Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.
– Композиторлар арасында дуслык бармы?
– Матур җыр ишетсәм, иң беренче ул җырны иҗат авторлар белән кызыксынам. аны иҗат итүчеләр белән кызыксынам. Тик беркемгә дә көнчелек белән карамыйм. Без барыбыз да бер милләткә хезмәт итәбез. Хәзер яшьләр дә бик актив иҗат итәләр. Үзем Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Илгиз Закиров җырларын яратам. Бөтен таныш композиторлар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Аларга да бит бу сәләтне Аллаһ Тәгалә биргән, шулай булгач, алардан көнләшсәм, Ходайга каршы барган кебек тоела.
– Сезнең тормышыгыз, барыбер, күпләр өчен сер булып кала. Социаль челтәрләрдәге шәхси битегездә дә мәзәкләр генә куясыз. Ни өчен?
– Шәхси тормыш юкка гына “шәхси” дип аталмый инде. Аны киң җәмәгатьчелек игътибарына куярга да кирәкми. Үземнең башкаруда җырларымны күрсәтмим, күз тигәне бар. Хәтта өшкертергә барган да булды. Миңа шәхси тормышны куймаска киңәш иттеләр.
– Тормыш иптәшегез белән беренче концертыгызда танышкансыз икән. Бер күрәдән гашыйк булдыгызмы?
– Элек милли китапханә урынында татарча дискотекалар була иде. Шул бинаның сәхнәсендә беренче концертым узды. Гөлнара сәхнәгә менеп, чәчәкләр бүләк итте. Шунда ук ошаттым аны. Концерт тәмамлангач, эзләп табып, озатып куйдым. “Мин сиңа барыбер өйләнәм”, – дидем әле. Ул да мине ошаткан булган, күрәсең. Аның белән очрашырга барганда һәрвакыт чәчәкләр алып бара идем. Хәзер дә бәйрәм саен аңа чәчәк бүләк итәргә тырышам.
– Сезгә күп гүзәл затлар игътибар иткәндер?
– Яшь чакта булды инде. Тик җитди мөнәсәбәтләр булмады. Яраткан кеше берәү генә булырга тиеш. Ул чор үзенә күрә кызыклы иде.
– Кире кайтыр идегезме?
– Мин хәзерге тормышымнан бик канәгать. Барыбер ул елларда илдәге вәзгыять авыр иде. Без дә бик тәртипле малайлар булып бетә алмадык. Ул елларны исән-сау кичерә алдык. Минем бернинди үкенечем дә юк.
– Гөлнара ханымга ничек тәкъдим ясадыгыз?
– Мөгез чыгарып утырмадым. Элек тәкъдим ясауга аерым әзерләнмиләр иде. Тәкъдимне татар яшьләре көннәрендә ясадым. Без бергәләшеп табигать кочагына чыккан идек. Гөлнара белән кочаклашып торганда кисәк кенә: “Әйдә гаилә корабыз”, - дидем. Ул ризалашты. Әйбәт кенә 1994 тән яшәп ятабыз, шөкер.
– Гөлнара ханым нәрсә белән шөгыльләнә?
– Тормыш иптәшем табиб булып эшли. Кемнәрдер: “Мин үзем дә иҗат кешесе, хатыным иҗат өлкәсеннән булмасын”, - диләр. Бу тормышны аңлап бетермәүчеләр сүзедер. Иң мөһиме – ике кеше арасында ярату булсын. Бөтенебез дә кеше бит инде. Бәхет - акчада да, дәрәҗәдә дә түгел.
– Тормыш иптәшегезнең холкы нинди?
– Безнең гаиләне чын татар гаиләсе дип атап буладыр. Гөлнара – сабыр, акыллы кеше. Ул ир-атлар эшенә кысылмый. Чын татар хатын-кызы нинди булырга тиеш дисәләр, үземнең тормыш иптәшемне атар идем.
– Ике улыгыз бар икән. Аларга нинди тәрбия бирдегез?
– 1990 еллар үз башыбыз аша үткәч, балаларга да дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Игелекле, кешелекле, мәрхәмәтле булсыннар өчен көчебездән килгәнне эшләдек. Балаларым, Аллаһка Шөкер, туры юлдан атлыйлар. Иң сөенгәнем алар татарча чип-чиста сөйләшәләр. Телне саклап калу иң беренче чиратта гаиләдә татарча сөйләшергә
– Сезнең ачу килгәнен бер дә күз алдына китерә алмыйм...
– Тиз кызып китәм һәм тиз суынам. Кеше рәнҗетүдән куркам. Бу дөньяда дөрес яшәргә тырышам. Бакыйлыкка күчкәч, кылган гамәлләребез өчен җавап тотасы булачак бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар