Грим бүлмәсе ишеген шакып, “Кер, балам” сүзләрен ишеткәч рәхәт булып китте. Әңгәмәдәшем яңа спектакль репетициясе алдыннан иртән күрешүне үзе билгеләде.
Әкренләп гримеркага калган актрисалар да килә башлады, яшь артистлар ишек шакыды. Актриса белән әңгәмә кору өчен моннан да идеальрәк урын була алыр идеме икән? Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина белән моңа кадәр аралашканым булмаса да, күптәнге танышлар кебек җылы, рәхәт очрашу килеп чыкты.
– Халидә апа, 40 елга якын эшләү дәверендә сез уйнаган рольләр 60 ка җиткән! Сезнең белән әңгәмәгә әзерләнгәндә театрның сайтына кереп бераз “казындым” да, шунда бер әйбергә игътибар иттем: чит ил авторлары юк диярлек. Ничек уйлыйсыз, татар театрында татар авторларының әсәрләре генә куелырга тиешме икән?
– Без театрны күтәрә башлаган чорда татар теленең дәрәҗәсе бөтенләй түбән төшкән халәттә иде бит. Татар балалары булган мәктәпләргә йөреп уйнадык. Фәрит абый Хәбибуллин безгә “Спектакльне татар теле дәресе кебек алып барыгыз. Без татар телен күтәрергә тиеш!”, - дип әйтә килде. Шуңа репертуарда да күпчелек татар драматурглары иде. Үзебезнең әдәбиятны күтәрергә тырыштык без. Фәрит абый, Нури абыйлар белән бергәләп башлап йөргән театрны бүгенге көндә җитәкләп баручыбыз, театрыбызның баш режиссёры Ринат Мирзахәсән улы Әюпов. Миллилек ягын алга сөрүче, театрны бүгенге көнгәчә югарыга менгерүче – ул Ринат Әюпов. Әйе, чит ил әсәрләрендә уйнау актёрга үсәр өчен яхшы мөмкинлек, әлбәттә. Ә татар тамашачысы барыбер күбрәк үзебезнең милли авторарны, милли әсәрләрне үз итә.
– Ә читтән килгән режиссёрлар белән эшләү ошыймы сезгә?
– Әйе, миңа башка режиссёрлар белән эшләп карау да бик ошый. Ул аерым бер үзгә тәҗрибә. Төрле режиссёрның үз алымы бит. Спектакль чыгарган вакытта күренә инде ул үзенчәлекләр. Менә шулай итеп тәҗрибә туплана, төрле шәхесләр белән эшләргә өйрәнәсең.
– Яшь тамашачы театрында яшьләр генә эшли дип ялгышып уйлаучылар бар. Ә сезнең театрда 20 яшьлекләр дә, өлкәннәр дә. Театрда буыннар арасында мөнәсәбәтләр яхшымы? Үзара аңлашу кыен чаклар булганы юкмы?
– Юк. Мин гомумән яшь артистларыбызга шаккатам. Спектакль чыгарганда автор текстны өстәп куя гына – композитор аңа шунда ук көен дә яза. Шул көйне яшьләр отып алалар да, сәхнәдә үк музыка уен коралларында уйный башлыйлар! Шаккаткыч бит бу. Яшьләребез барысы да оста, сәләтле, шөкер.
– Димәк, театрда дуслык бар?
– Мин заводта токарь булып эшләгән кеше. Анда синең бер генә деталең дөрес булмаса да тулаем механизм туктала иде, чөнки бу команда эше. Театр да команда белән эшли торган урын. Монда артистлар гына түгел, башка бүлекләр белән дә тату булу мөһим. Костюмың әзер булмаса, спектакльдә җырлыйсы көең вакытында кабынмаса берни дә килеп чыкмый дигән сүз бит инде. Шул ук вакытта, тормышта төрле хәлләр булган кебек, коллективта да савыт-саба чылтырамый тормый. Иң мөһиме бу мизгелләрне һәркемгә дә уңай нәтиҗә булырлык итеп узып китә белү. Бу табигый процесс.
– Халидә апа, сез Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театрына нигез салучылар исемлегендә дип горурланып әйтергә була. Ничек һәм каян башланып китте соң бу юл?
– Нефтекама шәһәрендә эшләгән чак иде. Иптәш кызым Зөлфирә нефтяниклар мәдәният сараеның “Ләйсән” ансамбленә йөрде, мине дә шунда чакырды. Барып карадым, анда бөтенесе дә шундый матур җырлый иде. Шунда төрле кешеләр белән таныштым. Энергетик сараена халык театрына артистлар җыя дигән хәбәр ишеттем, мине шунда чакырдылар. “Энергетик” мәдәният сараенда урнашкан халык театры иде ул. Башта мин массовкаларда йөрдем. Икенче ролем - бер байның сөяркәсен уйнарга туры килде. Шуннан соң миңа зур роль бирделәр, Шәмсекамәрне! Ә бит бу рольне миңа юкка гына бирмәгәннәр. “Ләйсән” ансамблен карарга баргач танышкан шәхесләрнең берсе – җырчы Салават абый Хөсәенов иде. Менә ул “Халидә Шәмсекамәрне уйнаса гына мин дә уйныйм!” дигән!
Бу роль белән бәйле тагын бер кызык истәлек бар. Берьюлы кисәк кенә кирелегем килеп, “Нәрсәгә эштән соң арыган килеш азапланып йөрим әле мин?!” дидем дә, бармаска уйлап тулай торактагы бүлмәмә кайтып киттем. Берзаман режиссёр Марс абый Нуртдинов эзләп килгән! Аның мине эзләп килгәнен ишетәм бит инде, шкаф эченә кереп качтым. Китми дә китми генә бит бу. Берзаман “Халидә, чык инде ул шкафыңнан!” дип әйтмәсенме! Шулай итеп мине качкан җиремнән чакырып чыгарды. Менә аннары, эштән соң ничек кенә арыган булсам да, театрга килеп спектакльләрдә уйнаудан тәм таба башладым. Шул халык театрында шактый гына уйнап йөрдем әле. Берьюлы шушы театр белән Уфага гастрольгә баргач шунда миңа бер башкорт актрисасы “Сеңлем, сиңа укырга кирәк”, - диде.
Шул ук көнне миңа күп итеп чәчәкләр бүләк иттеләр, алкышлар тынмады. Йөрәгем дөп-дөп типте! Ул вакыттагы хис-кичерешләрем әле дә саклана төсле. Шушы зур ролемнән соң мине башка театрларга да чакыра башладылар. Ул вакытта Төзүчеләр клубында Альмир Вәлиев исемле бик көчле тавышлы җырчы бар иде, Салават Фәтхетдиновның дусты. Алар Казанда читтән торып укыйлар икән. Шуның белән танышып, сөйләшеп киттем. Альмир да “Сиңа укырга кирәк”, - дия башлады.
Казанның Мәдәният институтына укырга керү өчен ниләр кирәклекне яхшылап аңлатты, кирәкле әсәрләрне тәкъдим итте. Шулар буенча әзерләнеп Казанга имтихан тапшырырга килдек. Ә мин гаризамны башка факультетка язган булып чыктым. Салават белән Альмир институт буйлап мине эзләп йөриләр икән. Болар мине институтның театраль факультеты өлешенә алып киттеләр дә, шунда урнашкан өйрәнү залының ишеген ачып кертеп җибәрделәр. Керсәм – кап-караңгы, берни күренми, сәхнәдәге студентларның шәүләләрен генә күрәм. Карап тордым-тордым да, “Сез дөрес эшләмисез” дип сәхнәгә менә башладым.
Бу бит имтихан вакыты булган икән, залда комиссия утыра. Шуннан соң үзем әзерләп килгән әсәрләрне сөйләп күрсәттем инде. Әнгәм Атнабаевның “Хөббениса әтәче”н сөйләдем, җырладым да. “5”ле куеп чыгардылар. Ә берничә көннән соң булган икенче имтиханга йоклап калдым бит! Шул килеш тә бардым әле мин. Сәгать туктаган булган, шуңа мин, әле иртә дип уйлап, торып әзерләндем дә, институтка килдем. Коридорда беркем юк. Инде барысы да тапшырып бетергән икән. Алай да мине аудиториягә кертеп утырттылар, чөнки изложение язарга кирәк иде. Ләкин вакыт җитмәү аркасында яза алмыйча чыктым. Шулай итеп бу юлы укырга керә алмадым. Шуннан кайтып китәсе килми бит инде, филармониягә киттем. Анда сөйләү, җырлау осталыкларымны күрсәттем.
Ошаттылар! Башкортстандагы эшемнән китеп, шушында Казанга күченеп килергә тәкъдим иттеләр. Канатланып шәһәргә кайттым, эшкә бардым – җибәрмиләр. “Отработка!” диделәр. Шулай итеп кире монда килә алмыйча калдым. Ләкин ул минем өчен үкенечле булмады. Заводта вязальщица эшемне дәвам иттем. Кәефем юк, теләр-теләмәс кенә, эленке-салынкы эшләп йөрим. Берзаман Казаннан шалтырату килде. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының чишмә башында торган Фәрит абый Хәбибуллин мине имтиханда күреп калган икән. “Бу Фәрит абыең. Әйдә Казанга кил, театр оештырабыз бит. Бер елдан читтән торып укырга керергә үзем ярдәм итәрмен, кил генә”, - ди. Казанга килеп, аның белән күрешкәч “Менә Сәхибҗамал килде” дигәне хәтердә. Ул мине шулай легендар Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән чагыштырган икән.
Язмыш – 55 яшьлек юбилеемда Сәхибҗамалның яшь чагын да, олыгайган көннәрен дә уйнарга туры килде, шөкер. 1989 елга кире кайтыйк әле. Минем документлар бит әле һаман Казан Мәдәният институтында иде. Документларны алырга килгәч коридорның икенче башында мин читтән торып укырга җыенган курсның җитәкчесе Мөбәрәков Марсель Салих улы белән очраштык. Ул миңа көндезге бүлеккә имтиханнар тапшырырга тәкъдим итте. Фәрит абый үзе белән киңәшмичә укырга керергә җыенганымны уңай кабул итмәде, билгеле... Укый башладым, яшәргә акча җитми. Эш сорап Фәрит абыйга шалтыраттым инде. “Киләсең икән, трудовой белән киләсең!”, - диде. Менә шулай эшләдем дә, укыдым да. Беренче ролем Илдар Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә”сендә медсестра Роза булды. Труппа бик кечкенә булса да, тырышып, җан биреп эшләдек. 1989 елда труппада Фәрит Хәбибуллин, Нуриәхмәт Сафин, Әлфинур һәм Зәйтүн Яркәевлар, Азат Зарипов һәм тагын берничә артист кына иде. 1987 елда оеша башлаган театр студиясе шулай кечкенә генә адымнар белән үргә менде инде.
– Кайсы гына артистны алсак та, аның үтә дә яраткан һәм бик үк өнәп бетермәгән роле була. Сезнекен беләсе килә.
– Артист тормышым дәверендә төрледән-төрле рольләр уйналды, шөкер. Күптән түгел соңгы елларда чыккан спектакльләрдәге рольләремне барлап утырдым. Әни, әби образлары күп икән миндә хәзер. Мин ул рольләрдә уйнамыйм, ә әнкәйнең авыр тормышын искән төшерәм дә, сәхнәдә шул образга кереп яши башлыйм. Гомумән сәхнәдә яшәү яклы мин. Бу бик авыр, әлбәттә. Чөнки кайчагында ул роль синең белән өйгә дә кайта. Төннәр буе йоклый алмый яткан чаклар бар...
50 яшемдә миңа Ринат Әюпов “Кичер мине, әнкәй” (Рабит Батулла) спектаклендә әни ролен бирде. Шундый яратып уйный идем мин аны. Репертуардан төшмәсә дә, соңгы берничә елда уйналмый әле. Кабат уйнасак шулкадәр сөенер идем. Сәхибҗамал Волжская турында “Яратып туялмадым”га да аеруча җылылык белән карыйм. Ул уйландыра торган спектакльләр.
Бер әйбергә еш игътибар итәргә туры килә: тамашачы уйландыра торган спектакльләрне карарга бик үк яратмый. Шул ук вакытта, комедия уйнасак та сүз әйтүчеләр табыла. “Илдә шундый хәлләр булганда сез көлә-көлә, көлдерә-көлдерә комедия уйныйсыз”, - диләр. Ләкин элек-электән дә бит илдә шундый вәзгыять булганда артистлар бригадалар төзеп, концертлар куеп, спектакльләр уйнап тирә-юньдәгеләрнең рухын ныгыта торган булган. Төшенкелеккә бирелә башлаган күңелне күтәрү мөһим бит. Шуның өчен безнең Кариев театры репертуарында төрле тамашачы сайлап алырлык әсәрләр бар.
– Артист юлының башы балачактадыр инде, Халидә апа?
– Гаиләдә 8 бала идек без, мин төпчеге. Әнкәем Хәдичә, әткәй Мәгъфүрьян. Соңрак кына белдем: әткәебез спектакльләр уйнап йөргән икән, ә әнкәй саратский гармунда уйнаган. Димәк, иҗатка мәхәббәт ул минем канга сеңгән булган. Әнкәйнең “Солдатларны сугышка гармун уйнап озаттым, гармун уйнап каршы алдым”, - дип искә алганы хәтердә. Үскәндә төрле һөнәрләрне үзләштерәсе, сайлыйсы килә иде инде. Яшүсмер чакта физкультура укытучысы булам дип тә йөрдем әле мин. Аннары җырга мәхәббәт уянды. Скакалка башын микрофон итеп тотып җырлаган кыяфәт чыгарып уйнап йөри идем. Гел нәрсәдер эшләп тордым мин, тынгысыз булдым.
– Сез әле хәзер дә шундый кебек.
– Әйе, миңа гел хәрәкәттә булырга, ниндидер яңа әйберләр үзләштерергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Туктап калсам күңелсез була башлый. Шуңа да иҗади тәкъдимнәргә мин һәрвакыт ачык, чакырган җиргә барырга тырышам. Яшь чактан ук шундый булуымны күреп, кинода төшерергә дә чакыралар иде мине. Үзем уйнаган “И раскололся месяц” фильмын яратып искә алам. Кинода төшәргә әле дә яратам. Шул ук вакытта яшьләр белән дә бер дулкында булырга тырышам. Театрыбыздагы яшь артистлар белән минем арада барьерлар юк.
– Әңгәмә тәмамлангач репетициягә кереп китәсез, Халидә апа. Безне тиздән нинди спектакль белән сөендерәчәксез?
– Хәзер без Роберт Миңнуллинга бәйле спектакль чыгарырга йөрибез. Ә 5 ел элек булган юбилеема чыгарасы спектакль репетицияләре вакытында бер кичне Роберт Миңнуллин төшемә керде! Зәңгәр костюмнан ишек төбендә тора, кулында ачык китап. Уянгач иремә сөйләдем. Ул Роберт абыйның миңа китап бүләк иткәнен искә төшерде. Шуны тагын бер кат укыйм дип алдым да, иң беренче битләре ябышып торганны күреп алдым. Ачсам, анда Роберт абый миңа шигырь язган булган икән (Бу мизгелдә әңгәмәдәшемнең күңеле тулды). Роберт абый миңа шулай фатихасын биргән бит.
Кайчандыр бер театрда
Килеп күрешкән идең.
“Мин бит Әтәйдә туган кыз,
Мин бит Илештән!” – дидең.
Илештән генә чыга шул
Безнең кебек затлылар.
Ә затлылар мактауларга
Һәм хөрмәткә хаклылар!
Уйна да уйна әле син,
Эшлә дә эшлә әле!
Сиңа сәхнә бик килешә –
Сәхнәдән төшмә әле!
28.10.2015 Роберт Миңнуллин
Чибәр, сәләтле, мәңге яшь артистка Халидә Сөнгатуллина белән әңгәмәне дә шушы шигырь белән тәмамласак урынлы булыр. Халидә ханымны сәхнәдә күреп сокланырга һәм яратырга гына кала!
Таңсылу Мостафина
Комментарийлар