“Челтерәвекләр” кеше сәламәтлеге белән уйнауга күчте.
Элек үз косметикасын мактый-мактый җае булган саен каталогларын төртеп изалаучылар заманы үткәндә калды. Үзгәргән вазгыятькә җайлашып, челтәрле бизнес та интернетка күчте. Әмма матурлыкта акча эшләү авырлашкач, “сетевик”лар халыкның нечкәрәк кылларында уйный башлады. Сәламәтлек вәгъдә итеп, бу “эшмәкәр”ләр табиб вазыйфаларын үз өстенә алып маташа.
Кеше сүзенә карама!
Һәрберебезнең танышлары, дуслары, туганнары арасында нинди дә булса челтәр компаниясендә теркәлеп, үз продукциясенең “тылсымлы” көчен дәлилләргә омтылучылар бардыр. Социаль челтәрләр, мессенджерлардагы статусларны карый башласаң, әле берсендә, әле икенчесендә теге яки бу витамин-микроэлементның кирәклеген исбатлыйлар. Очрашкан саен да үз товарларын телгә алмыйча калмыйлар.
Шәхсән үзем башкалар тәэсиренә тиз эләгүчеләрдән түгел. Шуңа күрә “Салкын тия башлагач, менә моны тиз арада эчеп куйсаң, шунда ук рәтләнәсең!”, “Әниемнең буыннары сызлаудан шуны алдым әле, бик тиз булышты” ише сүзләрен колак аша гына уздырып җибәрәм. Элегрәк “дус кеше бит, әллә кайчаннан тәкъдим итә” дип, ара-тирә нинди дә булса продукцияләрен алгаласам, хәзер “яхшы түгел” дигән хистән дә арындым. Әмма һәр сүзне дөрес дип кабул итүчеләр, “юк”ны әйтә белмәүчеләр бар. Менә шуларда акча эшләп рәхәтләнә интернет-сәүдәгәрләр.
Фармацевтик белеме булган Гөлнара Харисованың апасы да шундый “сетевиклар” тәэсиренә эләккән.
- Апам инде күптән пенсиядә. Болай да көчкә-көчкә акчасын җиткереп көн күрә. Соңгы вакытта күпләрнең телендә булган челтәрле компаниянең әле бер, әле икенче продукциясен сатып ала башлады. Әҗәткә керә-керә җыя икән. Хәзер үзендәгесен кая куярга белмәгәч, безгә дә бүләк итә башлады. Акчасы юклыгын белеп торам, шуңа кайберләре өчен үз кесәмдәгесен чыгарып бирә башладым. Шулай әкренләп безнең киштәләр дә кирәкмәгән витаминнар белән тулды. Витаминнарны да анализлар тапшырмыйча эчәргә ярамый дип әйтеп торам – һич тыңламый. Рәхәтләнеп “савалар” апамны, - дип зарлана Гөлнара.
Уйлап та торасы юк
“Челтәрле бизнес” вәкилләре кешенең акчасы-бармы юкмы дип уйлап торамы соң? Максатлары бер – үзләренең кесәсен калынайту. Кешелеклелек принциплары иң арткы рәткә күчә бара. Җиңел керем, матур тормыш вәгдә итеп кызыктыручылар күпме бит. Җитмәсә, заманча технологияләр үсеш алуы белән бу өлкәдә эшләве дөрестән дә җиңеләйгәннән-җиңеләя. Игътибар иткәнегез бардыр: бер үк компаниядә эшләүчеләрнең һәркайсында шул ук бер мәгълүматка тап буласың. “Челтерәвек”ләргә бит хәзер үзләренә нидер язып, уйлап табып торасы да юк – өстән бар кирәген әзерләп җибәрүчеләр бар.
Яңа кешеләрне үзләренә тартканда да төп дәлилләрнең берсе шул: “Озак вакыт кирәкми”. Шулай шул, элегрәк кешенең үзенә продукциясен пропагандалау өчен ниндидер постлар язып, моңа шактый вакыт сарыф итәргә кирәк булса, хәзер нәрсә рекламалавыңны уйлап та торасы юк. Иннек-кершән, сабын-шампунь турында сүз барса, әйдә ярар дияр идең. Әмма хәзер медицина белеме булмаган кешеләр халыкның сәламәтлеге белән уйнавы күңелне тырный. БАДларның яман шеш һәм аутизм кебек җитди авыруларны дәвалауда сихри көчен дәлилләргә дә керештеләр бит, хәтта!
Иң нечкә кылларда уйнау
Танышым Әлфия Мәрдәновада (исеме үзгәртелде) яман шеш ачыклангач та шундый тылсымлы “дару” тәкъдим итүче “дуслар” табылган. Иң гаҗәпкә калдырганы, бу БАД онкологик чирдән котылырга ярдәм итә, дип инандырырга теләүче үзе үк табиб булырга әзерләнүче кыз икән. “Акча эшлим дип, кеше гомере белән уйнарга ярыймы инде”, - дип шаккатып сөйли Әлфия апа. Ә бит терелергә өмет итеп, болай да су кебек аккан акчасын “сетевик”ларга чыгарып салучылар күпме?! Табиблар дәвалавыннан баш тартып, шушы БАДларга бөтен өметен баглаучылар турында да ишетеп торабыз.
Ә күптән түгел статусларның берсендә аутизмга шиге булган балага невропатолог безнең продукцияне киңәш иткән, дип табиб исем-фамилиясе язылган, мөһер куелган рецепт урнаштырылуына игътибар иттем. Белгечнең ниндидер бер четәр компаниясенең продукциясен киңәш итәргә хокукы бармы дигән сорау туды. Ә тагын да җитдирәк мәсьәлә – аутизм очрагында БАД ни рәвешле ярдәм итә ала икән? БАД атамаларын интернетка кертеп, аларның нинди очракларда кулланылуын тикшереп карарга булдым. Берсе иммунитетны күтәрә, арыганлыктан булыша, токсин һәм аллергеннардан азат итә торган комплекс диелгән. Икенчесе шулай ук иммунитетны үстерә, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, сәламәтлекне саклый һәм картаю процессларын акрынайта, дип вәгъдә ителгән. Аутизмның ни катнашы бар, диярсең. Өстәвенә, икенчесен балаларга куллануы рөхсәт ителми, 18 яшьтән өлкәннәргә генә диелгән.
Башыма килгән беренче уй – табиб мондый киңәш бирә алмый, бу ялган кәгазьдер. Әмма ачыктан-ачык күренгән табиб исем-фамилиясен интернет аша эзләп караган идем, мондый табиб, чыннан да, бар икәне ачыкланды. Башкортстанда эшләүче невролог диелгән. Тагын аптырадым. Ачыклык кертү өчен сорауларымны үзе табиб булган кешегә бирергә булдым.
Невролог Алишер Юлдашев сүзләренчә, клиник рекомендацияләр буенча, белгеч мондый БАД комплекслары билгеләргә, гомумән, хокуклы түгел.
- Аутизм – ул гомерлек авыру, аны дәвалап булмый. Безнең кулдан килгәнәрдән ул – баланы социальләштерү, тормышка яраклаштыру. Баланың баш миенә йогынты ясап булмый. Аутизм очрагында билгеләнә торган бердән-бер препаратлар – нейролептиклар. Алар баланың үзенә яки якын тирәдәге кешеләргә агрессия булган очракта языла. Кайчак мондый балаларның ашау белән проблемалары була, моның белән бәйле рәвештә эчәклек эше бозылырга мөмкин. Әмма бу очракта да, бала азык белән тиешле күләмдә витаминнар тупламый дип уйлыйбыз икән, БАДлар түгел, ә даруханә препаратлары билгеләнергә тиеш. Алар яхшы өйрәнелгән, БАДлар төргәгендә исә теләсә-нәрсә сатылырга мөмкин, - дип җавап бирде Алишер Юлдашев.
Димәк, бу тәкъдимнәр, чыннан да, табиб тарафыннан бирелгән икән, бу белгечкә сораулар бик зур. Акча эшлим дип, кеше сәламәтлеге белән уйнаучыларга да уйланырга вакыт җиткәндер, бәлки, ә?
Комментарийлар
0
0
Хэзер бит закон нигезендэ врачлар да БАД ларны рецепт итеп язып бирэ ала. Законны 2025 елнын октяберендэме, нояберендэме керттелэр.
0
0
1
0
Автор! Мин үзем челтерәвекле бизнеста түгел, сез әйткәндәй! Әмма, мәсәлән, бер компаниянең БАДларын рәхәтләнеп кулланам. Чөнки , файдасы бар. Мәсәлән, гемоглабинны аптеканың бернинди кыйммәтле даруы да күтәрми, ә бад күтәрә. Шуңа күрә кемгә ни ошый инде.
0
0
2
1
Сетевой компаниясынын товары проверка утя. Бад тоже можно пропить только зная состав и компанюя. Очень многие БАДы покупают с маркетплейсах, Вайберес, озон. Просто вслепую, без гарантии, без сертификата. Хазер все можно проверить в Госуслугах. И аптечные лекарства тоже. И БАДы сетевых компаний. У них есть ли сертификат. А на самом деле и аптечные препаратам 100% нет гарантии. Так что выбор каждого! И конечно , изучая состав и согласовываясь с врачом нужно пить БАД ы.
0
0