16+

Эльвира Фазлыева: «Әнинең дә мине туй күлмәгендә күрәсе килә»

«Аида» тәхәллүсе белән иҗат итүче җырчы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева кияүгә чыга.

Эльвира Фазлыева: «Әнинең дә мине туй күлмәгендә күрәсе килә»

«Аида» тәхәллүсе белән иҗат итүче җырчы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева кияүгә чыга.

Элегрәк Эльвира Мәскәүдә яшәве, сөйгән яры барлыгын да сөйләгән иде. ( Эльвира Фазлыева: “Күңелем шуны тели иде, мин бик бәхетле”). Без аның белән хәбәргә чыгып, шатлыгын уртаклаштык.

Мәҗлес кайда үтә?

— Тәкъдим ясаганда нинди хисләр булды күңелдә? Хәзер инде туй йә никах турында уйланасыздыр?

— Тәкъдим ясагач, әлбәттә, бик сөендем. «Шаккаттым, көтелмәгән хәл иде», — дип әйтә алмыйм, чөнки без гаилә кору турында сөйләшә идек. Ресторанга кичке ашка кердек, менә шул мизгелдә сөйгәнем тәкъдим ясады. Туй турында уйлыйбыз, сөйләшәбез. Хәзер инде планлаштыру этабына күчәбез. Ирем рус кешесе булгач, никах үткәрмибез. Туйга Мәскәүдәге дус-туганнарыбызны җыясы килә.

Минем туганнарга Мәскәүгә килергә кыенрак була. Әни дә соңгы арада авырды, аңа озын юлга чыгарга ярамый әле. Шуңа мөмкинлек булгач, Әлмәткә кайтып, тагын бер кат якыннарыбыз белән мәҗлес үткәрергә исәп. Беркемне игътибарсыз калдырасы килми. Моңа өстәп, әнинең дә мине туй күлмәгендә күрәсе киләдер. Мин бер тапкыр да кияүгә чыкмадым әле. Туй күлмәген кигәнем дә, рәсми язылышканым да булмады. 

Эльвира. Фото: Личный архив

Эльвираның сөйгәне кем?

— Сезне гадәти тәкъдим белән генә шаккаттырып булмый кебек.

— Мин үзем дә ниндидер пафослы, зур әйбер теләмәдем. Мәҗлесне дә үзебез өчен, бары якыннар белән генә үткәрәсе килә.

— Җәен күңелем буш түгел дип әйткән идегез. Тәкъдимне дә шул ир-ат ясадымы? 

— Әйе. Чыннан да, булачак ирем турында сөйләгән идем. Зур гаилә белән яшибез. Гаиләдә үзара хөрмәт һәм мәхәббәт рухы булуына да сөенәм.

«Минем вакыт 41 яшьтә җиткән»

— Яңадан гаилә тормышын корырга курыкмыйсызмы?

— Бу тормышта мин, мөгаен, бернәрсәдән дә курыкмыймдыр. Үзем өчен борчылмыйм. Иң мөһиме әнием, якыннарым сау-сәламәт булсыннар. Гаилә кору — бәхетле мизгел. Шуңа аннан бер дә курыкмыйм. Мин гаилә тормышына әзер. Хатын-кыз рәсми мөнәсәбәтләрдә булырга тиеш, әлбәттә. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Күрәсең, минем вакыт 41 яшьтә җиткән. Үз ояңны корып, бәхетле булырга беркайчан соң түгел. Моңа ышанырга, аны теләргә кирәк. Барысы да яхшы, матур булсын. Иң мөһиме — илебез тыныч булсын.

— Тагын бер тапкыр әни булу теләге бармы?

— Бала — иң зур хыялым. Бу юнәлештә эшлибез. Аллаһ Тәгалә безгә мондый бәхет насыйп итсә, бик рәхмәтле булыр идем. Аллаһ бирса, ышанычымны өзмим.

Эльвира. Фото: Личный архив

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading