Парламент җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, яңа төбәкләрне үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды.
Биш ел эчендә «Бердәм Россия» Халык программасы республикабыз халкының актуаль проблемаларын хәл итүнең реаль механизмына әверелде дип белдерде «Нәтиҗә бар!» форумында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. Милли китапханәдә узган форумда бердәмроссиялеләр Халык программасын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады һәм яңа программага тәкъдимнәр әзерләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе, партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, сенаторлар, депутатлар, партия проектлары координаторлары, активистлар, бизнес, министрлыклар һәм районнар вәкилләре катнашты.
«Без һәрвакыт гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча масштаблы бурычлар куябыз, киләчәктә дә үз-үзеңне табу һәм потенциалны ачу өчен шартлар тудыруны максат итеп алып үсеп килүче буынга, яшьләргә аерым игътибар бирәбез, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Туган республикабызны һәм тулаем илебезне үстерүгә юнәлдерелгән үзгәртеп корулар курсын дәвам итү мөһим. Партия гражданнар тәкъдимнәре өчен ачык һәм алар нигезендә чын-чынлап халык программасын төзи, анда актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар билгеләнә».
Рөстәм Миңнеханов заманча глобаль мәсьәләләргә аерым тукталды. «Узган еллар эчендә без күп төрле сынаулар белән очраштык, – дип басым ясады Татарстан Рәисе. – Бу, барыннан да элек, пандемия, махсус хәрби операция, санкцияләр кертү белән бәйле халыкара киеренкелек. Бу шартларда кешеләрнең нәтиҗәле эшләүче хакимияткә һәм барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүгә ихтыяҗы артты». Махсус хәрби операция башланганнан бирле, республика Рәисе билгеләп үткәнчә, партия хакимият органнары белән берлектә икътисад һәм бизнесның тотрыклылыгын тәэмин итү, социаль гарантияләрне саклау һәм СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча чаралар күрү инициативасы белән чыккан.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген дә форум башланыр алдыннан безнең сугышчылар өчен гуманитар колонна җибәрелГӘН. «Гуманитар ярдәм формалаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу инде 36 нчы сәфәр».
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга быел Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга булачагы хакында искәртте. «Татарстан парламентта, гадәттә, зур вәкиллеккә ия, һәм аны саклап калу алга таба да актуаль мәсьәләләр буенча безнең позицияләрне якларга, федераль проектларны һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең алда зур бурычлар тора. Бергә булып, бердәм һәм көчле җәмгыять белән без тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Фәрит Мөхәммәтшин бишьеллык эшкә йомгак ясап, Халык программасы 2021 елгы Дума кампаниясе барышында ил гражданнарының 2,5 миллионнан артык тәкъдиме нигезендә формалашты, шул исәптән аңа татарстанлылардан килгән 6 мең инициативаны да кертелгән, дип билгеләп үтте. «Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, программаның автордашлары – гражданнар үзләре, ә һәр пункт кешеләрнең реаль ихтыяҗларына туры килә, төп бурыч – йөкләмәләрне гадел һәм тулы күләмдә үтәү, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Татарстанда милли лидерның бу чакыруын без чын мәгънәсендә кабул иттек, аны һәр көн тырышып, системалы эштә, кечкенә һәм зур җиңүләрдә чагылдырдык. Халык программасы безнең өчен сайлау алды документына гына түгел, ә комплекслы үзгәртеп коруларның реаль механизмына, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә – федераль дәрәҗәдән алып җирле дәрәҗәгә кадәр гамәлләрнең юл картасына әверелде».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, биш ел эчендә программага 70тән артык өстәмә нигезләмә һәм берничә яңа бүлек кертелгән. Аерым алганда, социаль өлкә һәм шәһәр мохитен үстерү, гаилә сәясәте һәм цифрлаштыру буенча яңалыклар өстәлгән. Россия Федерациясенең яңа төбәкләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланган бүлекләр барлыкка килгән.
«Хәзер Халык программасында җәмгыять тормышының барлык төп өлкәләрен колачлаган дүрт йөзгә якын нигезләмә бар, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Аның бүлекләре Россия Президенты күрсәтмәләре, үсешнең милли максатлары һәм илкүләм проектлар белән чагыштырыла. Ә төгәл күрсәткечләргә һәм үлчәнә торган индикаторларга (800 дән артык) партия проектларын гамәлгә ашыру аша гавами хакимият органнары, җирле һәм беренчел звено белән конструктив партнерлыкта ирешелә».
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, барлык юнәлешләргә партиядән җаваплы координаторлар беркетелгән. Һәр объект артында –депутат, җирле бүлекчә секретаре, ә «партия десанты» проекты аша – җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре. «Мондый формат үзенең нәтиҗәлелеген раслады, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – 5 ел эчендә Халык программасы конкрет проблемаларны хәл итүнең һәм, иң мөһиме, сайлаучылар белән сәяси эшнең танылган механизмына әйләнде. Бүгенге көндә аны үтәү дәрәҗәсе 95% чамасы тәшкил итә. Калган ярты елда аны тулысынча төгәлләргә исәп тотабыз».
Халык программасы кысаларында 2021-2025 елларда Татарстанда 43 яңа мәктәп ачылган (25 меңнән артык урынга); 944 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалган; 369 «үсеш ноктасы» җиһазландырылган, 437 мәктәп автобусы кайтарылган. Гомуми сыйдырышлылыгы 7,5 меңгә якын булган 37 яңа балалар бакчасы төзелгән, шулай ук 350дән артык мәктәпкәчә учреждение ремонтланган. 300гә якын фельдшер-акушерлык пункты, амбулатория һәм поликлиника барлыкка килгән, 830дан артык беренчел звено оешмасына капиталь ремонт ясалган.
"Әйе, кадрлар туплауда проблемалар бар, – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Шуңа да карамастан, «Земский доктор» программасы ярдәмендә 700 белгеч җәлеп ителде. Тагын 200дән артык педагог «Авыл укытучысы» линиясе буенча эшкә урнашты. Ел саен бюджетны караганда партиядәшләр Россия Хөкүмәтеннән әлеге программаларны финанслауны арттыру мәсьәләсендә ярдәм таба». Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Шулай ук халык программасын үткәрү чорында Татарстанда 155 мәдәният йорты төзелгән һәм капиталь ремонтланган, кече торак пунктларда 88 почта бүлекчәсе яңартылган. 2022 елдан башлап 4760тан артык ишегалды тәртипкә китерелгән, республиканың барлык районнарында 330 җәмәгать урыны төзекләндерелгән.
Социаль газлаштыруга аерым игътибар бирелде: 2021 елдан башлап 40 меңнән артык гариза үтәлгән (41204), программа тулыландырылганнан соң газ йөзләгән бакча ширкәтләренә җиткерелгән. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча федераль үзәк белән синхронлаштырылган эш башланып киткән, ул коммуналь челтәрләрне яңарту күләмен һәм темпын берничә мәртәбәгә арттырырга мөмкинлек биргән.
«Бу мәсьәләләрнең гражданнар кабул итүләрендә даими күтәрелүен, депутат почтасында, сайлаучыларның наказларында һәм тәкъдимнәрендә өстенлек итүен үзегез дә беләсез, – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин, – Алар буенча системалы, максатчан эшне дәвам итү – безнең күпчелек партиясенең өстенлеге һәм җаваплылыгы».
Парламент җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, яңа төбәкләрне үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Партия фракциясе ярдәмендә Дәүләт Советында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә хокуклар, ташламалар бирү буенча ике дистәдән артык закон һәм Татарстанның башка норматив хокукый актлары кабул ителгән. «Монда гамәлдәге парламент депутатлары – СВО катнашучылары Эдуард Шәрәфиев, Рушан Минһаҗев һәм партиядәшебез Марат Галиев тәҗрибәсенә таянабыз, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шулай ук Бердәм тавыш бирү көне – 2025 йомгаклары буенча муниципалитетларның вәкиллекле органнарына 113 ветеран сайланган, шул исәптән 80е-«Бердәм Россия» дән. Алар барысы да Татарстанның иҗтимагый-сәяси тормышына актив җәлеп ителгән».
Партиянең депутатлар корпусы шәхси җаваплылык зонасында 7,4 мең хәрби хезмәткәрнең гаиләсе бар. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар даими рәвештә гаиләләргә бара, көнкүреш, юридик һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә конкрет ярдәм күрсәтә. СВО ветераннарын эшкә урнаштыру һәм яңадан һөнәри әзерләү гамәлгә ашырыла. Татарстан үзенең «Батырлар» кадрлар программасын уңышлы тормышка ашыра. «СВОй бизнес» федераль партпроекты кысаларында эшмәкәрлек буенча курслар уздырылган.
«Бу шартларда патриотизмны ныгыту, тарихи дөреслекне, милләтара татулыкны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау аеруча зур әһәмияткә ия, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанда Бөек Ватан сугышында, локаль конфликтларда катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарылды. Дистәләгән хәрби-мемориаль объектлар төзекләндерелде, яңа истәлекле урыннар булдырылды. Бүген төп чакыру – Россия халыкларының бердәмлеген саклап калу».
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, аналарны һәм балаларны яклау, тулаем алганда ныклы гаилә партия эшенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. «Ана капиталын индексацияләү, аннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү, гаилә ипотекасы һ.б. кебек Халык программасында язылган нәтиҗәле һәм кирәкле ярдәм чаралары «Гаилә» илкүләм проектына кертелүе очраклы түгел», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Республикада социаль ярдәм күрсәтү дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Болар – авыл җирендә бала тапкан өчен түләүләр, дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыкка түләүгә субсидияләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә юл йөрүгә ташламалар, студент гаиләләренә ярдәм итү. «Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 5 ел эчендә генә дә 1,4 тапкырга артты, һәм бу ел башына якынча 58,8 мең гаилә тәшкил итте, аларда 187 меңнән артык бала тәрбияләнә. Бу бик мөһим, алга таба да бу юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Комментарийлар