7 көнгә туклануны үзгәртеп, вегетариан булдым.
Яңа елдан соң якын танышларым белән күрештем. Сөйләшә башлаган идек кенә: “Без бит хәзер ит ашамыйбыз”, – дип кисеп әйтеп куйдылар. Аптырап калдым, сәламәтлеккә зыян килдеме дип сорау алдым. Юк. Ит – түбән энергетикалы ризык икән. “Аннан баш тарткач, эшләргә дә рәхәтрәк, көч тә күбрәк, фикерләр дә яхшырак”, – дип аңлаттылар. Дөньяда якынча 1,5 миллиард кеше итсез туклану рәвешен сайлый. Без аларны халык телендә вегетарианнар дип беләбез.
Мин уздырырга алынган эксперимент тагын да кызыклырак булсын өчен баллыдан да баш тартырга уйладым. Тәҗрибә объектив булсын өчен ким дигәндә ике кеше катнашырга тиеш. Шулай итеп апам да минем белән итсезлек марафонына кушылды.
Беренче көн. Иртәнге ашым, гадәти иртәнге аштан аерылмады, диярлек. Авокадо, хлебцы, рикотта (сыр), чәй – бетте. Дөресен генә әйткәндә, төшке ашка кадәр ничек түзәрмен икән, ачтан үлмәсәм ярар иде дип уйладым. Бик рәхәтләнеп йөрдем, бернинди уңайсызлык та сизмәдем. Иртәнге ашта ит ашаучылар аздыр ул. Ә менә төшке аш белән кичке аш мәсьәләсе кызыклырак. Беренчедән, итсез генә ризыклар ашарга күнекмәгән кешегә: “Нәрсә пешерергә соң?” дигән сорау килеп баса. Экспериментның беренче көненнән үк итсез ризыклар турында белемем юк дәрәҗәсендә булуына төшендем. Көрпә пешерсәң дә, янында ит булырга тиеш кебек. Төшке ашка яшелчә салаты белән булгур булды. Ә кичен бәрәңге ашадык. Барысы да тәмле, әмма нәрсәдер җитмәү хисе бар иде. Тамак туйды, күз туймады. Әмма ач та калмадым. Апа өчен беренче көн кыенрак бирелде. “Мин үземне шуның кадәр иткә бәйле дип уйламаган идем”, – диде ул. Иртәнге ашны шулай ук җиңел кичерсә дә, төшке аштан соң тамак туймады ди. “Кайткач, бәрәңге пешерәбез дип хыялланып йөрдем”, - ди. Без бит бәрәңгене дә итсез ашарга күнекмәгән, җәмәгать. Шулай өстәл артында утырганда апа социаль челтәрләрне күзәтеп утыра иде. Бер блогер шәхси сәхифәсенә зур казанда пылау пешерә башлаганын куйган. Апа телефонын алып: “Кара берәү пылау пешерә. Тәмледер инде”, - диде. Икәүләшеп көлдек тә, пешергән бәрәңгене ашадык инде. Чәй эчеп утырганда: “Кара, тегеләр пылауларын пешереп бетергәннәр”, – дип көлдертте. Нишләптер ул көнне безгә гел ашарга әзерләүчеләр генә эләкте. Бөтенесе дә ачу китереп ит пешерә әле җитмәсә. Әмма икебезнең дә ихтыяр көче нык булгач, без бу ашарга әзерләүчеләргә сокланып карап, селәгәйне йотып кына утырдык.
Икенче көн . Иртәнге аш, гадәттәгечә, яхшы үтте. Узган көнне тамак туймауны белеп, үзебез белән ряженка һәм протеин йогурты алып бардык. Салат та алган идек. Әмма салатны ясагач ук ашасаң, хәерле. Ризыкны кимсетеп әйтү түгел, әмма ул чыннан да искиткеч түгел иде. Корабны ничек атыйсың, шулай йөзеп китә, диләр. Менә минем экспериментка мөнәсәбәттә шундый булды. Бу көннәрне сынау итеп түгел, ә кызыклы тәҗрибә, организмга ял итеп кабул иттем, шуңа күрә уңайсызлыклар булса да, алар бик сизелмәде. Ә менә апага ике көн дә кыен бирелде. Беренчедән, ул бу тәҗрибәгә иптәшкә дип керде. Дөрес, ике кеше бертөрле тукланса, җиңелрәк. Шулай да аңа кыенрак булды. Апаны бу атнада кисель коткарды. “Ашыйсы килгәндә болгаттым да эчтем, бик шәп әйбер”, - диде. Мин ашыйсы килгәндә алма, әфлисун ашадым. Алар да тамак ялгарга ярап тора.
Өченче көн . Итсез туклануга күнегеп барабыз бугай. Ә менә баллы ашамыйча яшәү кыен икән. Шоколад, кәнфитләр сагындыра башлады. Чәй ясагач, берәр кәнфит “бөклисе” килә. Кибеткә кергәч тә аяклар үзләре кәнфитләр янына бара. Әле ул җирдә шундый тәмле ис бит. Әмма ихтыяр көче барыбер көчлерәк икән. Гомумән, әгәр үзеңә сүз бирсәң, барысын да кулга алып буладыр. Атна дәвамында, гадәттәгечә, спортзалга тренировкаларга йөрдек. Шул ук күнегүләрне ясадык, әмма хәл тизрәк бетте. Бер сәгать эчендә тирләп-пештек, билләһи. Баллы күләменең кимүе физик күнегүләр ясаганда бик ачык сизелә. Артыгын тырышып ташласаң, егылу мөмкинлеге дә бар, анысын белеп тордык. Болай да стресс кичергән организмны артык җәфаларга тырышмадык. Гадәти күнегүләр ясадык та бетте.
Дүртенче көн.
Без бөтенләй балык та ашамыйча да тора ала идек. Әмма нәрсә пешерергә белмәгәч, ризыклар кабатлана башлагач, тунец консервасы алып салат ясадык. Апа: “Без балык ашамыйбыз дип сөйләшмәдек бит”, - диде. Төп проблема шунда ки, без бөтен яшелчәләр белән дә дус түгел. Дөресен әйтсәк, шул помидор-кыяр белән генә дус-тату яшибездер инде. Чөгендер, баклажан, кабак, пешкән суган, кишер безнең кара исемлектә. Бик файдалы яшелчәләр, әмма дуслыгыбыз барып чыкмады инде. Ә менә барлык яшелчәләр белән дә яхшы мөгалләмәдә булганнарга ризык әзерләү ягыннан күпкә җиңелрәк булачак. Шулай итеп өч көн - лактоововегетариан, калган көннәрне - пескетарианнар булдык. Кичке ашны туклыклы салат белән алыштыру бик яхшы булды. Беренчедән, тамак тук, икенчедән, җиңеллек сизелде.
Бишенче-алтынчы көн. Итсез тукланырга өйрәнеп беттек. Мондый туклануның тагын бер уңай ягын сиздек: тизрәк йоклап китәсең. Нәтиҗәдә, йокы туя, баш авыртмый, ачу да килми. Гөмбә итне берникадәр алыштыра ала икән. Беренчедән, бик туклыклы. Икенчедән, тозлап, борычлап, тәмләп пешергәч, итнең кирәге дә юк кебек тоела. Мин дә баллысыз яшәргә өйрәндем кебек. Банан кисеп куеп, шуның белән чәй эчтем.
Җиденче көн. “Ниһаять бу эксперимент бетте”, - дип шатлану булмады. Без хәтта онытылып сигезенче көнне дә итсез генә яшәдек. Бу тәҗрибә вакытында иң күбе йомырка ашалгандыр. Ике кешегә 3 дистә йомырка бер атнада очып кына китте. Йомырка иртән дә, кич тә ашалды. Шөкер, кытаклый башламадык. Мондый тәҗрибәгә кыш көне түгел, ә җәен алынырга киңәш итәм. Хәзер яшелчәгә бәяләр ай-һай кыйммәт шул. Кыяр-помидор гына алып чыгам дисәң дә – 500 сум. Ә менә чәй эчәргә тәм-том алмау бюджетка уңай тәэсир итте. Гомумән, дөрес туклану кесәгә каты бәрелә. Дөрес туклану ризыклары кыйммәт, моңа өстәп гадәти ризык кебек туклыклы да түгел әле. Шулай да мондый тәҗрибәләр вакытында рухи халәтне күзәтеп бару кызыклы. Мәсәлән, мин җиңеллек, тынычлык дулкынында идем, ә апа, киресенчә, бу атнада тиз кызып китә идем, диде. Күрәсең, танышларым сөйләгән вибрацияләр күтәрелгәндер инде. Һәр кешенең организмы төрле. Шулай да гомер буе бары тик яшелчә белән генә тукланучы веганнарга Аллаһ ярдәм бирсен. Андый яшәү рәвеше безгә кыен бирелер иде.
Нәтиҗә:
- Теләк булса, баш миен буйсындырырга мөмкин. Ихтыяр көче көчле булганнар туклануны гына түгел, гомумән, үзенең уй-фикерләрен дә тәртипкә сала алалар.
- Кеше бар нәрсәгә дә ияләнә, яраклаша. Беренче өч көн кыен тоелса да, калган көннәрнең авырлыгын сизмәдек, диярлек.
- Йокы сыйфаты яхшы якка үзгәрде. Тизрәк йоклап китеп, иртәрәк һәм җиңелрәк уяна башладык. Гомумән, ашаганнан соң да эчтә авырлык сизелмәде.
- Туклануны үзгәртеп бер атнада апа 2 килограммга, мин 1,55 килограммга ябыктык. Тән үлчәмнәре бер атнада шулай ук 2-3 сантиметрга кимеде. Бу экспериментны диета дип атап булмый, чөнки без тамак ачкач ук ашадык.
ВСТАВКА
40 көн рәттән ит ашамаса, аның холкы, әхлакы бозыла
Иттән баш тарту мәсьәләсенә ачыклык кертер өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые (шәригать хөкемдары) Булат Мөбәрәковка мөрәҗәгать иттек.
– Мөхәммәт пәйгамбәрнең дүртенче хәлифәсе Гали Радыяллаһу ганһе әйткәнчә: “Әгәр кеше 40 көн рәттән ит ашамаса, аның холкы, әхлакы бозыла”. Холкы бозыла дигәндә, без галимнәр сүзләренә нигезләнеп фикер йөртәбез. Кеше көчсезләнә, аның гыйбадәте камил булмый, ягъни ул гыйбадәтен тиешле рәвештә кыла алмый. Шуңа күрә аның холкы бозыла. Без бу сүзләргә ышанабыз, чөнки ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең дүртенче хәлифәсе, Гали Радыяллаһу ганһедән риваять ителгән. Әлбәттә, идеологик рәвештә дә без иттән ваз кичә алмыйбыз. Веганнар: “Без хайваннарны жәллибез, шуңа ит ашамыйбыз”, – диләр. Андый хәл булырга тиеш түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә кайбер хайваннарны аларның итләре ашалсын өчен яралтты. Бу хакта мәгълүмат турыдан-туры Коръәни Кәримдә әйтелгән. Кыскасы, кешенең табигате – ит ашау белән бәйле.
Организмны ничек чистартырга?
Алия Паташина, нутрициолог:
– Вегетарианлыкның берничә төре бар. Кемдер бары тик кара ит ашамый, кемдер йомырка һәм сөт ризыкларын гына ашый, кемдер рационда балыкны калдыра. Ә веганнар барлык хайван җитештергән продуктлардан һәм бөтенләй иттән баш тарталар. Менә мондый яшәү рәвеше кыенрак. Безнең организмга аксымнар һәм аминокислоталар кирәк. Ә аларның нормасын яшелчә, көрпә, җиләк-җимешләрдән генә җыеп бетерү кыен. Гадәттә вегетарианнарның организмында аксым һәм В12 дефициты була, шуңа күрә мондый яшәү рәвешен сайлаган кешеләргә гел анализлар тапшырып, үзләренең халәтен контрольдә тотарга кирәк. Иттән баш тартырга теләсәгез инде, аны атнага 2 тапкыр ашауга калдыру кулай.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар