Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә инде өч атна дәвамында 26 яшьлек җырчы Искан-Искәндәр Шакиров дәвалана.
Ул 11 май иртәсендә булган М7 федераль трассасындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. Искәндәрнең әтисе Җәвит Шакиров хәбәр иткәнчә, такси йөртүче йоклап киткән, һәм җырчының улы һәм аның юлдашы утырган машина баганага килеп бәрелгән. Бәхеткә, Искәндәр инде аягына баскан.
Исканның әти – әнисе - татар эстрадасының танылган җырчылары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар фаҗиганең беренче көннәреннән үк уллары янында хастаханә палатасында кизү тора.
«Улыбыз тернәкләнә инде, барлык операцияләрдән соң инде йөри башлады, реалибитация курсы уза, - дип хәбәр иткән «Челнинские известия» басмасына Җәвит Шакиров. - Хастаханәдән өйгә чыгу турында сөйләргә әле иртәрәк. Мине һәм хатынымны иң куркыныч көннәрнең артта калуы шатландыра. Зөлфия беренче тапкыр туган көнен хастаханәдә үткәрде. Ул үзе әйтүенчә, иң кыйммәтле бүләк – Искәндәрнең тормышка кире кайтуы».
Искәндәр һәм аның юлдашы-сәхнәдәге хезмәттәшен башта авыр хәлдә якындагы Алабуга хастаханәсенә китерәләр, анда алар берничә көн реанимациядә үткәрәләр. Соңрак аларны Чаллыга күчерәләр.
«Монда, травматология бүлегендә, улыбыз өчен искиткеч шартлар тудырылган-аерым палата, аны тәҗрибәле табиблар дәвалый, дарулар да сатып алырга кирәкми – барысы да бар, - дип сөйләгән Җәвит Шакиров. - Һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм! Бу вакыйгадан соң безгә көн саен туганнарыбыз, күпсанлы хезмәттәшләребез һәм дусларыбыз шалтырата һәм ярдәм тәкъдим итә. Шундый балә килгән вакытта без ялгыз түгел. Чаллыда дустыбыз Гөлназ яши, ул көн саен яныбызга диярлек килә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Узегез эйбет кешелер бит сез, шуна хар кем ярдем кулы сузарга эзер.
0
0