16+

Грипп чорында бала уртача күпме авырырга тиеш?

Балагызның грипп белән авыруын теләмәсәгез, прививка ясату яхшырак

Грипп чорында бала уртача күпме авырырга тиеш?

Балагызның грипп белән авыруын теләмәсәгез, прививка ясату яхшырак

Сезонлы инфекцияләр даими күренеш булуга карамастан, бу авыруларга җиңелчә карашта булырга ярамый. Респиратор кискен вируслы чирләр, шул исәптән грипп, элеккечә табибларның игътибар үзәгендә тора. Белгечләр сүзләренчә, ел саен гриппны өлкәннәрнең 5-20 проценты, нәниләрнең 20-30 проценты йоктыра. Балаларны сезонлы инфекцияләрдән саклау ысуллары турында табиб-педиатр Резеда Шәйдуллина белән сөйләштек.

- Резеда Азатовна, мәгълүм булганча, көз – салкын тию һәм вируслы инфекцияләр үсеше вакыты. Ә балалар, белгәнебезчә, чирләргә иң бирешүчән категория. Бу чорда табиб-педиатрларга йөкләнеш күпмегә арта?

- Көз җитүгә балалар табибларының эше берничә тапкырга арта. Иң зур йөкләнеш, билгеле, участок педиатрларына төшә. Безгә теләсә нинди һава торышында авыру балалар янына чакыруларга йөреп чыгарга туры килә. Әгәр җәй көне мондый чакырулар кайчак көн дәвамында берәү дә булмаса, кыш көне, салкын тию авыруларының иң югары ноктасында, 1 көндә 50гә кадәр чакыру җыелырга мөмкин. Дөрес, барысы да табибны өйгә чакыртуны таләп итә торганы түгел, әмма педиатр барыбер бала янына барып кайтырга тиеш.

- Күп кенә ата-аналар балаларының еш авыруына зарлана. Ә, чынлыкта, бала уртача күпме авырырга тиеш?

- Балалар бакчасына йөрүче бала елына 12-16 мәртәбә авыруы нормаль күренеш. Әмма төп шарт – нарасыйны хастаханәгә салу таләп ителмичә, ул үзе терелергә тиеш.

- Еш кына ата-аналар, иммунитетны ныгыту өчен, көзге-язгы чорда балаларына төрле мультивитаминнар бирә башлый. Алар дөрес эшлиме?

- Витаминнарга килгәндә, без бары тик Д витаминын гына эчәргә тәкъдим итәбез. Төрле БАДлар, аларга витаминнарның төрле комплекслары керә, медицина җәмәгатьчелеге тарафыннан киңәш ителми. Бу категориядәге өстәмәләрнең нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы буенча тикшеренүләр үткәрелми, алар даруларга караганда гадиләштерелгән теркәлү уза. Еш кына төргәктә күрсәтелгән состав турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

- Алайса, баланың иммун системасын ныгыту өчен нишләргә?

- Иммунитет вакцинация, чыныктыру, төрлеләндерелгән рацион ярдәмендә ныгытыла. Саф һавада еш булу иммунитетка шулай ук яхшы тәэсир итә.

- Гадәттә, олылар, бала салкын тидермәсен өчен, аны җылырак төрергә, кат-кат киендерергә тырыша. Балалар исә, киресенчә, киенергә яратмый, өсләреннән салып ташларга тырышалар. Ата-ана хаклымы, әллә баламы? 

- Монда хак һәм хаксызлар юк. Ата-аналар, һәрвакыт бала өчен курка. Гомеренең беренче минутларыннан ук аны сакларга тырыша. Ләкин ата-ана салкынлык дәрәҗәсен һәрвакытта да дөрес бәяли алмый. Мәсәлән: бала һәм әни урамга йөрергә чыга. Бала йөгерә, сикерә. Әни эскәмиядә утыра яки басып тора. Әлбәттә, әнигә

- Салкын тидермәс өчен һава торышына карап киенү, салкында булу вакытын минимальләштерү җитә. Вируслар очрагында бу саклану чаралары эшләми. Инфекция йоктыру куркынычын ни рәвешле киметеп була? Нәрсәләргә игътибар бирергә?

- Инфекцияләрдән саклану ысуллары бик гади: урамнан кергәннән соң кулларны юарга, кеше күп җыелган урыннарда, ябык һәм начар вентиляцияле биналарда азрак булырга. Шулай ук, әйткәнемчә, бала организмын чыныктырырга, прививка ясатырга һәм туклану рационын төрлеләндерергә кирәк.

- Ә бала авырып киткән очракта ничек дөрес эш итәргә? Һәрвакыт табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүриме?

- Бала авырып китте икән, баланы табибка күрсәтү хәерлерәк. Чөнки табиб ата-ана игътибарыннан читтә калган билгеләрне күреп алырга мөмкин. Дөрес дәвалау билгеләү өчен дә белгеч белән киңәшләшү яхшырак.

- Кайбер ата-аналар, бала авырып китү белән, аны тизрәк савыктыру өчен антибиотик бирә башлый. Бу дөресме? Антибиотикларны нинди очракларда кулланырга кирәк?

- Салкын тию авырулары еш кына вируслы чыганакка ия. Антибиотиклар вирусларга тәэсир итми. Бу сыерны балетта биергә мәҗбүр итү кебек. Антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир итә. Вируслы инфекцияне бактериаль инфекциядән бары тик табиб кына аера ала. Без баланың үзен ничек хис итүенә, кирәк булганда, аның анализларына игътибар итәбез.

- Көз һәм кыш башы, ОРВИдан тыш, грипп таралу чоры да әле. Гриппны ОРВИдан ничек аерырга?

- Грипп ОРВИдан кискен башлануы, югары температура (39°С һәм аннан да югарырак), көчле баш авыртуы, мускулларның һәм буыннарның сызлавы, шулай ук хәлсезлек күзәтелүе белән аерыла. Бу билгеләр 2-3 атнага кадәр сакланырга мөмкин. ОРВИ симптомнары исә акрынлап үсеш ала, аңа томау, тамак авыртуы һәм төчкерү хас, ә температура 39°С тан югарыга бик сирәк күтәрелә һәм 5-7 көннән дә артык тормый. 

- Вакцинация мәсьәләсе зур бәхәсләр тудыра. Балаларга гриппка каршы прививка ясату кирәкле гамәлме?

- Балагызның грипп белән авыруын теләмәсәгез, балага прививка ясату яхшырак. Узган гасырда дөньяда грипп вирусының берничә пандемиясе булган. Җәмгыятьнең иң көчсез һәм якланмаган катламнары бик нык чирләгән, хәтта үлем очраклары да булган. 21 гасырда, сөенечкә, гриппка каршы прививка да, дарулар да бар. Авырмаска яки авыруны җиңелчә формада кичерергә мөмкин булганда,

ГРИПП ҺӘМ ОРВИ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР:

1) Вируслар салкыннан курыкмый. Һава температурасы 0 булганда,  вирус бер айга кадәр яши ала. Нәкъ менә шуңа күрә язгы җылыту чорында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арта.

2) Вирус гади сабын, шулай ук 70-80°С тан югары температура тәэсирендә үлә. Шуңа күрә кулларны һәм киемнәрне даими юу профилактиканың нәтиҗәле чарасы булып тора. 

3) Температураны төшерүче дарулар эчеп, без еш кына вируска таралырга ярдәм итәбез. Вируслар 36,6-37,5°с температуралы тирәлектә үзләрен бик яхшы хис итә. Температура 38,5-39 °С тан югары күтәрелсә генә температураны төшерүче препаратларны кабул итәргә киңәш ителә. 

4) Грипп һәм ОРВИ вакытында антибиотиклар эчәргә кирәкми. Антибиотиклар бактерияләрне үтерә, димәк, алар ярдәмендә вируслы авыруларны дәвалауның мәгънәсе юк.

5) Гриппка каршы прививкалар куркынычсыз. Вакцина белән бергә организмга хәлсезләнгән патогеннар эләгә, алар авыру китереп чыгара алмый, әмма организмга антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading