Алда безне озын-озак яңа ел яллары көтә, шул уңайдан туклану турында сөйләшеп алырга булдык.
Нәкъ менә бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары авырулары кузгалу куркынычы арта, ди табиблар. Озакка сузылган ялларда ничек тукланырга, яңа ел төнендә нәрсәне ничек ашарга? Бу һәм башка сорауларга җавап “Әйдә, сөйләшәбез!” проектының чираттагы чыгарылышында! Студиябездә кунакта исә нутрициолог Чулпан Мөслихова.
Подкастыбызның берничә файдалы һәм кызыклы өлешен әлеге язмада тәкъдим итәбез, ә тулы видеоны куар-код аша карый аласыз.
– Яңа ел көненә һәм төненә ничек әзерләнергә?
– Бу датаны без зарыгып көтәбез: көннәрне саныйбыз, 1-2 атна кала табын турында уйлана башлыйбыз, кибетләрдә чабышабыз! Гомумән, әлеге бәйрәмне бик күп кеше зур өстәлләр корып каршы алуга ияләнгән. Шуңа күрә ашыкмый гына, акрын гына яңа елга әзерләнергә киңәш итәр идем. 7-10 көн кала хатын-кызлар борчу-хафага бирелә башлый, аннары өстәл-кунаклар дип тә стресска бата. Төнге 12 җиткәч, бөтен гаилә белән арып-талып өстәл артына җыелу шулай ук дөрес түгел, әле көн дәвамында юньләп иртәнге-кичке ашлар да ашалмаган булса, организм зур стресс кичерә! Көн дәвамында дөрес итеп тукланырга һәм күбрәк хәрәкәтләнергә онытмагыз бу көнне. Мисал өчен, тауда чана-чаңгы шуыгыз.
– Традицион ризыкларны җиңеләйтеп, файдалы итеп ясарга мөмкинме?
– Әлбәттә! Кышкы салат тәмлерәк булсын өчен кеше майонезны күбрәк сала. Дөрес тукланасыгыз, ашказанына яңа ел төнендә авырлык китерәсегез килмәсә, үз порциягезгә генә, мәсәлән, йогуртка гәрчич һәм лимон салып, болгатырга була. Шулай ук майонезны каймак белән алыштырырга мөмкин. Бәлеш пешерәсез икән, тавык итен куллансагыз, яхшырак була. Кичке якта бәрәңгесен әрчеп, суга салып куйсак, артык крахмалдан арыначакбыз. Бу бигрәк тә шикәр авырулы кешеләр колагына. Өстәлгә исә колбасаның яки итнең дә иң майлысын түгел, итлерәген куярга мөмкин. Безнең татарларда шундый стереотип бар – “Никадәр ризык майлырак – шул кадәр тәмлерәк”... Бу дөрес түгел, җәмәгать!
Беләсезме, хәтта традицион пилмәнгә дә файда өстәп була. Эре бөртекле оннан ясалган камырга бары тик блендердан чыгарып шпинат согы салып болгатасың. Беренчедән – матур, икенчедән, файдалы булачак, чөнки клетчатка арта. Әлеге пилмәннәрне чыршы сыман матур итеп салып, каймак белән бизәп бирсәң, эстетик ләззәт аласың һәм аңа карагач, төкерек барлыкка килә башлый, бу исә ризыкны яхшы итеп эшкәртергә ярдәм итә. Искәртеп узасым килә, ашкайнату системасының эшчәнлеге безнең авыздан ук башлана!
– Тамак туйса да, күз туймый, диләр. Кайчан ашаудан туктарга кирәк икәнен аңлап алырга?
– Башта табынга игътибарыбызны юнәлтик әле. Биредә “баланс”ны сакларга кирәк. Гел зыянлы әйберләр генә куймаска киңәш итәм, өстәлдә җиләк-җимеш, яшелчәләр дә булсын. Шулай минераль су, гади суны да онытмагыз. Баллы суларны эчкәндә аларны гади су белән чиратлаштырып эчәргә кирәк. Без баллы суларны тәмле булганга күрә түгел, ә бокалыбызга салып куйганга эчәбез. Эчемлекләр турында сүз киткәч, әйтеп узасым килә, тукланганнан соң да ашыйсы килү теләге бетми икән, су эчеп куегыз. Бәлки сезнең ашыйсы килү теләге гомумән юктыр, ә организмга нибары гади су гына җитеп бетмидер?!
Шулай ук зур тәлинкә белән ашамаска һәм аны буш тотмаска киңәш итәр идем. Мисал өчен, бер-ике кабымлык алып куегез. Әле кунакта булсаң, бигрәк тә чит-ят, яңа ризыкларны татып, ашап карыйсы килә бит ул. Дөрес туклану режимы кыйммәтле ризыклардан гына тормый. Ул элек әби-бабаларыбыз ашаган, гади ашаудан тора. Тамак туйганын сизеп аласыз икән, шунда ук өстәл яныннан читкә китеп торыгыз. Физик хәрәктә, бию, төрле уеннар да кирәк. Ризыктан ала торган хис-кичерешләрне башка җирдән алырга өйрәнегез!
– Каһвә белән чәй турында да сорыйсы килә. Ашаганнан соң ук эчемлекләрне кулланмаска кушалар, бу дөресме?
– Карт әби-бабаларыбызны күз угында тотып әйтсәк, алар ашаганнан соң шунда ук чәй эчми иде. Алар яки тукланганчы чәйләп ала иде, яки ашап берничә сәгать вакыт узгач. Ял итеп, ятып алгач, йөреп килгәч, чәй эчә торган була олылар. Чәй, каһвә, хәтта суны да ашаганнан соң ук эчү зыянлы. Әлеге эчемлекләр ашказанында бүленеп чыга торган сокларны киметә, ризыкларны эшкәртә торган кислотага йогынты ясый. Әлбәттә, 100 мл гына чәй яки каһвә эчү артык зыянлы түгел, әмма без алай гына кулланмыйбыз бит аларны...
Гел игътибар итәм, күбесенчә пакетлы чәйләр кулланырга яратабыз. Тиз, уңайлы, сүз дә юк, әмма зыяны бик зур! Бәлки аның кабы эчендә чиста, әйбәт чәй салынгандыр, тик әлеге пакетны кайнар суга салгач, токсиннар һәм канцерогеннар бүленеп чыга. Алар исә безнең баш миен “юләрләндерә” һәм начар авырулар килеп чыгу өчен бер сәбәп булып тора.
– Яңа ел ялларында агуланган кешеләр дә бик күп. Бәйрәмнән соң калган ризыкларны нишләтергә? Кайсысын ничә көн эчендә ашарга кирәк?
– Соуслы, майонезлы ризыкларны, әйтик, салатларны икенче көннән дә артык калдырырга ярамый. Без әрәм булмасын дип, аларны атналар буе ашарга мөмкинбез. Ни өчен без үзебезнең ашказанына чүп чиләгенә караган сыман карыйбыз? Әчи башласа да, ризыкларны ташларга жәллибез, ә үз сәламәтлегебзне кызганмыйбыз?! Шуңа күрә ризыкларны күп күләмдә түгел, кирәк кадәрен генә әзерләгә киңәш итәм. Мәсәлән, табынга утырып бер ашыйсың һәм икенче көнне тагын бер капкалап аласың, бетте. Атна буена җитәрлек итеп әзерләргә кирәкми.
Шулай ук беренче гыйнвар иртән торуга табын артына утырырга ярамый. Беренче эш итеп җылымса су эчеп куярга тәкъдим итәм. Иң мөһиме – кичке, соңгы тапкыр ашаудан иртәнге ашка кадәр кимендә 12, 5 сәгать узган булырга тиеш. Шушы вакыт аралыгында ашказаны булган ризыкларны эшкәртеп, үзләштереп бетерсен. Әгәр ашказанында калдык ризык өстенә тагын ризык саласыз икән, алар бергә кушылып, череп ятачак. Бу исә агулану процессына китерергә дә бик мөмкин!
Нутрициологтан теләк вә киңәшләр: Якынлашып килүче өр-яңа ел белән, дуслар! Үзегезне һәрвакыт беренче урынга куегыз. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, ниндидер бер тылсымлы төн өчен генә аңа зур зыян салмагыз. Бәйрәмнән соң ашказанына бераз ял бирегез. Кызыл иттән, майлы һәм кыздырылган ризыклардан баш тартып торыгыз, парда пешерегез. Балык, тавык, күркә итләрен рационыгызга кертеп җибәрегез. Шулай ук су эчү режимын көйләгез, һәрвакыт җылымса су эчәргә тырышыгыз. Көндәлек тормышта әйләндереп алган стресска бирешмәгез, ул да ашказанына һәм сәламәтлеккә зур зыян сала. Кыскасы, яңа елны бәхетле, сау-сәламәт булып каршы алыйк һәм үткәрик!
“Соуслы, майонезлы ризыкларны, әйтик, салатларны икенче көннән дә артык калдырырга ярамый. Без әрәм булмасын дип, аларны атналар буе ашарга мөмкинбез. Ни өчен без үзебезнең ашказанына чүп чиләгенә караган сыман карыйбыз? Әчи башласа да, ризыкларны ташларга жәллибез, ә үз сәламәтлегебзне кызганмыйбыз?! Шуңа күрә ризыкларны күп күләмдә түгел, кирәк кадәрен генә әзерләгә киңәш итәм. Мәсәлән, табынга утырып бер ашыйсың һәм икенче көнне тагын бер капкалап аласың, бетте. Атна буена җитәрлек итеп әзерләргә кирәкми!”
Комментарийлар