Солтан кечкенә вакытта гастрольләргә чыгып йөрмәдем, атнага бер тапкыр чыгыш ясап кайта идем. Хәзер дә ул мине атнага, күп дигәндә, ике-өч көн күрми торырга мөмкин.
Җырчы әни булуны бик җиңел эш димәс идем. Син үзеңне дә карарга тиеш, балаң да синең игътибарга мохтаҗ. Керләрен дә юып-үтүкләп китәргә, ашарга да пешереп калдырырга кирәк. Иң зур проблема - ул, әлбәттә, вакыт җитмәү. Аны дөрес итеп булә алсаң, барысына да өлгереп була.
Солтан дөньяга килеп 2,5 ай вакыт узгач, беренче кат сәхнәгә чыктым. Бәлки, иртәрәк тә булгандыр.
«Миндә актриса «үлгән», диделәр...»
Казанга килеп, кастинг узганнан соң, тормышымны җыр белән бәйләргә ниятләдем, әмма карьера башында җыр белән генә яшәп булмый. Үземә нинди дә булса шөгыль табу мөһим иде, мин Буа театрына администратор булып эшкә урнаштым. Буа Татар дәүләт сатира театрында эшләү бик зур тәҗрибә булды. Үткенләндем, кеше белән аралашыга өйрәндем. Театрда администратор булып эшләү җиңел димәс идем. Хәзер бу тәҗрибә концертлар оештырганда бик ярдәм итә. Әмма анда үземне актриса буларак сынап карыйсым килмәде. Бу өлкәдә дә кечкенә генә булса да тәҗрибәм бар.

«Уникс» концертлар залында өр-яңа проект - «Театраль солянка» оештырылган иде һәм бу тамашаны сәхнәгә Гөлназ Сәфәрова куйды. Анда миңа печән урлаучы, шактый үткен, ирен уч төбендә генә биетеп, тормыш йөген үзе тартып баручы авыл хатынын уйнарга туры килде. Роль бик ошады, ахырдан килеп рәхмәт әйтүчеләр дә шактый булды. Шунда Гөлназ: «Әй, Эльвира! Үзеңдә актрисаны «үтергәнсең» икән бит!..» - диде.
Клипларда да гел төп рольләрне үзем башкарам. Инде күпердән ташланырга әзер кызны да уйнадым, төрмәдә дә төшәргә өлгердем. Сүз уңаеннан, хатын-кызларның төрмәдә клиплар төшергәне юк иде әле, мин - беренче.
«Сәләт белән генә сәхнәгә менеп булмый...»
Безнең заманда сәләт белән генә зур сәхнәгә менеп булмавы берәүгә дә сер түгел. Дөрес, аңардан башка да булмый, тыңлаучың булмаса, синең җырлавыңның мәгънәсе дә юк бит. Әмма тамашачы мәхәббәте дә җырчы булу өчен аз. Син һәрвакыт яңалыкка омтылырга, тамашачыны шаккатыра белергә тиеш. Продюсерның да сине бераз көйләп торуы, кирәк вакытта әрләп алуы да нәтиҗә бирә.
Мин исәпләп караган җырлаучылар саны гына да 800дән артып китә. Профессиональ җырчылар да, безнең кебек бу өлкәдә белем алмаучылар да бик күп сәхнәдә. Җырчы булып китү өчен хәтта тамашачы мәхәббәте дә җитеп бетми. Сәхнәдә яшьләр күп, алар арттан басып килә. Барысына да сәхнәдә урын җитә, тамашачының сайлау мөмкинлеге зур.
Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда, җавапсыз, газаплы мәхәббәт хакында җырлый идем, шуның белән тамашачы мине үз итте, яратты, шул рәвешле танылдым. Соңгы араларда хит җырларым күп дия алмыйм. Моны бәхетле язмыш, парлы гомерләр хакында җырлар башкаруга күчүем белән бәйләп карыйм. Гел сагыш та бәхетсезлек турында гына җырлап туйдым, дөресен әйткәндә. Тормыш бит ул кара төсләрдән генә тормый, аның яктылыгын да күрә белү кирәк.
Эстрадага кереп киткәндә, җырчы әле үз юлын эзли, төрле җырлар җырлап карый. Мин дә шулай идем. Мисал өчен, «Каеннарга нигә уеп яздың?» композициясен хәзер, сорасалар да, җырлый алмас идем.
Әйткәнемчә, халыкны хәзер гаҗәпләндерә белергә кирәк. Без озак кына уйлашканнан соң, Алинә Сафиуллина белән уртак проект эшләргә булдык. Концертыбыз үзенчәлекле, кызыклы дип әйтер идем. Тамашачы яхшы белгән лирик җырлардан тыш, «Ике килен» программасына «үткен» җырлар да керттек. Миңа калса, бу - замана таләбе.
Язга үз концертымны куярга ниятләп торам. Бу юлы җырларга, биюләргә игътибарны арттырачакмын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар