16+

Иммунитет нәрсәдән курка?

Иммунитет өчен дөрес итеп туклану, физик күнегүләр, кан әйләнешен яхшырта торган контраст душ, 7-8 сәгатьтән дә ким булмаган йокы мөһим.

Иммунитет нәрсәдән курка?

Иммунитет өчен дөрес итеп туклану, физик күнегүләр, кан әйләнешен яхшырта торган контраст душ, 7-8 сәгатьтән дә ким булмаган йокы мөһим.

Нутрициолог Гөлнара Таҗиева белән иммунитетка ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштек.
– Гөлнара Камилевна, иммунитет төшкән дип сөйләшәбез. Гомумән нәрсә соң ул иммунитет? 
– Иммунитет ул – организмыбызны саклаучы төп ярдәмчебез. Аңа ашкайнату, лимфа, нерв, эндокрин системалары керә. Ул безне бактерияләр вирусларыннан саклый, тереклек циклы беткән һәм сафтан чыккан “яман шеш” күзәнәкләреннән арынырга булыша. Иммун системасы күзәнәкләре алар безнең лимфоцитлар. Шуңа күрә анализларда аларның күтәрелгән булуы вируслар һәм бактерияләр белән көрәшү, һәм иммунитетның хәлсезләнгән булуы турында сөйли. Шулай ук организмыбызны иммун системасы күзәнәкләре макрофаглар; бактерияләр, вируслар, үлгән яки үлеп бара торган күзәнәкләрне йотып һәм эшкәртеп баручы фагоцитлар; лейкоцитларның, ягъни ак канлы күзәнәкләрнең төре гранулоцитлар; антитәнчекләр һәм тумыштан булган иммунитет өчен мөһим лимфоцитлар төре NK-күзәнәкләр дә саклый.

– Иммунитет нәрсәдән курка һәм киресенчә нәрсә ярата?
– Иммунитет дөрес тукланмауны, начар йокыны, стресс һәм зарарлы гадәтләрне яратмый. Иммунитет өчен фастфуд, шикәр һәм трансжирларсыз гына дөрес итеп туклану, физик күнегүләр, кан әйләнешен яхшырта торган контраст душ, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, 7-8 сәгатьтән дә ким булмаган йокы, бигрәк тә сәгать 22.30дан соңга калмыйча яту мөһим. Соңгысына килгәндә, мелатонин гормоны нәкъ менә 24 сәгатьтән иртәнге 2гә кадәр күтәрелә, ул иммун системасын көйләүдә катнаша һәм ирекле радикаллар белән көрәшә. Болардан тыш организмыгызга стресс булдырмаска тырышыгыз. Булмаса инде магний, пустырник, валериан, элеутерококк экстрактын кабул итегез. Әмма аларны эчкәнче, белгеч белән киңәшләшегез.

– Иммунитетның төшүен нинди билгеләр күрсәтә?
– Тән температурасы күтәрелмичә генә күзәтелә торган салкын тиюләр, хәлсезлек, начар йокы, гел йокы килү, яраларның начар төзәлүе, герпесвирус инфекцияләре (монда кешенең туклану рәвеше турыдан-туры мәгънәгә ия) еш булу. Нәкъ менә герпес белән интегүче күп кенә кешеләр тезләре авыртудан зарлана, чөнки вирус буыннарда ялкынсыну уята. Бу да иммунитетның төшүе турында сөйли. Тонзиллитлар һәм ларингитлар исә лимфа системасының начар эшләве турында белгертә, ә ул үз чиратында иммун системасының бер өлеше булып тора һәм организмны инфекцияләрдән һәм башка авырулардан саклауда мөһим роль уйный.

– Иммунитетның төшүен белер өчен махсус анализлар бирергә кирәкме? 
– Иң кулай анализ – ОАК (канның гомуми анализы), аннары канның биохимик анализы, имунограмма.
– Аутоиммун авырулар булганнарга иммунностимуляторлар ярамый диләр. Ни өчен?
– Препаратларның ике төре бар: иммуностимуляторлар һәм иммуномодуляторлар. Беренчесе иммун системасын тагын да интенсиврак эшләргә мәҗбүр итеп, аны активлаштыралар. Бу аутоиммун авыруларга начар тәэсир итә, чөнки әлеге чир вакытында иммунитет үз сәламәт күзәнәкләрен атакалый. Шунда ук, мәсәлән, зарарсыз эхинацеяне кертергә була, ул нәкъ менә иммуностимулятор үзлегенә ия.
Шул ук вакытта иммуномодуляторлар, иммуностимуляторларга караганда, киңрәк спектрга ия. Алар, организмның ихтыяҗларына бәйле рәвештә, иммун системасына җавап итеп аны стимуллаштырырга да, шулай ук бастырырга да мөмкин. Аларның төп бурычы – иммун системасын баланслау. Иммуномодуляторлар аутоиммун авырулар вакытында файдалы да, зарарлы да булырга мөмкин. Һәр очракка индивидуаль якын килергә кирәк, бер очрак өчен нәтиҗәле иммуномодулятор икенчесе өчен зарарлы булырга мөмкин.

– Иммунитет нык булсын өчен нәрсә ашарга яки эшләргә кирәк?
– Иммунитетны күтәрү өчен беренче чиратта югарыда әйтелгәннәрне үтәү зарур: дөрес туклану, йокы режимын үтәү, физик күнегүләр. организмның эчке тирәлегендә кислоталылык артуын аңлата. Иммунитет организмның эчке тирәлегендә кислоталылык артканда: ит, каһвә, шикәр, йомырка, сөт продуктлары, газлы эчемлекләр, фастфуд, алкоголь кулланганнан соң төшә. Шуңа да күбрәк яшел тәмләткечләр, чи яшелчәләр, цитруслылар, мәсәлән, лимон, спаржа, брокколи, кишер, сельдерей, кыяр, ташкабак, кәбестә, кабак, борыч, томат, суган, борчак, сарымсак, карбыз, авокадо кебек яшелчәләр ашарга кирәк, алар кислоталылыкны киметергә булыша. Үләннәрдән: шпинат, базилик, укроп, петрушка, бөтнек, кинза, салат файдалы. Аларны куллану туклыклы матдәләрне үзләштерүне яхшыртырга булыша, дөрес рН, ягъни водород күрсәткече витаминнарны һәм минералларны үзләштерергә ярдәм итә, диабет һәм атеросклероздан саклый. Майлы кислоталарның табигый чыганакларына өстенлек бирегез: балыкның майлы сортлары, җитен орлыклары, киндер һәм чиа кулланыгыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading