16+

Фәрит Мөхәммәтшин Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

«Бердәм Россия» тарафыннан җыелган гуманитар колонна инде 36 нчы тапкыр җибәрелә. 2022 елның февраленнән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында 262 йөк машинасы җибәрелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

«Бердәм Россия» тарафыннан җыелган гуманитар колонна инде 36 нчы тапкыр җибәрелә. 2022 елның февраленнән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында 262 йөк машинасы җибәрелгән.

Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы кысаларында бердәмроссиялеләр тарафыннан  предприятиеләр һәм оешмалар, республика шәһәрләре һәм районнары халкы белән берлектә җыелган гуманитар йөк озатылды. Татарстан шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 17 фура китте, алар 250 тонна гуманитар ярдәм чаралары алып бара. Йөкне озатырга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФС Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, активистлар, волонтерлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар  килгән иде.

Йөкне формалаштыруга Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков һәм Мөслимә Латыйпова үз өлешләрен керттеләр. «Бахетле» склады территориясеннән шулай ук гуманитар ярдәм җибәрелде.

Татарстан умартачылары тоннадан артык бал җыйганнар, республиканың Икътисад министрлыгы фурнитуралары белән 120 ишек,  «Татлизинг» ТР ДУП КАМАЗ тәгәрмәчләре, ә Казан мэриясе көнкүреш химиясе һәм махсус киемнәр паллетлары җибәрә.

Гуманитар йөкләр шулай ук республиканың муниципаль районнары тарафыннан да формалаштырылган. Алабуга СВО сугышчыларына 15 мич әзерләгән, Бөгелмә азык-төлек һәм медикаментлар җыйган. Азнакай районы 2 тонна он һәм 200 кг бал җибәргән. Түбән Кама муниципаль районы сугышчыларга ярдәмгә медикаментлар һәм шәхси гигиена чаралары җыйган. Апас районы шәһәр инфраструктурасын торгызу өчен Рубежноега 20 тонна төзелеш материаллары төялгән фура озата. Тагын ике фура – баулылар тарафыннан Рубежное өчен әзерләнгән 40 тонна йөк – хастаханә һәм госпитальләр өчен 10 тонна шешәләргә салынган су, 10 тонна такта һәм 20 тонна шифер. Яшел Үзән районы «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә Лисичанскига салкын асфальт, төзелеш материаллары, эчә торган су һәм азык-төлек тутырылган фура җибәрде. Лисичанскины торгызу өчен төзелеш материаллары белән фураны Кайбыч районы халкы да җыйган. Тагын бер машина – 20 тонна алты метрлы такта Лисичанскига Теләче районыннан китә, ә 20 тонна нарат тактаны Рубежноены торгызуга Чирмешән муниципаль районы илтә.

Гуманитар миссиягә Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да үз өлешен кертте. Бу юлы социаль учреждениеләргә канцелярия товарларыннан тыш яшьләр белән эшләү методикасын, шулай ук футбол формаларын да тапшырачаклар.

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм ТР Студентлар лигасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби госпитальләргә һәм тыныч халыкка гуманитар йөк төялгән тулы бер фура җыйдылар. Бу – УАЗ автомобиле, генераторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, питбайк, 3 кубометр борыс, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, урын-җир, медикаментлар,  кием-салым. Йөкнең төп өлешен Татарстан югары уку йортлары көче белән җыелган.  Билгеле булганча, Татарстанда «Пилотсыз авиацион системалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев һәм Республика студентлар лигасы җитәкчесе Шамил Якупов, шулай ук Кайбыч һәм Баулы районнары башлыклары озатып бара.

«Бердәм Россия» тарафыннан җыелган гуманитар колонна инде  36 нчы тапкыр җибәрелә. 2022 елның февраленнән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында 262 йөк машинасы җибәрелгән. Бу 4 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading