16+

Татарстанда талпан кадалу кимегән, әмма тычкан бизгәге очраклары арткан

Быел талпан кадалу очраклары, узган ел белән чагыштырганда, якынча 1,5 тапкырга кимегән.

Татарстанда талпан кадалу кимегән, әмма тычкан бизгәге очраклары арткан

Быел талпан кадалу очраклары, узган ел белән чагыштырганда, якынча 1,5 тапкырга кимегән.

Хәзерге вакытта 4 968 талпан кадалу очрагы теркәлгән, ә узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 7 149 булган. Белгечләр моны һава шартлары яңгырлы һәм салкынча торуы белән аңлата.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, талпан кадалу очракларының 85 проценты урманнарда һәм бакча-дача участокларында булган. 179 очракта гына (3,6%) талпаннар башка төбәкләрдә (Марий Эл, Башкортстан, Чуашстан республикалары, Самара һәм Киров өлкәләрендә) ял иткән вакытта эләктерелгән.

Белгечләр талпаннарны даими рәвештә инфекцияләргә тикшерә. Тикшерелгән талпаннарның якынча 18 процентында талпан боррелиозы кузгаткычы табылган. Ә талпан энцефалиты вирусы бары тик биш талпанда гына ачыкланган, бу тикшерелгәннәрнең 0,3 процентын тәшкил итә.

Хәзерге вакытта өч талпан боррелиозы очрагы һәм ике читтән кертелгән талпан энцефалиты очрагы теркәлгән. Энцефалит белән авырган кешеләр Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирск шәһәрендә ял иткән вакытта талпан кадалу нәтиҗәсендә зарарланган.

Талпаннарга каршы эшкәртү эшләре тәмамланган диярлек. Барлыгы якынча 3 100 гектар мәйдан эшкәртелгән. Шуның 608 гектары – балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары территорияләре.

Геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) буенча вәзгыять исә катлаулырак. Чөнки узган кышта  карның күп булуы һәм азыкның күп булуы нәтиҗәсендә кимерүчеләр саны арткан.

Ел башыннан бирле бизгәк йоктыруның 190 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда якынча 20 процентка күбрәк һәм уртача күпьеллык күрсәткечтән дә югарырак.

Авыручыларның 75 проценты бизгәкне урманнарда яки бакча участокларында йоктырган. Белгечләр әйтүенчә, күпләр шәхси саклану кагыйдәләрен үтәми: очраклы чыганаклардан су эчә, урманда юылмаган җиләк-җимеш ашый, пикник вакытында кулларын юмый.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бизгәккә каршы вакцина юк. Шуңа күрә төп саклану чарасы – табигатьтә һәм бакчада эшләгәндә шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading