16+

Бәбиләр дә үсеп җиттеләр, яки уйландыра торган көн...

Хәтерләсәгез моннан берничә ел элек җырчы-әниләр “Әниләр һәм бәбиләр проектын башлап җибәргән иде. Баксаң, бәбиләр үсеп тә җиткән. Кеше баласы шулай тиз үсә икән. “Әниләр һәм бәбиләр” концерт-проектының героиняләре – Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, Лилия Муллагалиева, Зәмирә Рәҗәпова һәм Гүзәл Идрисова бүген балаларын беренче сыйныфка озата.

Бәбиләр дә үсеп җиттеләр, яки уйландыра торган көн...

Хәтерләсәгез моннан берничә ел элек җырчы-әниләр “Әниләр һәм бәбиләр проектын башлап җибәргән иде. Баксаң, бәбиләр үсеп тә җиткән. Кеше баласы шулай тиз үсә икән. “Әниләр һәм бәбиләр” концерт-проектының героиняләре – Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, Лилия Муллагалиева, Зәмирә Рәҗәпова һәм Гүзәл Идрисова бүген балаларын беренче сыйныфка озата.

Әниләрдән хис-кичерешләрен белештек.

Айгөл Шәйхетдинова: Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн! Кечкенә кызыбыз Риана 1 нче, ә улым Рәсим 7 нче сыйныфка бара. Мәктәпкә соңгы 1-2 атнада әзерләнеп беттек. Әле кичә төне буе шевроннар тегеп, форманы кыскартып, үтекләп мәш килдем. Төнге 12дә генә йокларга яттым. Чәчәкләрне дә кичтән алып кайтып куйдык. Бүген 3 туры таякка барасы бар. Башта кызымныкы, аннан улымныкы, Риананың музыка мәктәбенә дә өлгерергә кирәк. Мәктәпкә әзерләнүебез ике балага 25-30 меңгә төште, әле вак-төякне санап тормыйм. Риананың мәктәпкә барасы килә, сау-сәламәт булып, яхшы гына укысыннар инде.

Зәмирә Рәҗәпова: Балаларым 1 нче һәм 11 нче сыйныфка баралар. Күңелемә хисләр тулды дип әйтеп булмый, мәшәкать күп, чабабыз. Аязны Түбән Кама шәһәренә мәктәпкә һәм хоккей клубына урнаштырдык. Аның үз кызыксынулар, бер дә каршы килмим. Ә Данил Казан мәктәбенә бара. Ике шәһәр арасында йөреп башлар әйләнде әзрәк. Беренче сентябрьга бик тыныч карыйм, яше җиткәч, бала мәктәпкә барырга тиеш. Мәктәпкә әзерлеккә күпме акча тотылганын төгәл әйтә алмыйм, санамадым. 25-30 мең тирәседер. Хәерле сәгатьтә булсын! Вакыт шундый тиз үтә икән. Данилның бала тудыру йортында суламыйча яткан вакытларында: “Улым, күзеңне ач инде!”, – дигән сүзләрем хәзер: “Улым күзеңне ач, мәктәпкә барырга кирәк”, – дип әйтүгә әйләнде. Аллаһка мең шөкер!

Гөлназ Шәрипҗанова: 1 сентябрь – зур чарада чыгыш ясаган кебек. Баланы мәктәпкә әзерләүдә гадәттән тыш әйбер сизмәдем. Балалар бакчасына кебек диярлек. Асылбикә түгәрәкләргә йөргәч, дәфтәрләр шикелле вак-төякләребез җитәрлек иде. Өч пар аяк киеме, өр-яңа форма аласы булды, тик бәяләр “тешли” дип әйтмәс идем. Әлбәттә, уйландыра торган көн: “Безнең дә җимешләребез мәктәпкә укырга керә, үткән вакыт – агым су”, – дип уйлап куясың. Бу гаиләбез өчен яңа тәҗрибә, уку елы уңышлы булсын! 

Лилия Муллагалиева: Балалар тагын бер баскычка күтәрелде. Улым Ильяс, абый-апалары укыгач, бик теләп мәктәпкә барды. Елдан-ел мәктәпкә әзерләү кыйммәтләнә. Элек кирәк-яраклар исемлегендә әйберләр азрак иде. Хәзер заманасы шундый. Бәйрәм белән әти-әниләр һәм укытучыларны котлыйм. Барысына да сабырлык телим. Балага беренче елларны ата-аналарның да ярдәме кирәк, бергә эшләргә язсын. 

Гүзәл Идрисова: Көтеп алган көнебез. Кечкенәбез Марсель беренче сыйныфка укырга керде. Егетләр күтәренке кәеф белән мәктәпкә җыендылар. Зурлары сыйныфташларын сагынган. Марсель кыңгырау чыңлатты, шигырь сөйләде. Бөтен балаларыбыз бер мәктәптә укый. Без дә мәктәп тормышында актив катнашабыз. Бүген дә җырладык. "Әниләр һәм бәбиләр" проектында катнашучылар аралаша. Әле яңа концертлар әзерликме икән, дигән уйлар да бар.

Барлык әниләргә дә, бәбиләргә дә уңышлы уку елы теләп калабыз! Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading