Вакытлы матбугатны кулга алсам, анда аның турында мәкалә язылган.
Зәнгәр экраннарда аның белән интервьюларны, әңгәмәләрне күрсәтәләр, радиоалгычтан республикабыз авылларында, район үзәкләрендә узасы концерт программалары турында игълан итәләр... һәм менә тагын... бер танышымның статусында – ул... Үзе иҗат иткән шигырен укый. Ә йөзеннән нур бөркелә.
Матур эчтәлекле шигырьләре, патриотик рухтагы җырлары бар икәнен белә идем, ләкин әлеге шигырьләрне туплап китап итеп бастырганын әле беренче күрүем. Тиз арада китабын кулга төшереп, барлык әсәрләре белән дә якыннан танышып чыкканнан соң шундый фикергә килдем: олы йөрәкле, ватанпәрвәр бу егет турында райондашлар да белергә тиеш...
Шулай булды да: очрашу көне билгеләнде, әзерлек эшләре башланды, табигатьнең иң гүзәл урыннарының берсе – Татарстанның ерак Мөслим районы Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗевның Апаска килүе турындагы игъланнар, афишалар төрле сайтларга урнаштырылды.
“Санаулы көн тиз уза”, диләр. Килеп җитте ул көн һәм Апас үзәк китапханәсе, ишекләрен киң итеп ачып, 30 тапкыр махсус хәрби операция зонасына егетләргә гуманитар ярдәм илтеп тапшырган, бик күп тапкырлар хәйрия концертлары оештырган, волонтерлык хәрәкәте активисты, “Игелеккә бер адым” хәйрия фонды җитәкчесе, “Егет без” төркеме җитәкчесе, үз туган авылы, Мөслиме, Татарстаныбыз, татар телебез, татар милләте өчен янып-көеп яшәүче, “Егет без” китабының авторы – гади авыл егете Рүзәл Минһаҗевне каршы алды.
Тормышның тәмен, яшәүнең ямен тоеп туган авылында әти-әнисен тәрбияләп яшәүче, бар галәмгә бары тик яхшылык кына теләп гомер сөрүче, ярдәмчел, ачык йөзле һәм ачык күңелле кунагыбызны апаслылар да алкышларга күмеп каршы алдылар. Кемнәр генә юк иде алар арасында: районыбызның китап укучылары да, китапханәчеләр дә, җитәкчеләр дә, балаларын махсус хәрби операция зонасына озатучы әниләр дә, мөмкинлекләре чикле булган райондашлар да – барысы да Рүзәл белән якыннан аралашырга, аның белән танышырга дип, китапханәбез залына җыелышканнар иде. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән кайбер сорауларга Рүзәл Минһаҗев үзенең шигырьләре аша җавап бирде. Аның иҗатын тамашачылар тын да алмый күзәттеләр.
Кичәдә, билгеле инде, төрле темалар кузгатылды. Рүзәлнең бала чагы, Мөслим, Метрәй авылы турында да, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләп яшәгән вакытлары турында да сөйләшенде. КВНда уйнаган вакытлар – яшьлек еллары да исенә төште аның. Шулай ук үзенең күңеле аша актарылып чыгып халык күңеленә барып җиткән тирән мәгънәле шигырьләренә дә тукталдык. Очрашуыбызның иң хәтердә кала торган мизгелләре, әлбәттә инде, МХО темасы... 30 тапкыр яу кырындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм җыюны оештырып кына калмыйча, туган як күчтәнәчләрен, туган як сәламнәрен аларга үз куллары белән илтеп тапшыручы да бит әле ул Рүзәл. “Туганнардан да якынрак кешеләргә әйләнгән егетләрне югалтуның авырлыгын белсәгез иде сез, дуслар. Бик авыр... Алар барысы да минем исемдә. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк”, – диде ул үз чыгышында.
Залдагы барлык тамашачыны да тагын бер кат уйга калдырды, елатты Рүзәл. Бүгенге көндә МХО да хезмәт итүче егетләрнең аналары бер-бер артлы урыннарыннан торып чиксез рәхмәтләрен ирештерделәр үзенә. Үз теләге белән яу кырына киткән Алмаз Нигъмәтулинның әнисе Рамилә Гобәйдуллина кунагыбызга чын күңелдән матур, изге теләкләрен ирештерде, аның иҗаты белән кызыксынуы һәм социаль челтәрләр аша Рүзәлне күзәтеп баруы турында сөйләде. Шулай ук күптән түгел газиз баласын – Салаватын махсус хәрби операция зонасында югалткан Фидания апа Мөхәммәтшина да күз яшьләре аша хәбәрсез югалган егетләрне эзләүдә күп көч куйган өчен, гуманитар ярдәм җыюны һәрдаим оештырып торганы, матур иҗаты өчен барлык аналар исеменнән олы рәхмәтен ирештерде. “Кайда гына йөрсәң дә Ходай сине саклап йөртсен, башлаган һәрбер эшең дәвамлы булсын. Кылган гамәлләрең, яхшылыкларың үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Шушындый ул тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әниеңә бик зур рәхмәт”, – дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Апас Үзәк китапханәчеләре тарафыннын әлеге чарага әзерләнгәндә яу кырындагы райондаш егетләребездән видеоязмалар да тупланып куелган иде. Әлеге язмада алар әниләренә, туганнарына, туган якларына булган ярату, сагыну хисләре турында сөйлиләр. Язманы экранга куеп җибәрү белән балалары яу кырында булган аналар, билгеле инде, сабыр гына үзенең баласыннан хәбәр көтә башлады. Тын да алмый бәгырь җимешенең сүзләрен тыңлады алар. Ә күзләре... яшь белән тулды. Ул күз яшьләре үзләрендә баласы өчен горурлыкны да, өзелеп сагынуны да, борчылуны да, әйтеп бетермәслек шатлыкны да сыйдырган иде. “Әле дә ярый бу чарага килгәнмен. Балам белән очраштырырга җай тапканыгыз, безгә шушындый көтелмәгән сюрприз оештырганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә, кызлар”, – дип елый-елый рәхмәт сүзләрен ирештерделәр әниләр.
Рүзәл Минһаҗевның тормышчан шигырьләре, туган ягына багышланган җырлары, кызыклы сораулар һәм шул сорауларга төгәл җаваплар белән үрелеп барган кичәдә чыгыш ясаучылар да, матур күренешләр дә күп булды. Апас районы Морзалар авылы китапханәчесе Гөлназ Гатауллина шул авылның волонтерлары белән берлектә үз куллары белән әзерләгән күчтәнәчләрне: дронга каршы сеткалар, азык-төлек продукциясе, көнкүреш кирәк-яраклары, тәмле чәйләрне тапшырды, районыбызның Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбе укучылары язган хатлар да биредә тапшырылды. Әлеге хатларны егетләребез туган яктан килеп ирешкән сәлам итеп кабул итсеннәр иде.
Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләп куйганнар иде. Аны Апас районы китапханәләр системасы җитәкчесе Ахманова Гөлчәчәк Назыйм кызы бик матур сүзләр әйтеп тапшырды. “Рүзәл! Бүген безнең белән булганың, шундый җылы очрашуны оештырырга теләктәшлек белдергәнең өчен барлык апаслылыр һәм шәхсән үз исемемнән олы рәхмәтемне җиткерәм. Мөслим – Апас дуслык күпере өзелмәсен, очрашулар кабатланып торсын. Иҗатыңны яратабыз, үзеңне хөрмәт итәбез! Һәрвакыт шундый ачык йөзле, киң күңелле, гади авыл егете булып кал. Безнең күчтәнәчләрне егетләргә алып барып тапшырсаң иде”, – дип тәмамланды аның чыгышы.
Китапханәбездә узган һәрбер чарада диярлек катнашучы Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсип улы Мингазиевның да Рүзәл Минһаҗевка истәлекле бүләге бар иде. “Яшәү рәвешеңә, кылган гамәлләреңә, иҗатыңа һәм үзеңә чиксез соклануымны белдерәм һәм район башлыгы Айрат Габделхак улы Җиһаншин имзасы белән имзаланган Рәхмәт хатын тапшырам. Киләчәктә дә иҗатыңның гөрләп баруын телим, сине һәм үзеңнең төркемеңне районыбызның мәдәният йортларында концертларың белән көтеп калабыз. Илебезгә тынычлык, барыбызга да кайгы-хәсрәтсез көннәр телим”, – диде ул.
Әйе, шулай булсын иде! Дөньяларыбыз тынычланып барлык якыннарыбыз да төзек гәүдәләре белән туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде. Сабыйлар яраткан әтиләрен, сөйгән ярлар тормыш иптәшләрен, әниләр газиз балаларын хәере белән тизрәк каршы алсыннар иде.
.JPG)


Апас Үзәк китапханәсе китапханәчесе
Шәйхетдинова Римма.
Комментарийлар