«Казлар йомырка басып утырганда сөннәт ясатырга ярамый дия иде әнием. Борынгылар әйтеп калдырган бу сүзләрнең мәгънәсен табиб буларак анлатып узам» - уролог нәрсә ди?
Ир бала тәрбияләүче әти-әниләр нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш? Балалар республика клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгече, югары квалификацияле балалар хирургы, уролог-андрологы, РФ һәм ТР атказанган табибы Рәшит Салих улы Байбиков “Шәһри Казан” газетасын укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
– Рәшит Салихович, күп кенә әти-әниләр бала тууга сөннәт ясата. Медицина күзлегеннән караганда, 3 яшькә кадәр балага сөннәт ясарга ярамый, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Сөннәтне кайчан ясату хәерле?
– Сөннәткә утырту ата-бабаларыбыздан калган матур йола. Элек, авылларда, бу эшне бабачылар башкара иде. Алар 5-6 яшьлек балаларны сөннәткә утырттылар. Сонгы елларда халык дингә кайтып, бу әйбергә зур әһәмият бирә башлады. Ләкин бер чиктән икенчегә сикерергә омтылу бара. Ни кызганыч, кайбер гаиләләр бу эшне тизрәк ясатырга ашыга. Яшь әти-әнине әти-әнисе, әби-бабайлары ашыктыра, наркозсыз гына ясатырга кирәк, вакытында эшләтегез, диләр. Бала кечкенә чагында хәтерләми, авыртуны да сизми, ничек салсаң, шулай ята, диләр. Яңа гына дөньяга килгән бала болай да шок хәлендә була, нигә кабат аның хисләре белән уйнарга?! “Авырта”, - дип әйтә белмәсәдә, кечкенә булып онытсада, баланың киләчәгендә бу тирән эз калдырырга мөмкин. Бүгенге көндә Ислам илләрендә бу операция төрле яшьтә ясала. Төркиядә, мәсәлән, – 8-13, Иранда (Персия) – 3-4, Малайский архипелагта – 10-13, шәһәр җирендә яшәүче гарәпләр – 5-6, авылда яшәүчеләре 12-14 яшьтә ясатырга гадәтләнгән. Ә без ашыгабыз! Американы куабыз ахрысы. Америкада, мәсәлән, кайбер бала тудыру йортларында, бала туган көнне яки икенче көнне балалар хирурглары түгел, урологлар да түгел, акушеркалар махсус җайланма белән кыстырып кисеп алалар. Аннан кайтып безгә мөрәҗәгәть итүче якташларыбыз аз түгел: тигез киселмәгән, матур эшләнмәгән, бер ягы артык киселгән, бер ягы киселеп бетмәгән, нинди генә очраклар күререгә туры килми. 3 яшькә хәтле ясарага ярамый, дип кистереп әйтмибез. План белән, наркоз белән эшләнә торган операция буларак, республиканың балалар клиник хастахәсендә без балага 3 яшь тулганда ясый башлыйбыз һәм 18 яшькә кадәр эшлибез.
– Кайбер шәхси клиникаларда сөннәт ясатканнан соң, дөрес эшләнелмичә, кабаттан сөннәт эшләтүчеләр бар, диләр. Шул ук вакытта кайбер әти-әниләр сөннәт ясатыр өчен табибны өйгә генә чакыра. Бу уңайдан нәрсә әйтер идегез?
– Республиканың берничә район үзәк хастахәнәсендә, Казанда урнашкан шәхси клиникаларда әлеге төр операцияне наркозсыз гына ясау очраклары бар. Хәттә, табиблар өйгә килеп, 1-2 айлык балаларга антисанитария шартларында операция ясау күзәтелә. Мондый криминаль операцияләрдән соң, ярадан кан агу һәм төрле катлаулы очраклар белән безнең республика клиник балалар хастахәнәсенең урология бүлегенә мөрәҗәгәть итәләр. Ай саен шундый берничә баланы дәваларга туры килә. Кайберсенең киселеп бетмәгән, ә кайвакыт дөрес ясалмый, нәтиҗәдә, безгә яңадан операция ясарга туры килә. Әти-әниләргә киңәшем шул, бу операция эшләтергә уйлыйсыз икән, иң башта уролог-андролог табибына күренергә кирәк. Кайбер очракларда әлеге операцияне гомумән ясарга ярамый, кайбер очракларда билгеле бер яшькә җиткәч, соңрак ясалырга тиеш. Балада тумыштан төрле аномалияләр булырга мөмкин: мәсәлән гипоспадия, эписпадия, “яшерен” җенси әгъзасы һәм башкалар. Балага урология буенча планлы башка операцияләр кирәк булып, икесен бергә ясарга туры килгән очраклар да бар. Шуңа күрә, баланын ничек сиюенә игьтибар итүдән башлап, өй шартларында гына криминаль сөннәтләүләрне туктатып, адым саен ачыла торган лицензиясез эшләүче шәхси клиникаларда ясатмыйча, баланы төрле яктан тикшереп, бөтен анализларын карап эшләүче белгечләргә мөрәжәгать итсеннәр иде дигән фикеремне табиб буларак әти-әниләргә җиткерәсем килә. Шунысын да әйтеп китәсем килә, нинди бай Персия култыгы илләрендә яшәүчеләр бу мөһим процедураны бары тик профессиональ хирургларга гына ышанып һәм стационар шартларында гына ясата. Ә ярлы илләрдә бабачылар, хәтта, чәчтарашлар да ясый.
– Элек әби-бабайлар балаларга сөннәтне тавыклар йомырка салмаган чорда, так яшендә ясатырга, дип әйтә торган булган.
– Казлар йомырка басып утырганда сөннәт ясатырга ярамый дия иде әнием. Борынгылар әйтеп калдырган бу сүзләрнең мәгънәсен табиб буларак анлатып узам. Язгы чорда пластик, косметик операциялардән соң тән ярасы келоидлы рубец белән төзәлергә мөмкин. Ләкин бу очракта, 33 ел эшләү дәверемдә, мондый куркыныч булганы юк. Ел давамында ата-аналар мөрәжәгать итәләр, ел дәвамында бу операцияне ясыйбыз. Так яшькә килгәндә: кайбер ата-аналар безгә 3 яки 5 тулды, дип киләләр. Ә кайберләре 2 тулып 3 белән барганда яки 4 тулып 5 белән барганда, дип килә. Безгә, хирурглар өчен аерма юк. Кем ничә яшендә тели һәм өлгерә бит. Кемдер 40 яшендә мөрәжәгать итә, кемдер 99 яшендә генә өлгергән (мәсәлән, Ибраһим пәйгәмбәр).
– Кечкенә баланың төнлә астына җибәрүе гадәти хәл. Ләкин күпмедер яшьтән соң балалар асларына сиюдән туктарга тиеш. Балага ничә яшь тулганнан соң ата-ана бу проблема белән табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– Биш яшьтән узган балаларның төнлә үзләре дә сизмәстән кече йомыш үтәүләрен энурез дип атыйлар. Кешелек дөньясы өчен бу авыру ят түгел. Ул элеккеге заманнарда да һәр халыкта булган. Энурез турындагы беренче искәрмәләр X гасырда персид галиме, табиб Абу Али ибн-Сина “Табиб фәне кануннары” язмаларында очрый. Саннарга килгәндә, бүген Татарстанда биш яшькә кадәрге 55 мең бала исәпләнә. Аларның якынча 8 меңендә энурез күзәтелә. Галимнәр бу авыруның геннар аша аутосом-доминант төр буларак күчүен раслаганнар. Әгәр әни кеше балачагында энурездан интеккән икән, бу гадәтнең аның сабыена күчү куркынчы 42 проценты тәшкил итә. Әтисеннән 39 процент очракта күчәргә мөмкин. Әгәр әтисе дә, әнисе дә кечкенә чакларында асларына җибәргән булсалар, балаларында 77 процент очракта энурез булуы бар. 13-14 яшьлек балалар арасында памперс киеп йөрүче, памперс киеп йоклаучылар да аз түгел. Статистик мәгълүматлар буенча, 5 яшьлек балаларның 15 процентында астына сию очрагы теркәлә. 7 яшькә кадәргеләрнең 10 проценты атнасына 3 тапкырдан артык урын-җирен «юеш»ләтә. 18 яшьлекләрдә, олыларда энурез 1-1,5 процент күзәтелә. Бу авыру кызларга караганда малайларда 1,5-2 тапкырга күбрәк була. Әйе, энурез үзеннән-үзе дә узарга мөмкин дигән фикер яши. Энурезга китергән сәбәпләрнең күп булуын исәпкә алсаң, ата-аналар бала 5 яшькә җиткәнче чаң сугарга тиеш. Авыруны вакытында дәваласаң яхшы. Моның өчен беренче чиратта, авыруны китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларга, аларны бетерергә кирәк. Кайбер очракта бу авырудан котылу өчен бер дару гына җитми, комплекслы тикшеренү, дәвалану узарга туры килә. Нәтиҗә булсын өчен иң мөһиме – сыеклыкны дөрес куллану һәм бәвел бүленеп чыгу системасы җайлашуына китерергә кирәк.
– Кайбер балалар бик еш сия, бу сидек капчыгында проблема бар дигәнне белдерәме?
– Әлбәттә, сидек капчыгы ялкынсынуы очрагында бала ешырак сия башлый, сидек исе, төсе үзгәрә, анализлары начаралана. Тумыштан еш сигән очракта тумыштан булган төрле авырулар, тайпылышлар барлыгын истә тотырга кирәк. Ана карынында һәрбер туачак бала хәзер кимендә 3 тапкыр ультратавыш белән диагностикалау тикшеренүен үтә, аннан, туганнан соң билгеле һәм тәләп ителгән вакытларда тикшерүләр уза. Вакытында сидек анализларын биреп, тикшерелеп, табибларга күренеп торырга кирәк.
– Кечкенә балаларда цистит буламы?
– Кызганычка каршы, сидек капчыгы ялкынсынуы, хәттә сидек юлындагы ташлар да 1 яшькә кәдәрле балаларда да очрый. Тумыштан сидек юллары тар булган очракта, сидек үтүенә комачаулаган төрле сәбәпләр, метаболик бозылулар, инфекция авырулар китереп чыгара. Сидек капчыгы ялкынсынуы малайларга караганда кызларда 3 – 5 тапкыр ешырак очрый. Сөннәтләнмәгән баланың ачылмаган тире каплавычы эчендә җыелган биз секреты смегмада бактерияләр жыела һәм үсә, инфекциядән тыш, төрле онкология авырулар да тудырырга мөмкин. Сөннәтсез ирләрнең хатыннарында аналык муентыгы рагы очраклары күберәк. “Дерматология архивы” дигән журнал үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, сөннәтле ирләрнең венерик авырулары (сифилис, гонорея) 3 тапкыр, СПИД авыруы афәте 6 тапкыр кимерәк очрый.
– Ир бала үстерүче әти-әниләргә уллары сәламәт булып үссен өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
– Ата-бабалардан калган йоланы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, милләтне саклап калу һәм шул ук вакытта баланың киләчәктә дә сау-сәламәт булуын, гаиләсенең бөтенлеге, сәламәтлеге турында алдан уйлап, тиешле шартларда сөннәткә утырту һәр ата-ананың изге бурычы. Сөннәткә утырту – сексуаль тормышның сыйфатын һәм озынлыгын арттырыр өчен дә иң яхшы ысул дип санала. Гомумән, баланын ничек сиюенә игьтибар итүдән башлап, үсә торган җенси органнарын ялкынсынусыз, җәрәхәтләрсез формалаштыру, вакытында табибларга күренеп торырга өйрәтеп үстерүбезнең максаты – сәләмәт һәм бәхетле онык һәм оныкчыклар булдыру безнең киләчәк буыннарыбызның исәнлеге дигән сүз. Сәләмәт бала – сәләмәт ир – сәләмәт ил!
Комментарийлар