Россиянең халык артисты, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры актеры Фидан ага Гафаров белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Фәридә апаны кая җирләдегез?
– Туган җирем – Дүртөйле районының Яңа Уртай авылы зиратына алып кайттым. Профессорларга кадәр күрсәттем дә бит үзен, дәвалый алмадылар. “Бала кебек тәрбиялисең, бер бөртек тә рәнҗешем юк сиңа, Фидан”, – диде миңа. Риза булып китте, анысын тәгаен беләм.
– Фидан ага, җырчы буларак та халык мәхәббәтен яуладыгыз, әмма театр сәхнәсенә тугъры калдыгыз.
– Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театрында 56 ел эшлим. Кайларга гына чакырмадылар. Казаннар да дәште, Оренбургка да чакырып алҗыттылар, Мәскәүнең дә үзенә аласы килде. Түбән Кама хакимияте: “Театр ачарга йөрибез, җитәкче булып килсәгез, театрга сезнең исемне бирәбез”, – дип тә әйтеп карады. Риазалашмадым. Җитәкче тәхете күп дисәң 15 еллык ул. Ә халкыңның бөек артисты булу дәрәҗәсе гомерлек! Тормышымнан да, хезмәтемнән дә уңдым мин, сеңлем. Халкыма рәхмәт, халкым мине бөек итте.
– Үзегезнең тырышлык, ару-талуны белмичә иҗат итүегез барәбаренә яуланган биек үрләр ул!
– Казанлыларга үпкәм бар. Шушы яшемә чаклы күп юбилейлар үткәрдем. Камал театры җитәкчелегенә рәхмәт, һәр бәйрәмемә килделәр. Сәхнәгә менеп, халык алдында җылы сүзләр җиткерделәр. Бервакытта да игътибарсыз калдырмадылар. Ә Татарстанның мәдәният министрлыгы, хөкүмәт җитәкчелеге кош теле кадәрле дә котлау язып җибәрмәде. Мин дә бит кечкенә кеше түгел кебек, Татарстанның халык артисты! Ирешкән уңышларымның яртысы белән Татарстан хөкүмәте дә горурлана. Күңелдә төер калды... Ә Татарстан тамашачасына үпкәм юк, әлегәчә мине күрергә дип, зал тутырып киләләр.
– Бүгенге театрларның эшчәнлегенә сезнең караш...
– Ноябрьнең 18 еннән Камал театрына киләбез, ә аларны үзебездә каршы алабыз. Камаллыларга да тәнкыйтем бар. Элеккеге кебек берәр айлык гастрольләр юк хәзер, күп дисәң 7-8 көн. Ел саен “Зәңгәр шәл” белән башлыйлар, шуның белән төгәллиләр. Халык арыды, бер үк спектакль, диләр. Ул бит санаулы көннәрен йота. “Зәңгәр шәл”дән кала зур масштаблы башка спектакль эшли алмыйлармыни? Ә театр сәнгате соңгы вакытларда ярлыланып бара. Бу сүзне мин үзебезнең театрга карата әйтүем, башка төбәкләрдәге хәлләрне белмим. Бездә режиссура аксый. Режиссер көчле әсәр юклыкка сылтый. Килешәм, чүп басты. Мәгълүмати характердагы спектакльләр күбәйде, аларны бер килеп карыйлар да, оныта тамашачы. Рифкать Исрафилов куйган спектакльләрне карарга 10-12шәр мәртәбә киләләр иде. Аның үрнәгендә эшләргә, драматурглар белән ныклы күпер төзергә кирәк! Мостай ага Кәрим, Әнгам ага Атнабаевлар бит махсус театр җитәкчелеге янына килеп, нинди әсәр кирәклеге хакында гәп корып, сөйләшеп утыралар иде. Ә бүген әнә драматургларны театр ишегеннән дә кертмиләр. Театрның куелышында күбрәк рәссам җаваплы, артистлар белән эшләү күптәннән икенче планга күчте. Сәхнәдә ял-йолт утлар уйнаса, халык исәрләнә, шул җитте дип уйлыйлармы? Ә бит артистка сәхнәдә тирләп-пешеп уйнарлык рольләр юк, мине шунысы сызландыра. Югары җитәкчелек: “Нишләп Фидан ага рольсез”, – дип кызыксынгач, беләсезме, нәрсә дип җавап биргәннәр. “Ул безнең белән килешми, эшебезне тәнкыйтьли, үзенчә уйный”, – дигәннәр. Әгәр дә мин режиссердан көчлерәк икәнмен, ул әйткән калыпларда – түбән дәрәҗәдә уйный алмыйм, тамашачы минем сыйфатсыз эшемне кабул да итмәячәк.
Азамат улымның да җигелеп эшли торган чагы, ә рольләре бик аз. Ә бит театрда аннан да талантлырак артист юк. Өметле яшьләр бар барын, тик аларның күбесе бүген бер үк йөзле, урамга чыккач та танымыйлар үзләрен, анысына да әрним. Әмма тиешен таләп иткәндә, ачылыр мөмкинлекләре зур. Тагын шунысы борчый: җырлый белүче артистларыбыз юк дәрәҗәсендә. “Сезне мин дә тыңлый алмыйм, колакны ерта. Ә халык ничек тыңларга тиеш? Хәлегездән килмәсә, тавышыгызны яздырыгыз да “плюс”ка авызыгызны ачып торыгыз”, – дим. Артист булып туарга кирәк, анысын да аңлыйм. Бик көчәнеп эшләгән сәләтсез кешедән, ничек тырышсаң да, артист ясап булмый инде, сеңлем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
5
0
Бик дорес
0
0