16+

Алинә Сафиуллина: "Үземне ямьсез, сәләтсез дип уйлый идем"

Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылыннан. Алинә – көләч йөзле, көчле рухлы, максатчан кыз. Нинди генә хәл булса да, ул һәрвакыт оптимистик рухта.

Алинә Сафиуллина: "Үземне ямьсез, сәләтсез дип уйлый идем"

Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылыннан. Алинә – көләч йөзле, көчле рухлы, максатчан кыз. Нинди генә хәл булса да, ул һәрвакыт оптимистик рухта.

Алинә гади авыл гаиләсендә туган. “Әти комбайнер, аннары эретеп ябыштыручы булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Әни хисапчы булып эшли иде, ләкин бөтен вакытын эшкә сарыф итү сәбәпле, эшен алыштырырга мәҗбүр булды. Яңадан укып, башлангыч сыйныф укытучысы булып урнашты. Ул да хәзер лаеклы ялда. Мин әтигә охшаган. Шулай да серләремне әниемә сөйлим”, – ди ул.

– Алинә, мәктәп елларыннан исеңдә калган хатирә турында сөйлә әле...

– Беренче сыйныфка укырга барганда, мине үземнән өлкәнрәк сыйныфта укучы Эльбрус абыйга ияртеп җибәрделәр. Чәчәгемне тотып, эскәмиягә килеп утырган идем, кулымны шөпшә тешләп алды. Чәчәгемне кырыйга куйдым да, кулымны кашып утырдым. Сыйныф җитәкчесе безне җитәкләп алып кереп китте, ә чәчәгем эскәмиядә калды. Шулай итеп, чәчәкне укытучыга бирми калдым. Башка балаларның: “Ә Алинәнең чәчәге кая?” – дигәне истә калган. Без дүрт бала укыдык. Беренче укытучым Сания апа бик әйбәт иде. Үзем дә тырышып укыдым. Рус теле укытучысы Мөнәвәрә апа ачык дәресләрдә шигырьләр сөйләтте, җырлар җырлатты. Минем үзе урынына мәктәпкә укытырга кайтуымны тели иде.

– Әмма сиңа җырчы һөнәре якынрак булып чыккан. Бу өлкәгә барырга этәргеч бирүче булдымы?

– Нәселебездә җырлаучылар булган. Мәсәлән, әтинең әтисе тальянда уйнаган, ә әби җырлаган. Алар мәҗлесләрдә парлап җырлаганнар. Әни ягыннан да кайбер туганнарда җырлау сәләте бар. Мин һәрвакыт җырлап яшәдем, укыганда да районга төрле бәйрәмнәргә, бәйгеләргә җырларга чакыралар иде. Шуңа миндә “нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау бөтенләй булмады. Балалар бакчасына йөргәндә үк урындыкка басып җырлаганмын, әниләргә концерт куйганмын. Винера Ганиеваның “Талларым” җырын да җырлап маташканмын. Хәтерлим, мәктәптә укыган елларда бүлмәмдәге көзгедә аның календаре тора иде. Һәм ничә еллар узгач, Казан дәүләт мәдәният институтында Винера Ахатовнада укырга насыйп булды. Теләче районының ул вакыттагы җитәкчесе Илдар Низамов мине Винера Ганиева янына җибәрде. Илдар абый сәнгатьне яратучы, райондашларына ярдәм итүче кеше иде. Шигырьләр яза иде, репертуарымдагы “Туган көн”, “Гармун моңы” җырларының сүзләрен Илдар абый язды. Ул инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын.

– Винера Ахатовнаны бик таләпчән укытучы, диләр. Сиңа да “эләгә” идеме?

– Барысы да кәефеннән тора. Хәтта хәзер күрешсәк тә, аның янында үземне иркен тота алмыйм. Кәефе булмаса – бетте. Укырга кергәндә, Винера Ахатовна миңа: “Тавышың матур, әмма бик нык ояласың”, - дигән иде. Чынлап та, җырлый башласам, оялып, каушап бетә идем. Гомумән, үз бәям бик түбән иде. Авыл кызы булгангамы, үземне ямьсез, сәләтсез дип уйлый идем. Укыганда нинди генә хәлләр булмады. Саклану өчен үзем белән һәрвакыт перцовый баллончик йөртә идем. Бервакыт дәрес вакытында җырларга чират көтеп утырганда, төркемдәш егет сумкамдагы баллончикны күрде дә, коридорга сиптереп карарга булды. Исе шул арада бөтен җиргә таралды. Винера Ахатовна бертуктаусыз төчкерә, йөткерә башлады. Проректор безне орышты, хәтта сумкаларны тикшерергә җыенган иде. Ничек курыкканымны белсәң! Винера Ахатовна: “Бу юлы тикшереп тормыйк, үткәреп җибәрик инде”, - дип үгетләп калдырды.

Әңгәмәнең дәвамы "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading