16+

Азалия Зиннәт: «Бүләк итеп биргәлиләр, әмма сирәк»

Игътибар иткәнегез бардырмы, безнең кызлар чибәрлекләре белән генә түгел, ә "хуш исле" булулары белән дә башка милләт вәкилләреннән аерылып тора. Әйе-әйе, Миләүшә, Роза-Гөлчәчәк, Лалә, Ясмин, Энҗе, Лилия... Кызларның исемнәре тормышларына нинди йогынты ясый икән? Янәшәдәгеләр аларның мәгънәсенә игътибар итәме, аваздаш чәчәкләр биреп сөендерәме?

- Азалия - кышкы вакытта чәчәк атучы куаклы бик матур чәчәк. Әнием белән җәй көне чүлмәккә бакчага да утыртабыз. Гарәб телендә Азалия исеменең мәңгелек дигән мәгънәсе дә бар. Азалия Зиннәтне - кыйммәтле, мәңгелек чәчәк дип аңлатырга да мөмкин. Әлеге үсемлек белән бәйле кыйсса да ишеткәнем бар. Казанны калдырып качарга мәҗбүр булган бертөркем кешеләр кырда күпләп үсеп утыручы чәчәкләргә тап булалар. Алар шулкадәр ялыккан, талчыккан, сусаган булалар ки, шушы чәчәкнең нектарларын ашыйлар да, йокыга китәләр. Димәк, азалия кешене исертә, аңнарын томалый торган үзлеккә дә ия, ди. Шәхсән үзем әлеге чәчәкне яратам. Бүләк итеп тә биргәлиләр, әмма сирәк, - Азалия Зиннәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading