16+

Гөлнара Тимерҗанова ничә килога тазарган?

Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың гаиләсендә бер ел элек хит вакыйга булды: кызы Айзифа туды. Баланың теле әни дип түгел, әти дип ачылган.

Гөлнара Тимерҗанова ничә килога тазарган?

Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың гаиләсендә бер ел элек хит вакыйга булды: кызы Айзифа туды. Баланың теле әни дип түгел, әти дип ачылган.

«Тагын бер бала табарга көчем бар»

- Гөлнара ханым, 40 яшькә җиткәч, икенче мәртәбә әни булдыгыз. Ничек тәвә­ккәлләдегез?

- Тормыш иптәшем Ильер зур роль уйнады. Әле вакыт җитмәде, ­дия-дия кичектереп килдек тә, ниһаять, максатыбызга ирештек. Тормыш иптәшем, кыз булсын, дип теләде. Инде тагын бер бала алып кайтыйк әле, ди. Фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсен иде инде. Бала табарга көчем бар.

Авырга узгач, җырлыйсым килми башлады, хәтта бер тапкыр да көйләп тә карамадым, радио да тыңламадым, телевизорны да ачмадым. Бу хәлдән соң куркуга калдым. Әтисе Айзифага клипларымны куеп йоклата башлагач, ул ике айлык чагында мине таный башлады. Шуннан соң иҗатка яңадан кереп киттем. Әниең кайда, дип сорасалар, кызым миңа түгел, фотоларга һәм телевизорга күрсәтә. Беренче әйткән сүзе «әтти» булды, Иделне дә матур итеп әйтә, әмма «әни» дигәне юк әле.

- Икенче балагызны югалтып, кайгыгыздан җыр да иҗат иттегез бит. Айзифаны да югалтырмын, дигән курку булмадымы?

- Юк, бар да яхшы барды. Балага узар алдыннан чистарындым: берничә ел ураза тоттым, Аллаһтан гөнаһларымны кичерүен сорадым, Корбан чалдырдым.

- Бала тапканнан соң артист ханымнар, элеккеге зифа буйларын кайтарыр­га теләп, диета тота...

- Мин дә тотып алдым. 35 яшькә кадәр нәрсә ашасам да, эчсәм дә, берни булмый иде. Иптәшемнең төнлә кайтып, тәмле итеп ашаганына карап, мин дә аңа кушыла идем. Карасам, ярты елдан соң тазарып киткәнмен бит: 46 килодан 53кә әйләнгәнмен. Шушы гәүдәм белән 15 еллык иҗат кичәмне эшләп чыктым, телевизордан күрсәттеләр. Аннары шунда ук диетага утырдым, төнлә ашаулар бетте. Халык мине инде ябыккан килеш күреп, һи-и, телевизор бигрәк дөрес күрсәтми, син андый юан түгел икән, диде. Күршеләребез дә, телевизордан концертны караганнар да, безгә бик ошады, анда сезнең бала көткән чагыгыз булгандыр, диде. Әйе, дип, баш кактым... Иртән духовкада яки суда пешерелгән бер-ике алманы чәй белән ашасагыз, артык килограммнар юкка чыгачак.

«Илнар Сәйфиев миңа үпкәләде»

- Ирегезгә ниләр пешереп ашатасыз?

- Беренче урында - шулпа. Ул бөтен нәрсәне ярата, әмма берничә әйберне бирмәскә кушты: тутырылган борыч, макарон һәм котлет. Аларны армиядә ашап туеп кайткан, ахрысы.

- Ата-аналар һәм балалар темасы әдәбиятта - мәңгелек тема. Ә эстрадада?

- Илнар Сәйфиев исемле җырчы бар, миннән күпкә кечкенә. Аның «Барс Медиа»га килгән вакыты гына әле. Идәнгә чүгәләп утырып, нишләргә кирәк, дип, киңәш сорады. Без аңа Илдар белән (Илдар Муллин - Гөлнара Тимерҗанованың беренче ире. - ред.) бөтен нәрсәне өйрәтеп җибәрдек. Илнар хәзер шуларны хәтерлиме икән? Берсендә: «Гөлнара, сәлам!» - дип китте. «ничек син миңа Гөлнара дип эндәшәсең», - дип ачулангач, ул үпкәләде.

Зөфәр Хәйретдинов берсендә кайсыдыр җырчыга апа дип эндәшкән дә, тегесе: «бу сүзеңне оныт, мин бервакытта да апа түгел сиңа», - дигән. Зәйнәб Фәрхетдиновага мин Зәйнәб дип әйтә алмыйм, Зәйнәб ханым, дияргә кирәк. Эстрадага килеп кергән яшь җырчылар: «Хәлләр ничек?» - дип эндәшәләр. Аптырап китәм, аны бит әле якыннан күргәнем дә, сөйләшеп тә йөргәнем юк.

- Гөлнара ханым, җыр­ларны башкарудан тыш, аларны иҗат та итәсез.

- Мин профессиональ түгел. Элегрәк композитор буларак исемемне яшерә идем. Бервакыт Зөфәр Хәйретдинов, җырчы үзе язган иҗат җимешен башкарган очракта гына чын җырчы була, диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading