Җырчы Аишаның социаль челтәрдәге: «Тормышымның бик авыр чагы, ләкин мин бирешмим. Үземдә көч табам. Үзем хакына, балам хакына алга атлыйм! Башка юл юк...», – дигән сүзләре безне шомга салды...
Озак вакыт күз уңыннан югалып торганнан соң эстрада һәм социаль челтәрләргә әйләнеп кайтуы, тормышындагы үзгәрешләре турында Аиша Ганиуллинаның үзеннән сорарга булдык.
-Кем ул Аиша? Берничә җөмлә белән генә балачагың турында сөйлә әле.
-Авылда туып үскән гап-гади авыл кызы мин. Заманында, әниебез олы кызына, ягъни Рәфинәгә – 9, кечесенә 2 яшь булганда, биш кызын алган да, әтидән качкан. Башкача мин моны берничек тә әйтә алмыйм. Беребез дә әтине гаепләми. Авыр холыклы, хәмер белән артык дус кеше, дип кенә әйтә алам. Ул безнең тормыш белән, гомумән, кызыксынмады, матди ярдәм күрсәтмәде. Әни берүзе тәрбияләп, аякка бастырды, акча юклыкның нәрсә икәнен белеп үстек. «Кыен бит, бер-ике балаңны детдомга бир», – дип әйтүче туганнар да булган, тик үз акылында булган нинди ана нарасыйларын чит-ятларга бирсен?! Тилмереп яшәдек дип әйтмим, эш белеп, җырлап-биеп үстек. Балачак барыбер матур булып истә калган.
-Кечкенәдән җыр-бию түгәрәкләренә йөрдеңме?
-Авылда туу бер яктан карасак, файдага: һәр кешенең үз ризыгы, ач утырмыйсың. Тик шәһәрдә үссәк, мөмкинлекләр, әлбәттә, күбрәк булыр иде. Авылда, кызганыч, музыка мәктәпләре, түгәрәкләр юк иде. Без Арча районы Шушмабаш авылыннан. Бергәләп авыл-район концертларында катнаша идек. Иҗатка, музыкага карата мәхәббәт Арча педагогия көллиятенә алып килде. Ике ел укыдым да, кинәт кенә барыбыз да бергәләп Казанга күчендек. Ул чакта әни кечкенә сеңлебез белән авылда тора иде. «Берүзем йортны тартып бара алмыйм, шәһәргә китәсем, эшлисем килә», – диде, һәм бөтенебез дә 12 кв метрлы арендаланган фатирда яшәдек. Арчада бик яратып, яхшы билгеләргә укый идем, кызганыч, көллиятне тәмамларга мөмкинлек булмады. Казанга күченгәч, апам Люция белән И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә керербез дип уйладык, әмма кемдер әнигә: «Анда бик сәләтлеләр генә керә ала, синең кызлардан булмый ул», – дигән. Беркатлы авыл кешесенә шул җитә калган, апам белән мине мәктәпкәчә балаларны тәрбияләү юнәлеше буенча укырга бирде әни.
-Беренче эшләгән акчаларыңны хәтерлисеңме?
-Әлбәттә! Әйткәнемчә, авылларда концертлар куеп йөри идек. Рәфинәләр, ягъни олыраклар ул вакытта банкетлар белән йөрсә, без авыл мөдире Динар абый, аның хатыны Эльвира, мин, Люция һәм әни төрле авыллар буенча концертлар белән чыгыш ясадык. Әни ул чакта ЛуАЗ машинасында йөри, төялешеп чыгып китә торган идек. Аннары Казанга күчкәч, уку белән бергә параллель рәвештә официант булып эшкә кердем һәм төрле мәҗлесләрдә җырлап та йөри башладым. 2010 елда исә «Барс-медиа»га офис-менеджер булып эшкә урнаштым, берничә елдан продюсер дәрәҗәсенә күтәрделәр һәм шул вакытта үземнең җырларымны да чыгара башладым.
-Ни өчен сәхнә өчен Аиша тәхәллүсен сайладың? Чын исемең нинди?
-Әниемнең миңа Аиша дип исем бирәсе килгән, әмма әти Илсөя дип куштырган. Миңа күбрәк Аиша исеме якын, паспортта да мин хәзер Илсөя түгел, якыннарым да элеккеге исемем белән дәшми. Исемемне үзгәрткәч, тормышым начар якка түгел, яхшыга гына үзгәрде дип саныйм!
-Бер ара Аиша якты йолдыз булып балкып янып алды да, юкка чыкты... Ни өчен югалып тордың?
-2019 еллар бу. Җырлыйм-җырлыйм, әмма тамашачыдан кайтавазлар юк, ә яңа җырлар чыгарырга акча китә. Күрәсең, мин ул чорда дөрес эш итмәгәнмен: иҗатым да, образым да эпатаж иде, мөгез чыгарырга, ачык киемнәр белән чыгыш ясарга яраттым. Ул минем үзеннән-үзе шулай килеп чыга иде, тырышып-тырмашып, провокация өчен махсус эшләнелгән нәрсә түгел бу (көлә). Хәзер исә алай ук кыланмыйм, ул чорда психологик халәтем шулай кушкандыр дип уйлыйм. Шулай итеп иҗади кризис белән күзгә-күз очраштым, кыскасы. «Минем иҗатым башкаларга кызык түгел», – дигән уйлар туа башлады... Нәкъ менә шул чорда тормышымда ир-ат барлыкка килде. Хыялымдагы ир-ат!
-Димәк, хыялыңдагы ир-ат аркасында иҗаттан читләштең булып чыга?
-Әйе. Берара: «30 яшемә җитеп минем гаиләм дә, балам да юк, хәтта иҗади карьерам да уңышлы түгел», – дигән уйлар керә башлады башыма. Әлеге чорда үз-үземне тулысынча хыялымдагы ир-атка тапшырдым. Ул миннән 14 яшькә олырак, туры юл күрсәтер, дип уйладым. Чынлап та, ул мине начарга өйрәтмәде: әдәпле киенергә, китап укырга өнди иде. Әмма ул мине шәхес буларак юк итте, ирегемне алды.
-Ә ничек таныштыгыз аның белән?
-Мин ресторанда җырлап йөргән вакытта таныштык, ул исә биредә идарә итүчеләрнең берсе иде. Без бары тик эш буенча гына аралаштык, юлларыбыз да артык кисешмәде, әмма аңа карата кызыксынуым арта барганын сизә идем. Укымышлы, итәгатьле һәм өстәвенә чибәр! Коронавирус чорында җәмәгать урыннары ябылгач, эшләр тукталгач, күрешүгә чакырды ул мине. Аралашып, сөйләшеп утырганыбызны әле дә хәтерлим. Әйтерсең лә, без бик якын туганнар һәм мин аны инде күптәннән беләм. Акрынлап кына ияләшә башладым мин аңа. Ул ике тапкыр өйләнгән кеше, балалары да бар, барысын да белә идем. Ул гел: «Кем генә хаталар ясамый икән. Мин дә хаталандым. Бердәнберем, яратканым бары син», – дип әйтә килде. Аиша бигрәк юләр, шуңа ышанган, дип уйлап куярга мөмкиннәр хәзер. Юк, мин дә беркатлы дивана түгел. Ул шулкадәр ипле һәм барысын да алдан уйлап эшли, син каршы тора алмыйсың. Искәртеп узарга кирәк, башта ул бик матур итеп минем артымнан озак вакыт «ухаживать» итеп йөрде, гел матур сүзләр генә әйтә иде. Тора-бара ирегемне кыса башлады. Менә шул вакытта аның чып-чын нарцисс икәнен аңладым!
-Туганнар белән арагызны да ул боздымы әллә?
-Юк, әмма алар белән аралашырга, аңлашырга ирек бирмәде. Ул булмаган булса, туганнарым белән тизрәк якынайган булыр идек. Беләсеңме, ул бит социаль челтәрдәге аккаунтларымны бетерергә мәҗбүр итте. Ул аны шундый җайлап, акрынлап кына эшләде. «Нәрсәгә ул сиңа? Куеп барма фото-видеоларны. Иң якын кешең мин», – дия иде. Ул хәтта ватсаптагы фотомны алып атарга кушты, «А» хәрефе төшкән сурәт куйды. Хәтта минем өчен смсларга да җавап биргән, күбесен мин белми дә кала торган идем. Иң үкенечлесе – миннән сорап та тормыйча телефонымдагы күп еллар сакланып килгән фото-видеоларны бетереп атуы. Төрле артистлар белән төшкән сурәтләр, җырлаганда, чыгыш ясаганда төшерелгән фото-видеолар... берсе дә юк. Әлбәттә, бу хәлләргә бик ачулы идем, аннары тагын кичердем. Моңа бары тик бер генә аңлатма, миңа калса: нарцисслар кеше белән бик яхшы идарә итә! Читтән карап торган кеше шаккатыр!
-Сез никахыгызны рәсми рәвештә теркәгән идегезме? Балагыз тугач, ничек аннан китәргә булдың?
-Юк, «гражданский брак» белән яшәдек. 2025 елның февралендә мөнәсәбәтләргә нокта куйдым. Бала туганчы ук аерылышу теләгем көннән-көн артты. Мин үз акчама аерым фатир арендалап тордым, аны исә эш урыны, ягъни ресторан бушка торак белән тәэмин итте. «Ни өчен без бергә яшәмибез?» дигән сорауга «2-3 ай саен элеккеге хатыным белән бала килә, барысы да бала өчен», – дия иде. «Бу хәлләргә нокта куям», – дип ничә ел үтте. Ул эш буенча Мәскәүгә китеп, шунда яши башлады. Казанга килеп-китеп кенә йөри иде. «Тиздән барысы да җайлашачак», – дип әйтә килде, берни дә үзгәрмәде. Мәскәүгә аның янына авырлы килеш хәтта үзем дә барып йөрдем...
-Баланы икегез дә теләдеме?
-Әйе, ярты ел безнең берни дә килеп чыкмады. «Аллаһы Тәгалә бала да бирми икән, димәк, бергә булу насыйп булмагандыр», – дигән уйлар да килә иде. Мөнәсәбәтләрне өзәм дигәндә генә йөкле икәнемне белдем. Иң кызыгы шул – декрет ялына чыкмадым, иртәдән кичкә кадәр ике смена балалар бакчасында эшләдем. Хәлем начар булса, мин болай йөри алмас идем, әлбәттә. Кыскасы, 9 ай шулай эш һәм өй арасында узып китте, әле өстәвенә авыру әниебезне дә карыйсы бар. Шулай берсендә эштән кайттым да, тулгагым башланды, чыгып киттем берүзем хастаханәгә. Аллага шөкер, бала белән икебезне каршы алырга килде үзе, әмма аннары тагын юкка чыкты. Янымда бары әни һәм сеңлем Гөлсу гына калды. Ә бала белән беренче көннәр бигрәк тә катлаулы, өстәвенә әнине дә карыйсы бар...
-Бу мөнәсәбәтләрдән соң тормышыңда, үзеңдә үзгәрешләр сизәсеңме?
-Мин соңгы 5 елда, гомумән, яшәмәдем, дөньяның матурлыгын күрмәдем. Миңа дус кызларым-туганнарым белән күрешергә, сәүдә үзәкләренә, кафе-рестораннарга, җәмгыятькә чыгу тыелган иде... Хәзер күкрәк тутырып, иркенләп сулый алам! Балам – Аидам туып, өч ай узгач, иң мөһиме – бертуганнарым белән дуслаштым, үзем гафу үтендем. Шулай ук эстрадага кайту хыялым да чынга ашты. Мин – сәхнә кешесе, егылып китәрлек тавышым булмаса да, сәләтем, теләгем бар! Бу хәлләр, әлеге катлаулы мөнәсәбәт миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан болай гына бирелмәде, барысы да сынау. Мине көчлерәк иткән сынау!
Фотолар шәхси архивтан.
Комментарийлар