16+

Иммунитет ялгышы: аллергия нидән барлыкка килә?

Иммун система ни өчен гади матдәләрне «дошман» күрә?

Иммунитет ялгышы: аллергия нидән барлыкка килә?

Иммун система ни өчен гади матдәләрне «дошман» күрә?

Көн саен организмыбыз йөзләгән матдәләр белән очраша: тузан, һавадагы агач һәм үсемлек серкәләре, йорт хайваннары йоны, дарулар. Күпчелек кешеләр боларга артык игътибар да итми, әмма кайберәүләр өчен – бу көчле аллергеннар, даими уңайсызлык чыганагы. Томау, борын һәм күзләр кычытуы, күзләрнең яшьләнүе, тәнгә тимгелләр чыгу – болар барысы да аллергия чагылышы булырга мөмкин. Ни өчен иммун системасы гадәти матдәләр белән көрәшә башлый, салкын тиюдән аллергияне ничек аерырга һәм аллергиядән бөтенләйгә котылырга мөмкинме – боларның барысы турында да аллерголог-иммунолог, Россия балалар аллергологлары һәм иммунологлары ассоциациясе әгъзасы Элина Камалова белән сөйләштек.

– Аллергиядән интегүчеләр соңгы елларда нык артты кебек. Бу нәрсә белән бәйле? 
– Әйе, елдан-ел бөтен дөньяда аллергик авырулар саны тотрыклы рәвештә арта. Моның берничә сәбәбе бар. Мәсәлән, имезүче әниләрнең нигезсез диеталар тотуы. Шулай ук күп санда биологик актив кушылмалар (БАДлар) куллану аллергия белән интегүчеләр санын арттырырга мөмкин. Аннары аллергияне диагностикалау да соңгы елларда бик алга китте. Бу исә безгә аллергияне аның төрле этапларында да ачыкларга мөмкинлек бирә.

– Аллергия реакцияләренең көчәюенә тагын нинди факторлар йогынты ясарга мөмкин?
– Соңгы елларда аллергия реакцияләренең көчәюенә китерә торган тагын берничә сәбәпне аерып әйтеркә мөмкин. Алар арасында – һаваның пычрануы, климат үзгәреше, шулай ук нәселдән килгән үзенчәлекләр. Болар барысы да аллергия очраклары артуга китерә.

– Бүгенге көндә нинди аллергеннар аеруча агрессив?
– Хәзерге вакытта сулыш юллары белән бәйле аллергеннар арасында агачлар һәм үләннәр серкәсе, өй тузаны, хайваннар йоны, шулай ук күгәрек иң көчлеләрдән. Ә ризыкка аллергиягә килгәндә, иң еш очрый торганнары — сыер сөте, бодай, йомырка агы һәм арахис аллергеннары.

– Кайсы төркемнәр аеруча куркыныч астында? 
– Аллергия тумыштан килә торган халәт түгел. Әгәр нәселдә аллергиядән җәфаланучылар булса, аллергия барлыкка килү куркынычы югарырак. Әмма аллергия үсеш аламы-юкмы — бу кешенең яшәү рәвешенә һәм шартларына бәйле.

– Шәһәр һәм авыл арасында аллергия таралышында аерма бармы? 
– Аллергиядән ешрак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр интегә. Тормыш шартларыбыз иммунитетка тискәре йогынты ясарга мөмкин, чөнки  без аны «күнектерү» мөмкинлегеннән мәхрүм итәбез. Артык стерильлек, даими дезинфекция, дымлы салфеткаларны еш куллану иммун системасының зәгыйфьләнүенә китерә. Нәтиҗәдә, аллергик авырулар – дерматит, астма һәм еш чирләү куркынычы арта. Шуңа күрә артык чисталык белән мавыкмыйча, гадәти кул юу, дымлы җыештыру һәм бүлмәләрне җилләтү дә җитә, бөтен фатирда антисептиклар куллану мәҗбүри түгел. Артык стерильлек эчәклек өчен кирәкле файдалы бактерияләрне юк итә, ә алар иммунитет өчен бик мөһим.

– Узган елгы чәчәк ату чорында аллергия белән элек очрашмаган кешеләр дә бу проблема белән очрашты. Быелгы сезон да шундый ук авыр булырмы? 
– Моны төгәл генә әйтүе кыен, ләкин кайбер факторлар шуңа ишарәли. Кыш быел салкынрак булса да, яз шактый җылы килде. Бу үсемлекләрнең иртәрәк уянуына һәм тизрәк чәчәк атуына китерә. Шуңа күрә быел да чәчәк ату сезоны актив булыр дип көтелә. Мәсәлән, 16 мартта Мәскәүдә зирек агачының серкәсе таралуы теркәлгән инде. Зирек серкәсе каенныкына 90 процентка охшаш, шуңа күрә каенга аллергиясе булган кешеләр март аенда ук аллергия билгеләрен сизә башлаган булырга мөмкин.

– Безнең төбәктә поллиноз сезонының иң көчле вакытын кайчан көтәргә?
– Татарстанда агачлар чәчәк атуының иң актив чоры, димәк, чәчәк серкәләре күләменең югары концентрациясе, апрель ахырында, май башында күзәтелә. 

– Климатны үзгәртү серкәгә булган аллергиядән коткара аламы?
– Агач серкәсе бик вак һәм җил белән тарала, шуңа күрә ул дистәләрчә чакрымга кадәр оча ала. Шуңа күрә хәтта башка урынга күчеп тору да һәрвакыт котылу чарасы булмаска мөмкин, чөнки сез барыбер шул ук климат зонасында каласыз. Моннан тыш, циклоннар серкәне атмосфераның югары катламнарына күтәреп, аны ерак араларга – башка климат зоналарына да китерергә мөмкин. Шуңа күрә кешеләр анда да аллергия билгеләрен сизүе ихтимал.

– Аллергия белән гади салкын тиюне (вирусны) ничек аерырга? 
– Чыннан да, еш кына поллинозны салкын тию белән бутыйлар. Поллинозның төп билгеләре түбәндәгеләр: 
симптомнар ел саен бер үк сезонда кабатлана; 
югары температура булмый;
еш төчкерү, күзләр һәм борын кычыту, күз яшьләнү күзәтелә.

– Аллергия сезонында пациентлар нинди төп хаталар җибәрә? 
– Иң зур хата – аллергик томауны гади томау дип кабул итү. Аллергик томауга җитди карарга кирәк, чөнки ул бронхиаль астма үсешенең беренче ноктасы булырга мөмкин. Аллергик ринит булган барлык пациентларда бронхиаль астма белән авыру куркынычы югары була.
Аллергик ринит – борын куышлыгының ялкынсынуы. Бу ялкынсыну соңрак түбән сулыш юлларына – трахея һәм бронхларга таралырга мөмкин, шулай ук борыннан кан китү очраклары да булуы ихтимал. Шуңа күрә аллергик ринитны вакытында һәм дөрес итеп дәвалау мөһим.

– Аллергияне кисәтү чараларының кайсылары чынлап та нәтиҗәле, ә кайсылары – миф? 
– Аллергияне һәм башка авыруларны профилактикалауның нигезе – баланслы һәм төрлеләндерелгән туклану, актив тормыш рәвеше, куркыныч факторларны (тәмәке тарту, алкоголь куллануны) юк итү.

Шулай ук түбәндәге чаралар аллергик реакцияләр ихтималын киметергә мөмкин чаралар:
фатирны даими җыештыру; 
куркынычсыз көнкүреш химиясе куллану; 
өйдәге күгәрекне бетерү; 
баланы күкрәк сөте белән имезү һәм өстәмә ризыкны (прикормны) вакытында һәм дөрес кертү. 

Ә мифларга эчәклекне «чистарту», ач торулар, биологик актив өстәмәләр куллану, «тылсымлы» капельницалар кую кебек чараларны кертергә мөмкин. Аллергия реакциясе эчәклектә түгел, ә канда уза. Димәк, эчәклекне чистарту өчен төрле препаратлар куллану аллергия реакцияләренең авырлыгына берничек тә йогынты ясамый.

– Аллергияне тулысынча контрольдә тотып буламы?
– Дөрес сайланган терапия ярдәмендә аллергия симптомнарын тулысынча диярлек контрольдә тотып була. Бүгенге көндә бездә аллергияне дәвалау өчен барлык мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме – хәл начарланганны көтмәү һәм үз белдеклегең белән дәваланмау.

– Киләчәктә аллергиядән тулысынча коткаручы «вакцина» булуы мөмкинме? Илебездә эшләнә торган поллинозга каршы яңа вакцинадан нәрсә көтәргә?
– Минемчә, аллергиядән тулысынча саклый торган универсаль вакцина булдырылуы бик шикле. Чөнки иммун система – бик катлаулы структура, ул күп факторларга бәйле һәм һәрвакыт яңа шартларга җайлаша.
Без озак вакытлы ремиссия турында гына сөйли алабыз, ягъни авыру билгеләрен озакка юкка чыгару яки сизелерлек киметү мөмкинлеге турында. Шул ук вакытта Россиядә каен серкәсенә һәм алма, чикләвек, персик кебек продуктларга аллергиягә каршы яңа вакцина эшләнде. Ул хәзер клиник тикшеренүләрнең соңгы стадияләрен уза, инде быел аларның тәмамлануы көтелә. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кайбер пациентларда аллергия симптомнары тулысынча юкка чыккан, ә күпчелек очракта алар сизелерлек җиңеләйгән.
 

Элина Камалова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading