Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә - Актаныш районы Татар Ямалы авылы кызы. Репертуарындагы барлык җырларның да көй һәм сүз авторы – Фирүзә үзе. Шунысы кызык: ул җырларын артистларга бирми, бары тик үзе башкара.
- Фирүзә, бервакыт син “кечкенәдән гаделсезлек күреп үстем” дигән идең. Бу сүз белән нәрсә әйтергә теләдең?
- Без гаиләдә ике бала, мин – өлкәне. Әни - фельдшер, әти шофер булып эшләде. 18 яшеннән машина йөрткән, бер тапкыр да юл һәлакәтенә очраган булмады, бик әдәпле йөртүче иде. Соңгы елларда газовик булып эшләде. Мәктәптә укыганда, апаем Гөлнара (бездә үзеңнән кечкенә туганнарга шулай диләр) бик матур итеп җырлый иде. Аның тавышы гаҗәеп иде. Ләкин районда аны беркая да үткәрмәделәр. Башка катнашучылар танышлары аша сөйләшеп җиңде, ә безнең андый танышлар юк иде. Апаемның елый-елый өйгә кайтып кергәне әле дә күз алдында тора. "Быел булмаса, киләсе елга җиңәрсең", - дип юата идек аны. Шул вакытта “бу тормышта танышларың булу кирәк икән”, дип уйладым. Ә мин бәйгеләрдә бию белән катнаша идем. Без бию белән хәтта Казан бәйгесенә үттек. Әмма совхозның акчасы булмау сәбәпле, без анда бара алмадык.
- Нәтиҗәдә син биюче дә, җырчы да түгел, ә укытучы һөнәрен сайлагансың...
- Апаемның азапланганын күргәч, җырга бик тартылмадым. Мәктәптә укыганда, иншалар язарга ярата идем. Инша язу өчен китапханәгә махсус йөрдем, төрле китаплардан эзләндем. Гел бишлегә генә яза идем. Ә инде мәктәпне тәмамлагач, әни "йә табиб, йә укытучы буласың" диде. Каннан курыккач, беренчесе шундук төшеп калды. "Әни, минем җырчы буласым килә", - дидем. "Төпле белем ал, җырны болай да җырлап була", - диде әни. Шулай итеп, Алабуганың педагогика институтына укырга кердем. Аны кызыл дипломга тәмамладым.
- Җырларны кайчан, ничек яза башладың?
- Студент елларында. Институтта укыган дәвердә театр түгәрәгенә, "Тулпар" дигән шигырь түгәрәгенә йөрдем. Биредә шигырь язарга өйрәндем, беренче шигырьләрем "Алабуга нуры" газетасында басылды. Ул вакытта шигырьләремә артык әһәмият бирмәдем, үзем өчен генә яздым. "Студентлар язы"нда төрек телендә җыр башкарганнан соң, сәхнәгә кызыксыну уянды, җырлыйсы килә башлады. Резидә Шәрәфиеваның популяр чагы иде, мин аның шикелле җырларга тырыштым, тавышлар охшаш иде. Фонограммалар юк иде әле. Эзли торгач, әни күрше авылдагы кыздан “Ләйлә-Мәҗнүн” җырының фонограммасын алып кайтып бирде. И, сөенгәннәрем аңа! Ләкин аның тональносте минем тавышка туры килмәде. Шулай да тавышымны үзгәртеп булса да, җырларга тырыштым. Шушы җыр белән төрле шәһәр бәйгеләрендә катнаштым, хәтта җиңү дә яуладым. Музыка училищесында эшләүче Сәлимә апага вокалга йөрдем, ул минем тавышны күтәрде. "Шулмы сөю?" исемле беренче шигыремне 2002 елда яздым.
- Казанга килүең дә кызык, шул ук вакытта кызганыч булган...
- Апаем мәктәпне, мин университетны тәмамлагач, без Казанга килдек. Безне вакытлыча торырга бер туганнарга урнаштырдылар. Апаем укырга керде, ә миңа эш эзләргә кирәк. Игъланнар газетасын алып кайтып, шуннан эш эзләдем. Әмма таба алмадым. Берәр атна узгач, туганыбыз әнигә шалтыратып: "Бу Фирүзәгезне нишләтергә уйлыйсыз соң, эшкә дә урнашмый, алып кайтып китегез", - дигән. Шуннан соң әни килеп, безне җиңги тиешле туганнарга күчерде. Алар дүрт бүлмәле фатирда яши иде. Безнең сумкалар бер бүлмәнең почмагында торды. Без аларның кечкенә балаларын караштык, идәннәрен юдык, өй эшләрендә булыштык. Ә бервакыт җиңги төнге сәгать 12дә безне уятып өйдән куып чыгарды. Ул көнне җиңги өчпочмак пешергән иде. Тамак ачып кайткач, мин - берне, апаем ике-өчне ашагандыр инде. "Күп ашама", - дип тә әйттем инде үзенә. Бала бит әле үзе дә. Җиңги шул өчпочмакны ашаганга ачулангандыр дип уйлыйм. Апаем кире теге туганнарга барырга тәкъдим итте. Сумкаларыбызны алып, тукталышка чыгып бастык. Бер мәлне янәшәбезгә яшь кенә ир килде. Безнең төенчекләрне күреп: "Девчонки, вас прогнали что ли?" – дип сорады. Көлергә дә, еларга да белмичә: "Да", - дидек. Ул безгә сумкаларны күтәреште, булышты. Нәтиҗәдә кире теге туганнарга бардык. Бераздан тулай торактан бүлмә бирделәр. Казанның мәгариф идарәсеннән Марат Вазыйх улы белән Рәйхана Әмин кызы ярдәм итте. Аларга гомерем буе рәхмәтлемен.
- Кайда эшләдең? Хезмәт хакы җитәрлек булдымы?
- Абдулла Алиш исемендәге иҗат үзәгенә урнаштым. Татар телендә төрле чаралар алып бардым, кайвакыт җырлый идем. Хезмәт хакы нибары 1500 сум иде. Әлбәттә, ул акча җитми иде. Ләкин әниләрдән акча алмадым. Киресенчә, укыган чакта стипендияне җыеп, әнигә алып кайтып бирә идем. Әнә шул максат тырышып укырга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Акча җитмәгәч, ике җирдә эшләдем. Ике хезмәт хакын кушкач, 3500 чыга иде. Яшәрлек иде. Беренче эш хакына өйгә матур табак-савытлар, икенчесенә музыкаль үзәк алдым.
- Фирүзә, ни өчен үзең язган җырларны гына башкарасың?
- Икенче баламны тапкач, үзеннән-үзе көйләр килә башлады. Бер көй килде дә, аны беренче язган шигыремә салдым. Иҗат тормышы шулай башланып китте. Декрет акчасына клип төшереп, ротациягә бирдем. Күптән түгел тәүге җырымны Мәскәү Кремль сәхнәсендә яңгыраттым. Иҗат җимешемнең шундый югары дәрәҗәгә ирешүе минем өчен зур сөенеч. Барлыгы 150гә якын җырым бар, шуның 50дән артыгы дөньяга чыкты. Балалар өчен дә җырлар язам. Җырларымны беркемгә дә биргәнем юк, чөнки кешегә бирсәң, аның кадере югала. Ә җыр - ул минем тормышым, аны әрәм итәргә теләмим, үзем җырлыйм. Әти үлгәч, миңа уйландыра торган, тормышчан, җитди җырлар килә башлады. Беркөнне әни белән телефоннан сөйләштек, хуҗалык эшләре турында сөйләде. Ул сөйли, ә минем күз алдында - ялгыз хатын образы, аның тормыш юлыннан берүзе атлавы. Шушы темага да җыр туды.
- Әтиеңне моннан ярты еллап элек җирләдең. Ни сәбәпле вафат булды?
- Хәле булмагач, әтине Казанга чакырдым. Ул килешкә табын әзерләдем, ләкин кәефе булмады, әз генә ашады. Хастаханәгә барырга тәкъдим иттем, каршы килде. Бер таныш табибым бар иде, әтигә сиздермичә генә аны өйгә чакырттым. Ул да әтигә хастаханәгә барырга кушты, шуннан соң гына әти ризалашты. Икенче көнне анализлар бирергә бардык. Өйгә кайткач, әтигә сыек кына итеп манный боткасы пешереп бирдем. Ашап алгач барып ятты да, йокыга китте. Ул ял иткән арада әтигә дарулар алырга дип даруханәгә киттем. Даруханә эчендә кисәк кенә хәлем китте. Аннары гына аңладым, әтинең җан биргән чагы булгандыр. Кайтсам, әти үлгән. Машинасына тәмәке тартырга чыккан булган, шунда җан биргән. Үлем сәбәбен йөрәк өянәге дип яздылар. Аңа 67 яшь иде. Әтине җирләргә бик күп кеше килде. Андый чакта күңел үзеннән-үзе җылы сүз көтә. Хәтта белмәгән кешеләр дә кайгы уртаклашып язды, ә менә кайбер белгән кешеләр язмады...
- Бу кайгыны бик авыр кичердең. Әтиеңне ничек сагынуыңны социаль челтәрдә дә еш язасың...
- Әти белән бер-беребезне күз карашыннан ук аңлый торган кешеләр идек. Аның шаян сүзләре сагындыра, һәр сүзе кәефне күтәрә иде. Әти-әни эшләгән изгелекләрне кайтарырга тырыштым дип уйлыйм. Алар да миңа рәхмәтле булды. Әти киткәч, 3 ай буе ашамадым, эчмәдем. Җырлау түгел, сөйләшә дә алмадым. Әле дә үземне көчкә тыеп торам. Әтинең кырыгына кадәр ясин укыдым. Шуннан соң әти төшемә керде. Имеш, яшь чагы икән, көр тавышлы иде. “Кил әле, кызым, яратыйм әле”, - дип кочаклады мине. Шундый рәхәт булды. Дога укымый торсаң, “бу төшем авырта, кулым сызлап тора” дип төшкә керә. Әти белән әни исән булганда, үзеңне күкәй эчендә кебек хис итәсең икән. Ә хәзер алай түгел, бер канатым юк. Якыннарны югалту бик куркыныч әйбер. Гаиләм – ныклы терәгем.
- Ирең кайсы яктан? Балаларыгызга ничә яшь?
- Илшат чыгышы белән Түбән Камадан. Без эштә таныштык, әмма ул сәнгать кешесе түгел. Иремне бик яратам, ул – гомерлек ярым. Мин – әбекәй тәрбиясе алган кеше. Бер чыккансың икән – гомергә. Илшат белән без күптән таныш идек, әмма җитди мөнәсәбәтләр 1-2 ай дәвам итте дә, гаилә корырга булдык. Ул заманда эчүчелек киң таралган иде, шуңа күрә булачак иремнең эчмәвен, тартмавын һәм минән акыллырак булуын теләдем. Һәм Аллаһы Тәгалә юлыма шундый кешене очратты. Өч балабыз бар – улыбыз Самат быел 11нче сыйныфны тәмамлый, аңа 18 яшь тула, кызларыбыз Сәидәгә - 13, Сафиягә 7 яшь. Без биш бала турында хыялланган идек, әмма җитәр дип уйлыйм (көлә).
- Фирүзә, холкың буенча нинди кеше син?
- Үземне көчле дип тә, көчсез дип тә алмыйм. Мин – нечкә күңелле, бигрәк соңгы арада күңелем еш тула.
- Авыз пешкән чакларың булдымы?
- Яшь чакта булды, шуңа күрә хәзер серләремне беркемгә дә, хәтта әнигә дә сөйләмим. Үзем генә белгән серләр бар. Эчемдәге борчулар яки шатлыклар җырга түгелә, эчемдә тотмаска тырышам.
- Сине борчыган әйберләр бармы?
- Дөньядагы вакыйгалар борчый. Барлык ир-егетләр дә исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Гомумән, һәр гаиләгә иминлек, сәламәтлек, бәхет телим. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын.
Комментарийлар