Әйтерсең, сәхнәгә бал сылап куйганнар. Һәр җырчы концерт куярга омтыла. Быел беренче, тәүге концертларын куючылар да шактый күп булды. Концерт мәйданчыклары, аппаратура арендалау өчен, костюмнар тектерү, җыр яздыру өчен бәяләр артып торса да, концертлар саны елдан-ел арта бара. Ни өчен?
Беренче концерттан акча эшләп буламы? Бу һәм башка сорауларны тәүге концертларын куйган җырчыларга бирдек.
Гөлүс Хәбибрахманов беренче концертын оештырган артистлар рәтендә. Әмма башкалар бер көн генә “бәйрәм” иткәндә, Гөлүс шул ук залда ике көн рәттән концерт куйды. Шуның белән аерылып та торды. – Ике көн рәттән беренче концертын куйган җырчы мин генә бугай. Үземне мактыйм әле (көлә). Дөресен әйтик, беренче концерт акча эшләү өчен түгел. Үз эшеңне, иҗатыңны, хезмәтеңне күрсәтү, тамашачылар белән очрашу, кыскасы имидж өчен кирәк. Соңгы өч елда радио, телевидение белән актив хезмәттәшлек иттем, шуңа күрә беренче концерт куярга да вакыт җиткән иде. Бәлки, иртәрәк тә куярга кирәк булгандыр әле. Яңа җырчылар елдан-ел артып тора, шулай булырга тиеш инде. Радио-телевидениедә нинди генә җырчылар юк. Кемдер өчен концерт кую – хыял, кемдер – үзен күрсәтергә тели, кемнеңдер ярдәм итүчесе, спонсоры да бар. Минем андый спонсорым юк. Концертны оештыруда ярдәм иткән дусларым бар, аларга рәхмәт. Акча күп кирәк булгач, әҗәткә дә кердем. Оештыра башлаганда акчаны чутлап куясың, җитәргә тиеш дисең, әмма ныклап эшкә тотынгач өстәмә чыгымнар арта. Концерт вакыты килеп җиткәндә, музыкантлар, костюмнар белән кыенлыклар килеп чыкты. Ашыгыч рәвештә чыгу юлларын табарга туры килде. Мин бу хәлләрне Аллаһы Тәгаләдән сынау итеп кабул иттем. Барысы да җиңел, җайлы гына үтмәде. Хәзер шул концерт белән районнарга да чыктым. Казанда концерт кую күпкә җайлырак икән. Районда кешене җыю кыен. Артистларның райондагы концертларының күчүе, булмавы менә шуңа да бәйле икән. Концерт оештыруга якынча 1 миллион 700 мең сум акча сарыф иттем. Бөтенләй табыш алмадым, әле 750 меңгә минуста да калдым, – ди Гөлүс.
Шулай да Гөлүс Хәбибрахманов тамашачыларга беренче концертларга зуррак игътибар бирергә куша. “Дистә еллар сәхнә тоткан җырчыларның программасы, барыбер, бертөрлерәк”, – ди ул. – Беренче концертка бар көчеңне куеп, бар креативны җигеп эшлисең. Режиссура ягыннан да беренче концертларда җырлар арасында бәйләнеш, сценарий көчлерәк. Популяр җырчыларның күбесендә төгәл сценарий да юк кебек. Концертлары да елдан-ел яңа программа булса да, охшаш. Дөрес, аларны да аңлап була. Гел велосипед уйлап табып булмый бит. Халык: “Мин бит синең кем икәнеңне белмим, белгән кешене карарга барам”, – дип фикерли. Алар синең программаңның отышлырак була алуын аңламыйлар. Берәр кеше яңа артистка билет алса: “Кем соң ул? Ни калган анда?” – дип сүгеп, танылганрак җырчының концертына барырга күндерәләр. Ә кешен белү өчен, концертны барып карарга кирәк. Мин моны болай гына әйтмим, бу сорауга тамашачылар белән бергә җавап эзләдек. Яңа артистның концертына барып: “Җир белән күк арасы, мин тагын карар идем”, – дип әйтүчеләр дә булды. Халык дәррәү килеп сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистлар концертына йөрсә, эстрадабыз да үзгәрәчәк. Без менә хәзер шундый күчеш чорында. Мин топ-артистларны тәнкыйтьләмим, алар бик тырыш кешеләр. Командалары зур, һәрберсенә хезмәт хакы түләргә кирәк. Шулай да берәр топ-җырчы концертында яңа алым кулланылса, башка җырчыларда шулай ук эшли, кабатлый башлый. Ә беренче концертка үз идеяләрең, үз карашың белән тотынасың. Чагыштыру, күз аллауны киңәйтү өчен барырга кирәк, – ди Гөлүс.
Быел Алинә Давыдова да, ниһаять, беренче шәхси концертын үткәрде. “Сәхнәдә Салават абый да, кызлар төркеме дә юк”, – дип сөйләгән иде ул концертында. Алинә Давыдова да, башкалар белән килешә. “Беренче концерттан табыш алып булмый”, – ди. “Табыш алам дисәң, билет хакы зур булачак. Ә андый бәягә сиңа кем килер? Концерт оештыруга сарыф иткән акчаларыңны акласаң да яхшы. Акча эшлим дисәң, гастрольләр оештырырга кирәк”, – дип әйтте җырчы.
– Һәр артист әзер булгач, репертуары, тәҗрибәсе туплангач, бу адымны ясарга тиеш. Концертта артистның иҗаты, шәхес буларак үзе белән якынрак танышасың. Хыялың булганда, бернинди чыгымнарга да, кыенлыкларга да карамыйсың. Шәхсән мин шундый юл үттем. Бернинди спонсорларым булмады. Төп таянычым – гаиләм, ирем Марсель. Үземнең җыйган акчаларым да бар иде. Шушы бар акчаларны җыеп, беренче концертымны куйдым, – дип сөйләде Алинә.
“Әни генә” җыры белән танылган, әниләр көнендә концерт куйган Игорь Дмитриев концертлар саны арту, җырчылар саны бермә-бер артуга бәйле дип уйлый. Сүз уңаеннан, Игорь Дмитриевны мактарга да буладыр. Ул, иҗатташ дусларыннан аермалы буларак, спонсорлар таба алган.
– Яңа җырлар, яңа җырчылар чыгып тора. Җырчының төп максаты – концерт кую, шуңа күрә, әлбәттә, яңа җырчылар да концерт куярга ашкына. Тамаша оештыру – исем, имидж өчен кирәк. Әлбәттә, сыйфатлы концерт арзанга төшми. Хәер, миңа дуслар да ярдәм итте. Репертуарымны баета алдым, – ди Игорь.
Тәҗрибәле алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да концерт куярга уйлаган. Дөресрәге, стендап-концерт. “Тамашачыны шаккаттырып буламы икән? Артистлар бөтен мөмкин булган алымнарны кулланып торалар, булдыралар, афәрин. Шуңа күрә мин үземнең мөмкинлек, осталыкларымнан чыгып эш итәм. Шоу ясый алмыйм, симфоник оркестрга да кушылып җырлый алмый. Ләкин матур итеп сөйли, шигырьләр укый алам. “Әй язмыш, язмыш” тапшыруын алып барган вакытта да, тамашачылар: “Үзегез турында беләсебез килә”, – дип әйтә иде. Стендап-концерт булгач, хис-кичерешләрем, уй-фикерләрем белән уртаклаша алачакмын. Күкрәк баласы белән урамда кунганымны да, ирем Максим белән очрашуны да сөйлиячәкмен. Барысы да җырлар белән үрелеп барачак”, – дип “кармак салды” җырчы. Концерт оештыруының төп сәбәбе – тамашачылар соравы ди ул.
– “Халык җыелырмы? Билетлар сатылырмы?” – дип курка-курка гына эшкә алынган идем. Дөрестән дә, Казанда көн дә концерт бит. Ләкин билетлар өчен борчылырга туры килмәде, барысы 20 көндә сатылып бетте. Мине рухландырып торган гаиләмә, иҗатташ дустым Лилия Муллагалиевага зур рәхмәт. Казанда концерт мәйданчыклары арендасы кыйммәт. Әмма мин акча җыю турында уйланмадым, чөнки бизнестан алган керемем рәхәтләнеп, борчылмыйча залны алырга мөмкинлек бирә, – ди ул.
– Ни өчен нәкъ хәзер концертлар саны арта соң? – Концерт оештыруга үземнең җырчы буларак үсешемне күрсәтәм, кемгәдер нәрсәдер исбатлыйм дип алынмадым. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Әмма мин бары тик тамашачыларымның теләген үтим. Бу бик тиз уйланган эш дип әйтер идем. Менә хәзер Әлмәттән бик күп хатлар алдым. Әлмәттә дә концерт куярга булдым. Чаллыдан язучылар бихисап. Әмма анда концерт заллары белән бераз кыенрак, чөнки Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы ремонтта. Альтернатив юллар эзлибез. Мин гастрольләргә чыгып китеп, концерт куярга күнекмәгән. Уфадан концерт куясызмы дип сорап язучылар күп, бәлки, анда да барырбыз. Кыскасы, концертларда күренмәсәң, яңа җырларны ротациягә биреп кенә танылып булмый. Дөрес, җырчыларда гап-гади кешеләр бит. Татар кешеләре. Күршең түбәсен алыштырса, син дә ирексездән түбә алыштыру турында уйланасың. Дөресен әйтик, уйлану гына түгел, күршенекеннән уздырып эшләп тә куясың. Безнең халыкның холкы шундый. Алга китеш, үсеш теләсәң, янәшәңдә уңышка ирешүче кешенең өлгесе генә дә җитә. Эстрадада да шундыйрак хәл. Дөрес, эстрада дөньясының нечкәлекләрен, сынауларын һәркемдә күтәрә алмый.
Комментарийлар