16+

«Акча һәм бәхет тынычлыкны ярата»: «Айфара» солисты янә әти булган

«Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин икенче тапкыр әти булган. Алар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган.

«Акча һәм бәхет тынычлыкны ярата»: «Айфара» солисты янә әти булган

«Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин икенче тапкыр әти булган. Алар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган.

«Бездә бер сөенечле вакыйга бар бит әле. «Айфара»ның Алмазы әти булды. Шәрифуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз. Алайса, Алмаз фәләнме-төгәнме, өйләнгәнме, дип аптыратып бетерәләр иде», – дип язган Юлия Насыйбуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Алмаз Шәрифуллинны котлап, аның белән элемтәгә чыктык.  
- Икенче тапкыр әти булу күңелдә нинди хисләр уята?
- Нәрсә әйтергә дә белмим, дөресен генә әйткәндә. Балам туасын алдан белә идем бит. Әлбәттә, зур сөенеч бу. Иң мөһиме - саулык-исәнлегебез булсын. 

- Бу баланың үсүен дә сер астында тотачаксызмы, Алмаз?
- Көнләшүчеләр күп бит. Адәм баласының эчендә нәрсә икәнен әйтеп булмый. Акча һәм бәхет тынычлыкны ярата, дигән сүзләр бар. Мин болай да шәхси тормышны артык сөйләмим. Аннан “пиар” ясап йөрергә кирәкми, бу минем фикер. Аны бар дөньяга яңгыратып йөрүнең мәгънәсен дә күрмим. Үзең өчен эшлисең бит. Аллаһ Тәгалә биргәч, без кабул итеп алдык. 

- Улыгыз да шатлыгыгызны уртаклашамы? Көнләшмиме?
- Һәркемнең бу дөньяда яшәргә хокукы бар.  Дөньяга кеше туу - ул бит шатлык кына. Баштан кайгы-хасрәтләр узса, икенче мәсьәлә. Безнең гаиләдә бер-беребездән көнләшү дигән әйбер юк.  Барыбыз да исән-сау, барысы да яхшы!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Котлыйм, бик хормэт итэм бу группаны

    Мөһим

    loading