16+

Айдар Рәкыйпов: «18 яшьтә өйләнсәң, бәлки, яңалык булыр иде. Миңа бит 18 түгел инде»

Татар эстрадасында буйдаклар саны кимеде. Популяр җырчы Айдар Рәкыйпов үзенең сөйгәне белән никах укыткан.

Айдар Рәкыйпов: «18 яшьтә өйләнсәң, бәлки, яңалык булыр иде. Миңа бит 18 түгел инде»

Татар эстрадасында буйдаклар саны кимеде. Популяр җырчы Айдар Рәкыйпов үзенең сөйгәне белән никах укыткан.

Соңгы еллар Айдар өчен җиңелләрдән булмады, бу сөенече аның тормышына да яңа сулыш өрер дип ышанабыз. Айдар Рәкыйпов белән хәбәрләшеп, хәл-әхвәл белештек.

– Котлыйбыз, Айдар! Иҗатыгызны яратучы тамашачылар өчен дә күңелле яңалык бу. Тормыш иптәшегезне киң җәмәгатьчелек күзлегеннән яшердегез кебек?

– Рәхмәт! Бу бит юри генә яшерә торган әйбер түгел. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Менә вакыты җитте, Аллаһка шөкер, күрделәр.

– Сезнең шәхси тормышны күзәтеп торучылар күп. Гаилә коруны ни өчен суздыгыз?

– Ул бит кибеткә барып теләгән әйберне алу түгел. Аллаһ Тәгалә ничек куша, кемне очраттыра, кемне яраттыра алдан белеп булмый. Гаилә корырга хәзер минем вакыт килеп җиткән, димәк. Бу һәркем өчен дә җитди адым.

– Тормыш иптәшегез кайсы өлкәдән? Кайсы як килене була инде?

– Сөйгәнем фотограф булып эшли, моңа өстәп тырнак та ясый. Фотога төшкәндә таныштык. Бер еллап очрашып йөрдек. Гүзәл тумышы белән Апас районыннан. Никах туенда әтинең бертуган абыйлары: “Безнең әти-әни: “Алты егетнең берсе булса да, Татарстаннан килен алып кайтмасмы?” – дигән теләк белән яшәде ди. Әби-бабайның хыялын чынга ашырганмын, димәк. 

– “Өйләнгәнсез икән!” – дип шаккатучылар булдымы?

– 18 яшьтә өйләнсәң, бәлки, яңалык булыр иде. Миңа бит 18 түгел инде. Туганнар да, якыннар да эшнең кайсы якка барганын аңладылар. Алар өчен бу шатлыклы хәбәр булды. Башкортстаннан килделәр, бергәләшеп Казанда никах туе үткәрдек. 

– Җырларыгыз мәхәббәт турында булгач, тәкъдимегез дә бик романтик рухлы булгандыр?

– Романтиканы һәркем үзенчә аңлый. Тәкъдим гади генә, иң мөһиме – чын күңелдән булды.  

– Айдар, бервакыт югалып тордыгыз. Җырларыгызга хокуклар да башка кешедә дип ишеткән идем. Хәзер иҗатыгыз ни хәлдә?

– Кызганыч, бераз туктап торырга туры килде. Югалып торуымның сәбәбе – суд юлларында йөрү. Шулай язган булгандыр инде. Хәзер яңа җырлар иҗат итеп торам. Элек продюсер эшләгән җырлар үзендә калды. Ә минем җырлар – минеке. Тормыш сынауларсыз гына булмый инде, бу һәр өлкәгә дә кагыла. Тамашачыларыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә. “Айдар, җырла инде. Кайда югалдың?” – дип этәргеч биреп тордылар. Әкренләп кенә зур сәхнәләргә кайтырмын дип ышанам. Һәр җырчының үзенең концертын оештырасы килә бит. Тиздән тамашачыларым белән концертларда күрешербез дип уйлыйм. 

– Сәхнәдән киткәч, кире кайту җиңел түгел диләр. Авырлыгын сизәсезме?

– Юк. Без барыбыз да төрле бит. Авылга кайтучыларны гына алыйк: кемдер монда юлы начар ди, ә кемдер: “Аллаһка шөкер, авылга кайтып җитем”, – ди. Мин дә Аллаһка шөкер дип эшемне дәвам итәм. Ничек кенә авыр булса да, дөньяның матурлыгын күреп, аек акыл белән, хаталардан нәтиҗә ясап яшәргә кирәк. Авыр дип әйтәсең икән, чыннан да, авыр була. 

– Никахыгыз котлы булсын! Туй ясарга исәп бармы соң?

– Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм әле. Теләгебез бар, чөнки ике яктан да бик күп туганнарыбыз никахка килмәде. Никахка күбрәк өлкән буынны җыйдык. Тулаем, 70ләп кунак булды, Аллаһка шөкер. 

Яшь парга гаилә бәхете теләп калабыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

19

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading