Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.
- Альфред абый, сез башка артистларга аранжировка яздыртканда баян партияләрен уйный идегез дип беләм. Шулай бит?
- Кулга операция булгач, 10 еллап бу эш белән шөгыльләнмим инде. Өйгә эшчеләр чакырткан идем. Аларга эшне җиңеләйтергә теләп, пыяласын салдырып куярга булдым. Кинәт кулдан төшеп китте дә, кадалды. Җитди травма түгел дип өметләндем, әмма өч бармакның сеңере өзелгән. Операциядән соң, бармаклар төзәлде, тик барыбер оеп торалар әзрәк. Нишләтәсең, димәк Ходай шулай кушкан. Бу хәлдән соң, күбрәк көйләр язуга алындым. Баянда гына уйнаган булсам, бу хәтле җыр иҗат итмәс идем, бәлки.
- “Кеше буларак ошамыйсың, җырымны бирмим”, – дигән кагыйдәгез бармы?
- Юк, мин кеше аермыйм. Дөрес, кайчак заказ буенча эшлим. Мәсәлән, Вадим Захаров белән эшләргә бик җайлы. Ул шигырен үзе таба, нинди характердагы җыр кирәк икәнен белә. Мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиева да шулай иде. Андый кешеләр белән эшләү рәхәт, билгеле. Җырны кем башкарачагын белгәч, җырчының башкару манерасы, тавыш мөмкинлекләреннән чыгып иҗат итәм. Кайвакыт җыр язгач, шунда ук бер артист күз алдына килеп баса. Аңа ул җыр килешер иде, дип куям. Җырны җибәреп карыйм. “Эх, җыры матур. Альфред абый, 2-3 ай элек кенә шул темага җыр алдым”, – дип әйтүчеләре дә була. Бер дә үпкәләмим. Мин, гомумән, үпкә саклый торган кеше түгел. Һәвәскәр башкаручылар да еш мөрәҗәгать итәләр. Мин аларга сокланып карыйм. Кайберләре: “Бик танылган кеше дә түгел инде мин”, – диләр. Ә репертуар тупламыйча, халык бит җырчыны кабул итмәячәк.
– Хәзер җырларның бәясе бик кыйммәт. Көйне генә дә 50-60 меңгә сатучы композиторлар бар. Сез нинди бәя куясыз?
– Иҗатның әзрәк финанс ягы да булырга тиеш, чөнки ул минем ипием. Җырның көен 10 меңнән арттырганым юк. Әлбәттә, кешенең хәленә кереп, азрак алган, йә бөтенләй акча алмаган чаклар да була. Әле дә хәтерлим, Хәмдүнә апага берничә җырымны бүләк иткән идем. Кунакка килеп, гаиләм белән танышкач: “Аларны кем ашата соң?”– дип әйтеп куйды. Мин ашатам дигәч, “түләмичә җырларыңны алмыйм”, – дип каты әйтте. Кеше хезмәтен бәяли белүчеләр белән эшләү рәхәт.
– Тормыш иптәшегез, Наилә ханым турында да сүз кузгатасым килә. Ни өчен тормышыгызны нәкъ аның белән бәйләргә булдыгыз?
– Наилә булмаса, мондый үрләрне яулый алмас идем. Мин бик кызу кеше. Бергә яши-яши сабыррак, тынычрак булырга өйрәндем. Әлбәттә, бу үзгәрешләргә Наилә этәрде. Яшь чакта гаделсезлек күрсәм, тиз кызып китә идем. Ә Наилә һәрвакыт сүзен үлчәп, уйлап әйтте. Юк-бар мәсьәләләргә беркайчан игътибар итмәде, гайбәт яратмый ул. Өебездән кунаклар өзелми. Һәрберсен якты йөз, сөйкемле елмаюы белән каршы ала. Табыныбыз һәрчак мул. Тормыш юлымда Наилә очравына бик рәхмәтлемен.
– Идеаль хатын-кыз сыйфатлары бит бу. Ничек очраштыгыз соң?
– Салават, Җәвит, Хәния, мин бер зур авыл клубында эшләдек. 15 көн эшлим, 15 көн ял итә идем. Шулай ял итәргә дип туган авылга кайткан идем. Район мәдәният йортында концерт куярга кирәк, баянчылары юк икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мәдәният йортына килдем. “Яшь биюче кыз кайтты”, – диләр. Бер күрүдән гашыйк булдым, шул көнне аралашып киттек. Икенче көнне концерттан соң өенә кадәр озаттым. Күңелдә “бу минеке” дигән хис туды. Ике-өч көннән тәкъдим ясадым, аннан никах укыттык. Никахтан соң икенче көнне Салаваттан: “Гастрольләр башлана”, – дигән телеграмма килде. Наилә яңа гына эшкә урнашкан булса да, эшен калдырып, минем белән китте. Шушы өч көн бөтен тормышымны хәл итте. Эчке сиземләвем, интуициям сынатмады. Беренче очрашуда нинди итәгатьле, матур булса, бүген дә нәкъ шундый. Үзеннән-үзе яраттыра торган кеше. Бер сүз әйтмичә, яраттырып кара әле.
– Наилә ханым, балалар тәрбияләр өчен эштән дә киткән бугай. Балалар үскәнен күрә алмадым дип үкенмисезме?
– Андый үкенечем калмады. Барыбер гаиләдә кемгә булса да эшләргә кирәк бит. Наиләм һәрвакыт балалар янәшәсендә иде, шуңа күңелем тыныч булды. Сәхнәдә күңел биреп эшләр өчен өйдә тәртип булырга тиеш. Бу яктан да Наилә таянычым булды.
– Гаилә бәхетегезнең серен ачыгыз әле.
– Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. Наилә дә, мин дә кайда баруыбыз, нәрсә эшләвебез турында кисәтеп куябыз. Гәрчә, тиеш булмасак та. “Минем өчен борчылмасын әле”, – дип уйлыйсың да, алдан әйтеп куясың. Авыр түгел бит. Яраткач, башка кеше өчен борчылганыңны сизми дә каласың. Чын ярату бер-береңә ышанудыр.
Комментарийлар