— Үзем дә шаккаттым! Аллаһы Тәгалә булышкандыр. Казанда уку дәверендә дә Чаллыга, яраткан театрыма кайтып рәхәтләнеп спектакльләрдә уйнарга өлгерә идем. Ә иртән укырга... Филология да барды, Казандагы уку да, театр да тик тормады. Берсенә дә хилафлык килмәде, авыр булмады. Аннары инде бары театр белән генә яши башладым. Мин характерная актриса. Режисёрлар да еш кына шундый рольләр бирә башлады. Илгиз Зәйниев Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» әсәрендә Смеральдино ролен бирде. Тәнкыйтъчеләр тарафыннан бу образ югары бәяләнде һәм «Тантана» премиясе дипломанты булдым.
— Ә актёр нинди булырга тиеш?
— Актёр һәрчак эшләп торырга тиеш. Урамга чыккач та, кая барсам да кешеләрне күзәтәм мин. Моның пластикасын истә калдырырга кирәк, моның карашын отып ал... Мин барысын да үз багажыма җыеп, теркәп барам. Персонаж тудыра башлагач чыга алар. Әмма артист булу — ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән табигый сәләт. Бөтен кеше дә артист була алмый.
— Артист кеше ничек кенә яхшы уйнаса да, сәхнәдә харизмасыз бернишләп булмый. Булган сәләткә өстәп белем алу — ул аны шомарту, үстерү генә; осталыгыңны арттыру. Артистның белемле булуы мөһим. Уку дигәннән, кеше һәрвакыт укырга, үзен яхшыртырга омтыла. Ә эшләгән кеше нишли? Шомара! Чалгыны янап торсаң гына ул үткен була. Безнең театрда төрледән-төрле мастер-класслар үткәрелә. Күптән түгел «Театр Наций» (Мәскәү) тарафыннан лаборатория оештырылды һәм без дә анда катнашу бәхетенә ирештек. Мәскәүдән килгән режиссёр белән берлектә Гаяз Исхакый драмасына нигезләнеп Динә Сафина язган «Мөгаллимә» әсәре буенча эскиз тәкъдим иттек. Бу да безнең өчен зур мәктәп булды.
— Мин үземчә артистларны ике категориягә бүләм. Беренчесе: уйнаганнан соң да роль эчендә булып, әле өйдә дә шул образда яшәүче. Икенчесе: сәхнә артына чыккач та рольне онытып, гадәти хәләтенә күчүче. Син кайсы категориядә?
— Беренчесе. Әле рольнең катлаулылыгына да карап. Быел 2 нче февральдә минем иҗатыма 20 ел тулды. Менә роль бирәләр миңа, минем өчен шул ук көнне эш башлана. Гаиләне читкә куям, мин рольгә батам. Чөнки рольне эшләгәндә ул сиңа да, тамашачыга да кызыклы булырга һәм кабатланмаска тиеш. Син образның психологик халәтен, пластикасын уйлыйсың һәм ул сине җибәрми. Миңа образларым буенча фикерләр төнлә килә. Йоклый алмыйча шуны уйлап, торып йөрим. Аннары шуны ипләп кенә сәхнәгә чыгара башлыйм. Миңа күбрәк Зөлфәт Хәким әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнарга туры килде. Аның әсәрләре гади генә түгел, аларда ниндидер мистика да бар. Һәм мин нәкь шул образларны өйгә алып кайта идем. Мин эшемнең фанатигы.
— Шундый булуыңнан гаиләң зыян күрмиме соң?
— Юк, алар ияләшкән инде. Кияүгә чыкканда иптәшемә «Руслан, син артистка өйләнәсең», — дидем. Җавабы кыска булды — «Мин беләм». Чөнки ул мине театрда тапты. Бер спектакльгә килгәч мине күреп калган һәм гашыйк булган. Номерымны табып танышты. Без инде гастрольгә дә чыгып китәбез, укыган вакытта Казанда да яшәргә туры килде миңа. Кыскасы, өйдә тормадым. Шуңа балабызны тәрбияләү дә күбрәк аның җилкәсенә төште. Ниндидер бәйрәм икән — алар икәү, мин юк. Чөнки мин эштә, халыкка хезмәт итәм. Алар мине аңлый, мин шуңа рәхмәтле.
— Спектакль турында уңай яки тискәре фикерләрне ничек кабул итәсең?
— Мин икесен дә кабул итәм. Чөнки бу тамашачылардан табигый реакция. Минус икән — без аны төзәтергә тырышабыз. Мактыйлар икән — тагын да канатланып эшлисең.
— Ничә дистә ел уйнаган артистлар да каушый, бу фикерне күп ишетергә туры килде...
Комментарийлар