Җырчы Эльвира Фазлыева инде дүртенче ел фаҗигале төстә гомере өзелгән кызы Аида хөрмәтенә балалар бәйрәме үткәрә.
Бәйрәм алдыннан Эльвира белән аралашу да традициягә әйләнде. Гадәттәгечә, хәл-әхвәл белешеп алдык.
- Эльвира, хәлләрең ничек? Казандамы инде? Бу көннәрдә Аиданы да, бәйрәмне дә еш искә аласыңдыр?
- Кайттым, әйе. Әнинең юбилее да, Аида көне дә бер тирәгә туры килде. Аида истәлегенә бәйрәмне һәр ел үткәрергә тырышам. Шушы бәйрәмне оештырганда үземә дә юаныч алган төсле булам, онытылам, тынычланам. Аида вафатына инде 6 ел, исән булса, аңа 10 яшь тулыр иде. Аида көнен үткәрү идеясе, гомумән, самолетта очканда очраклы гына туды. “Эшләп карыйм әле”, - дип куркып кына алынган идем. Дуслар, якыннар, хезмәттәшләр тәкъдимемне хуплап алдылар. Оештыру эшләре белән шөгыльләнеп, балаларны бәхетле итәргә тырышып, үземне дә өлешчә бәхетле иттем. Ни кадәр кеше Аиданы искә алды. Аиданың рухы да шатлангандыр дип ышанам. Үземнең көчемнән килгәндә бәйрәмне ел саен үткәрәчәкмен. Аллаһ Тәгалә юлыма бары яхшы, ихлас күңелле кешеләрне генә чыгара. Һәркемгә бик рәхмәтлемен.
- Хәзер инде бәйрәм оештыру җиңелрәктер?
- Беренче тапкыр оештырганда бик дулкынландым. “Кешеләр нәрсә уйлар? Бәйрәмне ничек оештырырга икән?” - дип баш ваттым. Иң беренчеләрдән булып ярдәм кулын “Туган авылым” комплексы директоры Радик Абдрахманов сузды. Без әле таныш та түгел идек. Бәйрәмне үткәрергә рөхсәт сорап шалтыраттым. Каршы килмәде, бик булышты. Беренче елны балаларга тәм-томнарны алу, аниматорлар табу да финанс яктан кыенрак иде. Ә хәзер кешеләр Аида көне турында белә, шуңа күрә ярдәм итәргә теләүчеләр дә бермә-бер күбрәк. Балалар өчен бүләкләр алганда ташлама ясаучылар да бар. Барысына да бер кеше генә өлгерә алмый, билгеле. Оештыру эшләрендә ярдәм итәргә теләүче волонтерлар да елдан-ел арта. Бу, әлбәттә, сөендерә. Әмма җаваплылык арта. Кешеләр зур бәйрәм көтә, шуңа аларның ышанычын да аклыйсым килә.
- Сезне котларга да була икән. Сөйгән ярыгыз бар дип ишеттек.
- Минем тормыш иптәшем бар. Зур гаилә белән яшибез. Алдан ук ачыклык кертим, балаларыбыз юк әле. Социаль челтәрләрдә дә күренмәгәч, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Әлбәттә, өметемне өзмим, Аллаһ Тәгалә насыйп итсә бик шат булыр идем. Гаиләдә балалар күп. Миңа калса, бу да очраклы түгел. Күңелем шуны тели иде, мин бик бәхетле.
- Элеккеге ирегез белән күңелсез нотада аерылыштыгыз. Янәдән кешегә ышану кыен булмадымы?
- Дөресен әйткәндә, элеккеге иремне кызыбызның фаҗигале үлемендә гаепләдем. Аңа кадәр безнең мөнәсәбәтләр яхшы иде, шуңа ирләргә карата бер үпкәм дә юк. Шулай да элеккеге иремнең Аида көнен үткәрүдә бернинди ярдәм күрсәтмәве бераз күңелгә тия. Ул бит бәйрәм турында ишетә, ярдәм итәргә мөмкинлеге дә бар. Ләкин бернәрсә дә эшләми.
- Сөйгәнегезнең гаиләсе сезне ничек кабул итте? “Балалары, балаларының балалары да бар”, - дип әйтәсез.
- Бик яхшы кабул иттеләр. Башта бер-беребезгә күнектек, аралаштык. Балаларның күңеленә дә юл табарга да вакыт кирәк. Хәзер инде күнектек, бик җылы мөнәсәбәтләрдә. Казаннан күченеп китүемнең сәбәбе - төшенкелеккә бирелүдән качу иде. Ә бу гаилә мине үзенең кочагына алды. Сөйгәнем белән очраклы гына таныштык. Ул бик җаваплы, игътибарлы, итәгатьле кеше. Һәрвакыт елмаеп-көлеп тә йөреп булмый. Моңсу хатирәләр искә төшкәч, күз яшьләремне тыя алмыйм. Халәтемне аңлап, терәк-таяныч булырдай кеше булуы белән бәхетлемен.
- Аида төшкә керәме?
- Керә, ләкин ул хәзер инде зур кыз кебек тоела. Бәлки, мин аның турында уйлаганга күрә шулайдыр. Төшемдә яныма килеп кочаклый. Ул бит шундый ачык йөзле сабый иде. Элеккеге фото, видеоларны карагач, тагын төшенкелеккә бирелә башлыйм кебек. Ә Аида көне алдыннан фотоларны барлаганда үземне ялгыз хис итмим. Чөнки минем белән бергә барлык язылучыларым, таныш-белешләрем дә кызымны искә алган төсле тоела.
- Узган ел фильмнарда да төштегез. Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Фильмда төшү - озак процесс. Бер генә эпизодта катнашсаң да, көнне төшерү мәйданчыгында үткәрергә кирәк. Әлегә яңа җыр өстендә эшлим. Сөйгәнем: “Җырны ташлама, бу бит синеке”, - дип җыр яздыру бүләк итте. Аида көнен үткәргәч, ныклап шуңа алынам.
- Җыр татар телендәме әллә русчамы?
- Татар телендә булачак. Хәзер күп кенә татар эстрадасы йолдызлары рус телендә җырлар яздыра. Һәркем үзе беләдер инде. Минемчә, әгәр татар телендә матур җырлыйсың икән, тамашачыларың да татар телле кешеләр булса, татарча җырлау кулайрак. Тамашачылар да: “Русча җырлый башлаган”, - дип артистка шелтә белдерә. Моңа өстәп, рус шоу-бизнесына керү җиңел түгел. Элемтәләр, акча кирәк йә инде җыр, чыннан да, хит булырга тиеш. Алай да әле җырлар бик тиз онытыла.
Искәртеп үтәбез, Аида көне 21 июнь “Туган авылым” комплесында узачак.
Фото шәхси архивтан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар