Әбри Хәбриев (Данияр Галимулла улы Хәбриев) Биектау районы Мүлмә авылында 1984 елның 9 июлендә туган. Укытучы һөнәрен үзләштергән. Аның белән булган әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
- Фикерегезне әйтергә курыкмыйсыз. Берәр кешене үпкәләтермен дип уйламыйсызмы?
- Фикер әйткәннән соң, тәнкыйть дулкыны күтәрелә. Кешеләргә җавап бирсәң: “Тәнкыйтьне кабул итәргә кирәк”, - диләр. Сәхнәдә берничә ел чыгыш ясап тәҗрибә туплаган, бу эш белән шөгыльләнеп, барлык авырлыкларын татыган кешедән тәнкыйтьне кабул итәм. Ә диваннан карап утыручыларныкын, гафу, кабул итмәячәкмен. Бүген сине мактыйлар, иртәгә бетереп аталар. Элек ачу килә иде. Ә хәзер бөтенесенә җиңелрәк карыйм.
- Юмор белән шөгыльләнгән кеше чынбарлыкта бик моңсу, тирән була диләр. Бу сүзләр сезгә туры киләме?
- Әйе. Юаныч, терәк кирәк вакытларым булгалый. Андый кыен чакларны ачып сөйләргә яратмыйм. Бөтен кешенең авыр мизгелләре була, артист халыктан җәлләгәнне көтеп утырырга тиеш түгел. Мин андый алымнарны хупламыйм.
- Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
- Әнинең туган авылына, Балтач районына кунакка кайттык. Куныр авылында яшьләр бәйрәмнәр уңаеннан, өйләргә таралышып, аулак өй ясый иде. Клубта алма төшәр урын да булмады. Дискотекада туган апама: “Яхшы кыз табып бир әле”, - дип әйттем. Ул Гөлчәчәккә күрсәтте. Биергә чакырдым, ризалашмады. Тагын бер кат кыстап карагач, шулай да “Ак каен”га биедек. Өенә озатып куйдым. Аралашып киттек. Хәзер 18 ел бергә, Аллаһка Шөкер.
- Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
- Гаилә коргач, хатын-кыз ир-атны, ир-ат хатын-кызны үзгәртә. Бергә яшәгәч, тормыш иптәшеңнең гадәтләренә яраклашасың. Элек атналар буе сөйләшмичә йөргәнем бар иде. Ачу саклаган вакытлар булды. Гаилә өчен барыбер үзгәрәсең икән. Бу итәк астына кереп яшәү түгел, дөрес аңлагыз. Кешене югалтасың килми, шуңа күрә үз өстеңдә эшлисең. Хәзер без яхшы дуслар кебек бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз.
- Гаиләгездә кем хисапчы? Кайсыгыз акча тота?
- Мине акча туздырмаска нәкъ тормыш иптәшем өйрәтте. Гаиләдә акчаны бүлмибез. Бергә эшлибез, бергә тотабыз. Бөтен акчабыз суыткыч өстендә тартмада. Кирәк-яракларны киңәшләшеп алабыз. Тик төзелеш коралларын сорамыйча алам. Кибеткә кереп бер кадак кына да алып чыкмасам күңелем булмый. Үз коралың белән рәхәтләнеп, курыкмыйча эшлисең бит.
- Исерек машина йөртүчесе сезне бәреп киткән булган. Бу хәл турында да сөйләгез әле.
- Авылга кайттым. Студент вакытлар иде әле. Өйдән чыгып китер алдыннан күңел сизгән, күрәсең, катырак күннән ясалган өс киемен кидем. Ул көнне авылда туй бара иде. Юл кырыенда иптәшләремне күрдем. Сөйләшеп басып торганда: “Егетләр, машина!” - дигән тавыш килде. Бишебез дә җиргә ауды. Исерек ир-ат безне бәрдереп атты. Бер егетнең таз сөякләренә хәтле сынды, минем баш мие селкенгән иде. Машина йөртүчесе кем булганын белдек. Ахыр чиктә безне гаепле итеп калдырдылар. Имеш, дөрес җирдә басып тормаганбыз.
- Гафу да үтенмәдеме?
- Юк. Нишләтәсең инде, Аллаһ Тәгалә барысын да күрә. Сүз уңаеннан, бу һәлакәттән соң, җырлар, шигырьләр яза башладым. Баш миендә илһам өчен җавап бирә торган өлеш кабынгандыр. Ул абзыйга рәхмәтле дә әле.
- Җырлар, шигырьләр, юмор... – иҗатыгыз күптөрле. Кайсында чын Әбри?
- Бөтенесендә чын Әбри. Мин эшләп карамыйча тынычланмыйм. Эретеп ябыштырырга өйрәнәсем килде, аңа да өйрәндем. Төзелеш өлкәсенә дә битараф түгел. Рәсем ясарга да яратам. Көйләр язам, шөгыльләрем бик күп. Күңел нәрсә куша, шуны эшлим.
- Шатлыклы хәбәрегез дә бар икән. Кемне көтәсез соң?
- Сау-сәламәт баланы. Бала туганчы аерым бәйрәмнәр ясап тормыйбыз. Кем туачагын үзебез дә белмибез. Табибларга әйтмәскә куштык. Малаймы, кызмы икәнен туган көнне генә беләчәкбез. Кем туса да, шатланачакмын. Эчке сиземләвемә ышансак, кыз туар төсле. Барысы да Аллаһ кулында.
- Дамир белән Камилә нәрсә белән кызыксыналар?
- Камиләгә – 14, Дамирга – 10 яшь. Камилә иҗатка тартыла, кул эшләре белән шөгыльләнә. Иҗади җиһазларда аны чикләмибез. Ә Дамирга техника кызык. Конструкторлар җыярга ярата.
- Сез нинди әти?
- Мин бик таләпчән. Ачуны чагарырга киңәш итмим, албасты белән бер. Балаларны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Ата-ана бала өчен үрнәк, авторитет булырга тиеш. Әти-әни сүзе – канун. Бала сезнең гозерне үтәсә, аңа рәхмәт әйтергә онытмагыз.
Комментарийлар