
- Ансамбльгә эшләргә чакырсалар, кайтыр идегезме?
- Юк. Алар графигы белән яши алмам төсле. Ерак шәһәрләргә дә бара алмыйм. Без эшләгән дәвердәге музыкантлар белән, Татарстан буйлап кына йөрибез дисәләр, ризалашыр идем.
- Ул елларда сезнең белән булган берәр кызыклы хәлне сөйли алмассызмы?
- Сезонның соңгы тамашасы артистлар телендә "Яшел концерт" дип атала. Ул концертта артистлар бер-берсен шаярта, программаның үзгәреп китүе дә бар, әмма тамашачы моны сизмәскә тиеш. "Стамбул" дигән җырны башкарганда, режиссер сүзе буенча, кара күзлек киеп җырларга тиешмен. Синтезатор өстендә торган күзлекне алып кидем, әмма бер әйбер дә күрмим. Җырларга, сәхнәдә селкенергә кирәк. Тамашачыга сиздерми, күзлекне салып карадым: анда кара изолента беркетелгән. Изолентаны тиз генә куптардым да, күзлекне киеп куйдым, җырлауымны дәвам итәм. Әмма барыбер бернәрсә дә күрмим. Селкенмичә, бер урында гына басып җырладым. Баксаң, Урал Рәшитов мине шулай шаярткан. Изолента гына түгел, күзлекнең пыяласын кара маркер белән буяган булган.
Урал - бик күңелле кеше ул. Бергә эшләгәндә озак-озак сөйләшеп утыра идек. "Бәйрәм" ансамбленә, шундый зур шәхесләр белән очраштырганына, аеруча рәхмәтлемен.
- Миңа калса, Хәния Фәрхинең иң уңышлы дуэтлары - ул сезнең белән башкарылганнары.
- Дуэтларга карата мин бик җитди карашта. Аны бит теләсә кем белән җырлап булмый. Дуэтта бер кеше икенчесен ишетеп җырларга тиеш. Бу эшкә алынгансың икән, аны җирендә җиткереп эшләргә кирәк. Дуэтны өстән-өстән, тиз генә яздырып булмый. Дуэт башкарыйк әле, дип, әле дә шалтыратучылар бар. Әмма алынмыйм, авыр эш ул.
Уңышлы дуэтны сере гади - Хәния апаның тавышына комачауламыйча, кушылып җырлау. Дуэтта хатын-кыз белән ир-ат җырлый икән, ирләр югары яки түбән ноталарны хатын-кыз тавышын басмыйча, әмма үзләрен дә ишеттерерлек итеп җырлый алырга тиешләр. Дуэтның аранжировкасын Хәния апаның тавышына эшлиләр иде, мин соңыннан иярә идем.
- Бер арада сезне тамашачы югалтты. "Урын өстендә генә ята, йөри алмый", - дип тә сөйләделәр.
- Әйе, өч ел өйдән дә чыкмадым бит. 2000нче елда авариягә эләгеп, өч ай дәваханәдә яттым. Әйбәтләнгән кебек идем. Тикшеренүләр үттем, аны-моны тапмадылар. Белмим, дөрес дәваламау нәтиҗәсе булдымы, әллә инде авариягә кадәр булганмы, "Бехтерев авыруы" дигән куркыныч диагноз куйдылар. Хәзер айга бер кыйммәтле укол ясатып торам. Бураннар булганда, атмосфера басымы тотрыклы булмаса, авырракка туры килә, ике ампула да эшләтәм. Аягымда йөреп торгач, зарланмыйм. Авылларда концертлар куябыз - шуннан бераз акча керә, аранжировкалар ясыйм, берникадәр пенсиям дә бар. Даруга җиткерәм дип әйтәсем килә. "Даруга акча бирегез әле", - дип ярдәм сорамыйм. Гомумән, ярдәм сорап йөри торган кеше түгел мин. Ир-атка бу килешми дә.
Чаллы артистларына рәхмәтлемен. Сул ягым параличлангач, хәлем бөтенләй начарайган вакытта, алар хәйрия концерты куеп, матди ярдәм күрсәтте.
- Сезнең сәламәтлеккә зыян килү хатыныгызга да аз авырлыклар тудырмагандыр...
- Әйе, әмма ул гел янымда булды. Бергә гомер итүебезгә быел 20 ел була. Әлбәттә, савыт-саба ватылмый тормый. Тормыш булгач, төрле чаклар була. Гадәттә, хатын-кыз горур була, бик гафу үтенеп бармый. Үзем гаепле булсам да, хатын гаепле булса да, мин башымны ия белдем. Кулга-кул тотынып, күзгә-күз карап сөйләшкәннән соң, болытлар шундук тарала.
Элек гастрольләрдә йөргән чакта ул мине көнли иде. Ә хәзер мин аны көнлим. Мин нык көнчел кеше, дөньяда миннән дә көнчелрәк кеше юктыр ул.
Кеше әйберенә кызыгу кебек сыйфат миңа хас түгел. "Эх, ул әйбер миндә дә булсын иде", - дигәнем юк.
- Нинди планнар белән янып яшисез?
- Кызымны укырга кертергә иде. Улым белемен Мәскәүдә камилләштермәкче, аңа да ярдәм итәргә кирәк. Үзем программа әзерләп, зур концерт кую хакында хыялланам. Әкеренләп, җайлап максатларга ирешергә иде. Кешедән үземне җәлләтеп утырасым килми. Ходай биргән сәламәтлегеннән генә аермасын, калганы булыр, дим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар
0
0
Мин Даниф Шарафутдиновны "Бэйрэм" ансамблнен концертында куреп матур таушын шаттым.Сэлэмэтлэк,унышлар телим.
0
0