Татар эстрадасына яшен кебек килеп кергән Ленар Яшен сәхнә исемен тулысынча аклады.
“Опа, нинди кыз бала”, “Бүтән булмыйм гашыйк” җырлары эстрада өчен яңалык иде. Җырчы шушы хитлар белән танылды да, көтмәгәндә “хәбәрсез югалды”. Хәзер инде Ленар янәдән сәхнәгә кайта.
– Татар эстрадасына яшен кебек килеп кердегез дә юкка чыктыгыз. Нәрсә булды?
– Хыялый инде мин, нәрсә уйлыйм шуны эшлим. Сәхнәдән китүнең сәбәпләре күп, күңел дә кайтты. Популяр булсам, бәхетле булырмын дип уйлаган идем. Чынбарлыкта исә, алай булып чыкмады. Тормышта барысы да яхшы кебек тоелды, ләкин мин үземне бәхетсез итеп хис иттем. Ул вакытта миңа тәҗрибә дә җитеп бетмәгәндер. Яхшы җырның нәрсә икәнен аңламадым. “Опа, нинди кыз бала”, “Бүтән булмыйм гашыйк” азмы-күпме сәләт булганга гына туды. Аннан соң яхшы җырлар яза алмадым. Мин үсештән туктадым, аны ачык сиздем, күрдем. Бу уйлардан тагын да ныграк кәеф төште.
– Сез сәхнәдән генә түгел, социаль челтәрләрдән дә юкка чыктыгыз. Төшенкелеккә бирелдегезме? Депрессия булдымы?
– Мин кечкенәдән үк блогер идем, хәтта ул вакытта «блогер» дигән сүзне дә белмиләр иде әле. Хыялым – зур сәхнәгә менү, танылу иде. Әмма танылу гына бәхет китерми икән. Бәхет – ул синең эчке халәтең һәм башкарган эшеңдә үсеш күрү. Ә үсеш өчен тәҗрибә кирәк. Шул тәҗрибәне туплау өчен мин бөтен җирдән югалдым, студия тормышына кереп чумдым. Тынычлыкта яшәп карыйсым килде. Әмма мин барыбер артист икән. (көлә) Сәхнәдән китеп, үземне башка юнәлештә сынау җиңел булыр дип уйламадым, әмма шулкадәр авыр булыр дип тә көтмәгән идем. Депрессия дә булды, тормыштагы беренче җитди кризис та. Мине: «Ленар, син яхшы студия төзисең, сыйфатлы җырлар эшли башлыйсың, популяр артистлар синең белән эшли башлаячак, аннары үзең дә сәхнәгә кайтырсың», - дигән уй, максат кына тотып калды.
Нәтиҗәсе бар: бер ел эчендә Фирдус Тямаев өчен ике хит – «Күлмәгең матур икән», «Сагындым иреннәреңне» – язып, тулысынча эшләп бирдем. Көе дә, сүзләре дә, аранжировкасы, тавыш яздыруы да – барысы да минеке. Хәзер инде үз иҗатымны яңадан күтәрү өстендә эшлим.
– Иҗатыгызны үз заманында кабул иттеләрме, әллә сезнең иҗат вакыттан бераз алданрак йөрдеме?
– Бик урынлы сорау. Дөрестән дә, иҗатым заман, вакыттан бераз алданрак булгандыр, мөгаен. Өлкән буын җырларымны тулысынча аңлап бетермәде, ә шушы җырларны үз иткән кешеләр әле бик яшь иде. Шуңа иҗатымнан керем дә күрмәдем. Бу да сәхнәдән күтүнең бер сәбәбе.
– Сезне эчеп юк булган дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Хакмы?
– Сәхнәдә булганда мин эчми идем. Депрессия чорында, яшисе килмәгән мизгелләрдә хәмер белән мавыга башладым. Дөньядан бик нык күңел кайткан чак иде. Ләкин бу юл мине бөтенләй бетерә алуына тиз инандым. «Бер хыялың да тормышка ашмаячак », – дидем дә тулысынча эчүне ташладым. Биш елдан артык бөтенләй исен дә иснәгәне юк. Дөрес карар булган. (көлә)
– Образыгыз да үзгәргән икән... Чәчләргә ни булды?
– Картаю сәгатьләре якынлаша, коелалар, чәчеләләр... Ничек кабул итәрләр икән дип кайгырган идем башта. Юкка борчылганмын, бөтенесенә дә ошый.
– Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Төп эшем – үз студиямдә җырлар язу, аранжировкалар ясау, җырлар сату. Мәҗлесләр алып барам, җырлыйм. Социаль челтәрләргә дә кире кайта башладым, блог алып барам. Кыскасы, Ленар Яшен иҗатын яңадан торгызу өстендә эшлим, яңа җырлар чыгарам.
– Аранжировка, көй язу – артист булуга караганда керемлерәкме?
– Юк, керемлерәк булса, мин сәхнә турында уйламас идем (көлә). Күбрәк Фирдус Тямаев белән эшлим, әле яңарак кына тагын бер җыр яздым аңа. Фирдүс миндә сәхнәгә кайту теләген яңартты. Мин аңа бик рәхмәтле. Тулаем, принципиаль рәвештә эшләмим дигән кешем юк – барысы да кешенең үзенә бәйле.
– Хәзер көйләрне ясалма фәһем дә иҗат итә. Сез дә аларны кулланмыйсызмы?
– Миңа ник кирәк инде ул? Үзем дә булдыра алам бит. Ясалма фәһем – ул программа, аның күңеле юк. Ә җыр ул иң беренче чиратта күңелдән чыга. Ясалма фәһем язган җыр белән кеше иҗат иткән көйнең аермасы барыбер сизелә.
– Сез Балтачта төпләнеп калдыгызмы? Ни өчен Казанда яшәмисез?
— Балтачта тыныч, рәхәт, иҗат итәргә менә дигән урын. Төпләнеп калдык дип әйтә алмыйм әле, төрле уйлар бар. Бәлки, Казанга да күчәрбез.
– Сәхнә үзенә тарта торган урын. Сагынмыйсызмы?
– Сагындыра, әлбәттә. Соңгы җиде елны студиядә генә үткәрдем. Үземне күпме генә алдарга тырышсам да, барыбер аккан су үз юлын таба икән. Сәхнәгә тартылу көчле.
– Хәзер сез гаиләле кеше. Тормыш иптәшегез турында сөйләгез әле. Ничек таныштыгыз?
– Ләйсән – гади, тыныч, сабыр, юмор хисле кеше. Менә дигән хатын. Минем җырларны тыңлап үскән. Танышуыбыз да бик гадәти булды: социаль челтәрләрдә аралаша башладык, шуннан очраштык та, кавыштык. Мин бик кызу канлы кеше, ә ул — сабыр. Шулай булырга тиештер дә, дип уйлыйм.
– Сез гаилә тормышына килгәндә нинди кеше?
– Мин таләпчән. Гомумән, үземә дә бик таләпчән. Минем төгәл кагыйдәләрем бар, һәм шул кагыйдәләрдән тайпылмыйча яшәсәк, барыбыз да бәхетле булырбыз дип уйлыйм. (көлә)
– Иҗат кешесе белән яшәү кыен диләр. Килешәсезме?
– Гомумән, тормышта мин күбрәк баш белән эш итәм. Ә күңелем бары иҗатта гына. Бу сорауларны, бәлки, Ләйсәнгә бирергә кирәктер. Әлегә кадәр аның зарланганын ишеткәнем юк.(көлә)
– Үткәнгә кайтып, нәрсәнедер үзгәртергә мөмкинлек булса, нишләр идегез?
– Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Бер урында торган, бернәрсә эшләмәгән кеше генә хаталанмый. Утка бармагыңны тыгып карамыйча, аның ничек пешергәнен аңламыйсың. Тормыш булгач, хаталары да булырга тиеш. Шулай тәҗрибә туплыйсың, ничек эшләргә кирәк икәнен аңлыйсың.
Комментарийлар