Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар проблемасы Татарстанны да читләтеп үтми. Бу мәсьәләгә ел башында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тукталган иде.
– Һәр иртә Эчке эшләр министры докладыннан башлана. Һәм көн саен исерек халәт белән бәйле ниндидер вакыйга. Якын кешеләр бер-берсен үтерәләр! Бу бит нормаль түгел. Без, гомумән, алкогольгә кырыс карарга тиеш. Хәтта безнең дин дә моны хупламый. Һәм минемчә, православиедә дә, башка диннәрдә дә бу тема мөһим. Шулай булгач, бу теманы демография белән беррәттән без көн кадагына алырга тиеш дип уйлыйм. Бу республика халкына бик күп проблемалар тудыра (сәламәтлек ягыннан да, хокук бозулар ягыннан да), – дип бу юнәлештәге эшне тагын да көчәйтергә чакырды Рөстәм Миңнеханов.
Туучылар санын арттыру Бала тудыруны соңракка кичектерү ир-атларга да, хатын-кызларга да кагыла торган глобаль феномен. 1970 нче еллардан башлап, хатын-кызлар өчен югары белем алу, өйдән читтә эшләү мөмкинлеге киңәю һәм контрацепция ысулларының яхшыртылуы парларның ишәю планнарые кичектереп торуына китергән. Соңгы 40 елда АКШда бала туганда ата-ананың уртача яше 27,4тән 30,9 яшькә кадәр арткан. Россиядә, Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы 20 елда тәүге тапкыр әни булуның уртача яше 20,9дән 26,1 яшькә кадәр үскән, инде 30га таба бара. Шуның белән бергә гаиләдә балаларның уртача саны да кими.
Мисал өчен, 2015 елда Татарстанда 57 399 сабый дөньяга аваз салган булган. Былтыр исә 35557 сабый туган. Бүгенге кимү тенденциясе 90нчы еллардагы «демографик упкын» чорында туган азсанлы балаларның бәби табу яшендә булуы белән бәйле, диләр. Әмма алай да берни кылып булмый дип, тик утырырга димәгән. Хәзерге вакытта диспансеризация кысаларында халыкның репродуктив сәламәтлеген дә тикшерергә тотындылар, ЭКО программасы үстерелә (узган елда Татарстанда 2 170 цикл ЭКО үткәрелгән). Йөкле хатын-кызларны аборт ясамаска күндерү өчен кризислы үзәкләр булдырылды.
Вазгыятьне яхшырту юнәлештәге илкүләм эш быелдан тагын да көчәйтелде. Әйтик, Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 300 дән артык хатын-кыз консультациясе булдырылачак. Моннан тыш, 140тан артык перинаталь үзәккә яңа медицина җиһазлары биреләчәк. Балалар хастаханәләрен һәм балалар поликлиникаларын модернизацияләү планлаштырыла.
Комментарийлар